|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина кайнанасының ФОТОсын күрсәтте"Тәтешледән кайнар сәлам" дип уртаклаша яңа фотосы астында Рафинә Ганиуллина. Җырчының ире Разил Камалов һәм ике улы белән кайнанасына кунакка кайтышлары икән. "Матбугат.ру" ачыклаганча, фотода Рафинәнең кайнанасы Асия, шулай ук иренең бертуган апасы Айгөл, аның ире Ринат һәм төпчек кызлары Алсу.
"Кайнанаң көләч йөзле икән, әйбәт күңеллелер, барысы да әниләренә ошаганнар"
"Бианагыз үзегезнең әниегезгә охшап тора" - дип комментарийлар язалар тамашачылары җырчыга.
Разил белән Рафинә елга ике тапкыр (кыш, җәй) әниләрендә шулай җыелышып ала икән. Бу юлы Башкортостанга Тәтешлегә 7нче оныкны күрсәтергә кайтканнар.
"Бертуган Рәшит абыем гына гаиләсе белән кайта алмадылар, Себердә яшиләр" ди Рафинәнең ире баянчы Разил Камалов.
--- |
Иң күп укылган
|