поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.08.2019 Дин

Корбан чалучыга хезмәте өчен акча түләү дөресме, корбан итен бирүме?

Тиздән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан бәйрәме җитәчәк. Корбан чалуның әһәмияте һәм нинди зур савап булуы турында гел язып торабыз. Ләкин бу өлкәдә туган сораулар арта гына бара. Күпләрне борчыган берничә сорауга җавап табу өчен «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, бу сорауны сезгә еш ишетергә туры киләдер, ләкин искәртеп үтегезче, корбан чалу мәҗбүри гамәлме?
 
– Ислам динендә нисаб дигән төшенчә бар. Ул нигез дигән мәгънәгә ия. Әгәр дә без мал-мөлкәт ягыннан билгеле бер нисабка җитәбез икән, корбан чалу безнең өчен тиеш гамәл булып тора. Мәсәлән, корбан көмеш белән санала. Шуңа да кешенең йокларга урыны, кияргә киеме, ашарга ризыгы һәм шуннан ары тагын 20 мең сум күләмендә акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиеш. Әгәр дә торырга урыны, өстәлендә икмәге, өс-башын карарлык акчасы булмаса, бу очракта аңа корбан чалу мәҗбүри түгел. Әгәр шундый кыен хәлдә дә ул корбан чалса, аңа зур савап булыр. Әгәр корбан чалмый икән, гөнаһы саналмас.
 
– Корбанга дип сатыла торган малны сатулашып, бәясен төшерергә тырышып алу гөнаһмы?
 
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) корбанлыкны алганда сатулашмыйча, ягъни хакын төшермичә сатып алу иң хәерле гамәлләрдән дип санаган. Иң хәерлесен, иң яхшысын алып чалу – мөселманнар өчен иң мөһиме. Әгәр дә аксак, бер күзе күрми, яки малның берәр әгъзасы урынында булмый икән, ул корбанлык – корбан дип саналмас, чөнки без Аллаһы ризалыгы өчен корбан итәбез. Безгә ит булсын дип, акча булсын дип корбан чалмыйбыз, иң мөһиме –Аллаһы Тәгалә безнең гамәлне кабул кылсын дип эшлибез. Шуңа да малны сатулашмыйча алу хәерлерәк.
 
– Кайберәүләр корбанны гает намазына кадәр чалып куя, болай эшләү дөресме?
 
– Рәсүлебез хәдис-шәрифләрендә гает намазын укыганнан соң чалынган корбанлык өч көн дәверендә корбан дип санала, ди. Әгәр дә без аны иртәрәк чалсак, ул корбанлык дип саналмас, шул турыда онытмыйк. Чөнки без күпмедер акча сарыф итеп алынган малны чалып, ул корбаннан саналмаса, ни аяныч булыр. Шуңа күрә корбанлыкны вакытында чалырга тырышырга кирәк.
 
– Чалынган корбанның тиресен сатарга ярыймы?
 
– Әлбәттә. Хәзерге вакытта Аллага шөкер, тире җыючылар бар һәм без шуларга корбанлык тиресен тапшырсак, алар безгә күпмедер күләмдә акча бирерләр. Белмим, 50 сум микән, 60 микән. Күләме мөһим түгел. Ләкин шул акчаны без үзебезгә калдырмыйча, мескен, ятимнәргә сәдака итеп таратырга тиеш булабыз. Хайван тиресен сату хәерлерәк, чөнки ул теләсә кайсы җирдә аунап ятачак. Әгәр дә тире җыю урыннарына тап буласыз икән, шунда илтеп тапшырыгыз. Ләкин корбан тиресе чиста һәм киселмәгән булса яхшырак.

– Ә сөякләрен нишләтергә?
 
– Бу мәсьәлә актуаль. Безнең әбиләребез аларны суга ташларга кирәк дип әйтәләр иде. Ләкин Рәсүлебез хәдис-шәрифләрендә Раббыбыз Аллага аның сөяге дә, аның ите дә, мае да кирәкми, аңа безнең ихлас гамәл кирәк, дип әйткән. Шуңа күрә сөякләрне гади вакытта нишләтәбез, шулай эшләргә кирәк. Әйтик, күршеләрегез этләр тота икән, аларга бирергә була. Ләкин этләр ашагач, калганын күмеп куйсагыз әйбәтрәк. Чисталык – ул диннең яртысы. Без шушы чисталыкны сакларга тиешбез. Корбан чалгач та, бездән соң урыннар чиста булып калсын, мондый эштән соң чебеннәр очмасын.
 
– Корбан чалучы үз хезмәте өчен түләү алу дөрес гамәлме?
 
– Әгәр дә эш алдан ук түләнергә дип сөйләшенгән икән, без корбан чалучының хезмәтенә акчалата бирергә тиешбез. Әгәр дә хуҗа кеше «юк, мин синең хезмәтеңне акча белән түләмим, сиңа акча бирмим, ә менә шушы корбанлыкның бер килограмм итен сиңа бүләк итеп бирәм, бу синең эш хакың» дисә, дөрес булмас. Корбан итен беркайчан да сатарга ярамый. Без берничек тә корбан чалучыга итне эш хакы итеп бирә алмыйбыз. Бу темага сораулар күп килә. Еш кына «хәзрәт, менә бер килограмм корбан итен ашыйсы килә иде, кайдан сатып алып була икән» дип шалтыраталар. Җавап бары бер – корбан итен сатып та, сатып алып та булмый. Хәзер республикабызның күп мәчетләрендә Корбан ашлары уздыралар, анда теләгән һәр кеше килеп, ризыктан авыз итеп китә ала.
 
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит
 
БУ КИРӘК!
Казанда Гает намазы 11нче август көнне 4.30 да башлана. Ә инде бәйрәм вәгазе башкала мәчетләрендә иртәнге 4 тә башланачак. Башка шәһәр һәм авылларда вакыт кояшның ничәдә чыгуына карап билгеләнә. Корбан чалуга килсәк, ул бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда оештырылачак. Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак:
 
«Казан Нуры», Фатыйх Әмирхан урамы, 3
 
«Салихҗан», Бестужев урамы, 66а
 
«Әл-Мәрҗани», Каюм Насыйри урамы, 17
 
«Гадел», Оренбург проезды, 193
 
«Ризван», Хөсәин Мәүлетов урамы, 48а
 
«Апанай», Каюм Насыйри урамы, 27
 
«Тынычлык», Мелитопольская урамы, 15
 
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс, Бертуган Петряевлар урамы
 
«Ярдәм», Серов урамы, 4а
 
«Рамазан», Окольная урамы, 25б
 
«Җомга», Ильич урамы, 4
 
«Мәүлид», Селянская урамы, 23
 
«Коддус», Яснополянский тыкрыгы, 16
 
«Иман Нуры», Дорожная урамы, 32а
 
«Дин-Ислам» мәчете, Чишмәле 17а
 
«Билал», Иркен урамы, 29
 
«Рәҗәп», Энгельс урамы, 20
 
«Фатиха», Рихард Зорге урамы, 4а
 
 
 
БЕЛЕП ТОР!
Корбан чалганда нинди дога укырга?
 
Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы хайванга карап, түбәндәге доганы укый: Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).
 
Мәгънәсе: Йә Раббым, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Раббым, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит. Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.
 
ТАРИХ
Корбан бәйрәме яки корбан гаете – хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.
 
Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә. Русия Федерациясенең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәсия һәм Дагстан республикаларында – рәсми ял көне.
 
Корбан чалуның тарихы Ибраһим (г.с) заманына әйләнеп кайта.
 
Ибраһим пәйгамбәргә сиксән җиде яшь булганда, аның Исмәгыйль улы туа. Ул үсеп егет булгач, Ибраһим пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең Исмәгыйльне корбан итеп чалырга әмер иткәнен берничә мәртәбә төшендә күрә. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләргә төштә нәрсә дә булса әмер итсә, алар аны үтәргә тиеш булалар. Ибраһим тиешлесен эшләргә карар кыла. Шулчак Аллаһы аңа сүз ката: «Әй Ибраһим! Син төшеңне расладың. Дөреслектә Без изгелек кылучыларны менә шул рәвешле бүләклибез. Дөреслектә бу ап-ачык сынау ул һәм Без аны (Исмәгыйльне) олуг корбан белән йолып алдык». Галимнәр аңлатуынча, Аллаһы Тәгалә Ибраһим (г.с) пәйгамбәргә улы Исмәгыйль (г.с) урынына мөгезле, ак төстәге тәкә чалырга кушты. Ибн Габбас әйтүенчә, ул тәкә кырык ел буе җәннәттә көтүләп йөргән. Аллаһ Тәгалә аны Мәккә шәһәре янындагы Сәбир тавына иңдерә. Шуннан бирле кешеләр Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалалар.

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»