Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2019 Шоу-бизнес
Салават Миңнеханов балалар өчен татарча журнал чыгара башлыйҖырчы Салават Миңнеханов сентябрь аеннан балалар өчен татарча журнал чыгара башлаячак. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. Басма "Умняшка" дип аталачак. “Аллаһы Тәгалә ярдәме белән сентябрьдә башлангыч сыйныф балалары һәм мәктәпкәчә балалар өчен татар, рус һәм инглиз телләрендә “Умняшка” дип исемләнгән балалар журналы дөнья күрәчәк”, - ди җырчы.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, тамашачылары журналга 800ләп исем тәкъдим иткән. Шуның 99 проценты татарча. Әмма артист "Умняшка" рус исемен сайлаган, чөнки журнал Россиянең башка төбәкләрендә дә чыгар дип планлаштырыла.
Салават Миңнеханов балалар “Умняшка” кебек акыллы булырга тырышачаклар”, дип саный.
Исегезгә төшерәбез, моннан нәкъ 7 ай элек Салават Миңнеханов тәүге тапкыр әти булды. Сөйгәне җырчы Гүзәлем аңа кыз алып кайтты. Сабыйга Мәдинә дип исем куштылар.
Шулай ук "Матбугат.ру"да җырчыларның Казан үзәгендә яңа кибет ачуы хакында да хәбәр иттек.
--- |
Иң күп укылган
|