|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2010 Шоу-бизнес
ГАРАЖДА ДА НИ БУЛМАС!Буа Сатира театрының халыкчан образлардан гына торган спектакльләрен кемнәрдер үлә-бетә ярата, кемнәрдер аңлап та бетерми торгандыр. Классик исеме астындагы спектакльләрне дә үзләренчә оештырып күңелле тамаша күрсәтә белә алар. Буа театрының “Әкәмәт-кәмит”, “Кияүләр” һәм башка спектакльләрен яратып караучылар өчен тагын бер шатлыклы хәбәр – сатуга аларның “Барс-медиа” продюссерлык үзәге ярдәме белән төшерелгән “Гаражда” фильмы чыкты.
Гап-гади шәһәрнең гап-гади гаражында гап-гади ир-ат Брежнев заманындагы, 1976 нчы елгы машинасын ремонтлау белән мәшгуль. Дусты Үзбәк (артист Ленар Гыйльметдинов) ярдәме белән машина капоты астындагы ярты тимер-томырны чүплеккә ташлаганнан соң, ял итеп, көч җыеп алырга туктый болар.
Башта ярты гасыр элек качырып куелган аракыларын табарга ярдәм иткән комар өчен, аннары өченче дуслары Гаптери (артист Булат Гәрәев) килеп, машинаны урамга чыгаралар да гаражда хасил булган иркенлек өчен эчәләр. “Утырыш”лары Мансурның (Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев) тозлы-тозсыз мәзәкләре белән үрелеп барыла, теле чишелеп киткән гараж хуҗасы үткән атнада үзе белән булган вакыйгаларны да сөйли...
...Банкир Рифкать күп итеп яңа курс валютасы дип туракланып беткән кәгазьләр калдыргач, шатлыгыннан нишләргә белми йөргән Мансур янына сөяркәсе Наҗия (артистка Зөһрә Морзаханова) килеп җитә. Баласы белән ирен дачага җибәрүгә, вакытын бушка үткәрәсе килмәгән хатын туры гаражга килә, әлбәттә. Кесә тулы акча, каршында чибәр Наҗия – исерек Мансурга бәхет өчен ни кирәк тагын?! Әмма эшләр җайлана башлады дигәндә генә гараж ишеген Мансурның хатыны шакый башламасынмы? Иренең “хезмәт хакы” алуын ишеткән Роза да (артистка Әминә Шәрәфетдинова), әлбәттә, беренче чиратта гаражга чаба.
...Мансур өчен мәһшәр шунда башлана да инде. Хатыныннан качырам дип, Наҗияне багажникка тыгуга, никтер бөтен кеше шул багажник белән кызыксына башлый! 30 елдан артык кабынмаган машинаны кабыздыртып, Роза Мансурны дачага алып китә. Юлдагы гаишник лейтенант Козлов та (артист Ринат Әкбәров), дачада чакта су коенырга барырга җыенгач көтмәгәндә генә килеп чыккан Наҗиянең ире Әхмәт тә (Илшат Гайсин) багажникны ачтыралар.
Тормыш та, мәзәк тә бар бу комедиядә. Бер яктан караганда, 3 исерекнең гайбәт сатып утыруы кебек булса да, бүгенге көн өчен актуаль һәм кызыклы булган проблемалар күтәрелә анда. Алдау да бар, ялган да, хыянәт тә, акча да... Әмма төп герой бер генә – машина! Комедиянең буеннан-буена бөтен халык шул бер 76нчы елгы “копейка” тирәсендә кайнаша, аны нишләтеп кенә бетермиләр: кертәләр дә, чыгаралар да, кабызалар да, сүндерәләр дә, кайсыдыр үлеп ярата, кайсыдыр күрә алмый... Җитмәсә, үзе эшләмәсә дә 99,9 фм ешлыгындагы “Ычкынган радио”сы (Айрат Ильясов тавышы) эшләп тора!
Төп герой Мансурның образы аерым игътибарга лаек, минемчә. Эчендәгесе тышында бу абзыйның. Бөтен атнасын эчеп үткәрсә дә, футбол һәм машинасы өчен теләсә кайчан вакыты бар. Алтын бөртеге кебек кадерле гаражыннан чыкмый да диярлек, дуслары, сөяркәсе белән дә шунда гына күрешә. Аҗдаһаның аҗдаһасы булган хатыны белән гел талаша гына, тегесе “йөрәк маем” дип иркәләп кенә тора инде, югыйсә.
Бер сәгатьлек кенә булса да, бу комедия бик озакка яхшы кәеф бүләк итә. Буа Сатира театрының форматына туры китереп бераз шаян да, бераз оятсыз да (пошлый), бераз көлкеле дә, әмма иң мөһиме – халыкчан комедия булган ул.
|
Иң күп укылган
|