|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда табиблар авариядә зыян күргән 8 кешенең гомерен саклап калу өчен көрәшәТатарстанның Арча районында «Лада» белән «Рено» машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Рено Сандеро» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән», - дип әйттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Юл һәлакәте Иске Төрнәле авылында ике полосалы юлда килеп чыккан.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Арча районында «Лада Калина» һәм «Рено Сандеро» автомобильләре бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Авариядә тугыз кеше зыян күргән, соңрак аларның берсе - «Рено» шоферы хастаханәдә үлгән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, «Лада» машинасында – дүрт, «Рено» автомобилендә биш кеше булган. Хәзер табиблар сигез кешенең (шуларның өчесе – балалар) гомерен саклап калу өчен көрәшә.
--- |
Иң күп укылган
|