|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2019 Шоу-бизнес
Филипп Киркоровны судка биргәннәрҖырчы Филипп Киркоровны судка биргәннәр, дип хәбәр итә РИА Новости. Тиешле дәгъва Мәскәү Арбитраж суды тарафыннан теркәлгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Мәскәүдә билгеле бер комбинат Киркоров балеты артистларының техник персоналын «Мин» юбилей тамашасында тукландыруны тәэмин иткән. Җырчы барлык чыгымнарны түләгән, тик соңыннан тагын 80 мең сумга счет килгән, аларның килеп чыгышын оешма аңлата алмаган.
"Хәзер бик уңайлы схема барлыкка килгән: башта исәп-хисап ясыйлар, ә аннары тагын билгесез өстәмә түләнмәгән чыгымнар барлыкка килә. Һәм бетте, эш -судта. Без моны тикшерәчәкбез", - ди җырчының директоры.
--- |
Иң күп укылган
|