|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2019 Фаҗига
Әлмәт районындагы фаҗига турында тулырак мәгълүмат чыкты
Әлмәт районындагы авариядә һәлак булган кеше, хокукы булмый торып, машина белән идарә иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Башлангыч мәгълүматларга караганда, 12нче модель «Лада»ның 35 яшьлек йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як полосадан килүче автомобильгә бәрелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаганча, ир узган елның декабреннән башлап, сәламәтлеккә авыр зыян китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен хокукларыннан мәхрүм ителгән булган», - дип ачыклык керттеләр полициядә.
Казан – Оренбург трассасында ике автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр иткән идек. Авариядә «Лада» шоферы алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә. «Ларгус» машинасы йөртүчесе башына, теш казылыгына җәрәхәт алып һәм баш миенә авыр зыян килеп хастаханәгә салына.
Реанимациядә шулай ук «Ларгус»ның 18 яшьлек пассажир хатын-кызы да бар. КФУ студентының оча сөяге сынган һәм корсагы җәрәхәтләнгән. Аның 26 яшьлек апасына һәм тагын ике пассажирга амбулатор дәвалау билгеләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|