поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.08.2019 Җәмгыять

"Бу көннәр яңа дуслар, кабатланмаслык мизгелләр белән истә калачак"

Җиләкле-чәчәкле җәй сизелми дә үтеп бара. Быел ул кояшлы, кызу көннәре белән бик иркәләмәде дә кебек. Шулай да аның гүзәл ямен, тәмен тоеп калырга тырыштык. Бигрәк тә балаларның җәйге ялы истә калырлык булгандыр, дип ышанасы килә. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының каникуллары күңелле һәм файдалы узган.

"Яктылык" мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ ФӘХЕРТДИНОВ бу турыда болай сөйләде:
 
- Башлангыч сыйныф балалары бер айлык көндезге мәктәп лагеренда ял иттеләр. Аларның көн тәртибе тыгыз һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Сабыйлар кинога, театрларга йөрделәр, төрле мастер-классларда катнаштылар. Смена кысаларында рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән төрле чаралар да оештырылган иде. Ә пешекче апалары көненә өч тапкыр кайнар аш, тәм-томнар белән сыйлады. Ата-аналар да, балалар да канәгать калды.
 
Урта һәм өлкән сыйныф укучыларының җәйге яллары да истә калырлык булсын, дип тырыштык. Ике укучымны Волжский районының Мастрюков күлләре янында археологик казынуларда эшләргә алып бардым. Биредә VIII-IХ гасырларда борынгы хәзәр (хазары) халкының җәйләү урыны булган.
 
Балаларга тарихка кагылу, казыну эшләрендә катнашу, һичшиксез, ошый. Бу аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәчәк. Мәсәлән, узган елны Муром шәһәрчеге урынындагы казыну эшләренә алып барган бер укучым быел Самара дәүләт педагогия университетының тарих факультетына укырга керде.
 
“Яктылык” мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Абдул-Малик МӘҮЛЕТОВ регионара “Болгар - Туган тел” аланында ял иткән.
 
- Лагерьда көн тәртибе иртәнге зарядкадан башлап, төнгә кадәр төрле чараларга бай иде. Музыка, вокал, курай, рәсем, позитив фикерләү, “Вики дөньясына сәяхәт” һәм робототехника остаханәләре, интеллектуаль уеннар, төрле квестлар берәүне дә битараф калдырмады. Дүрт алан арасында футбол турниры оештырылды (безнең “Зилант” командасы беренче урынга чыкты), Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә бардык. Ә иң истә калганы, әлбәттә, кичке күңел ачу чаралары иде.
 
Төрле төбәкләрдән килгән яшьләр һәм әйдаманнар бик тиз уртак тел таптылар. Хәзер инде без алар белән социаль челтәрләрдә дә аралашабыз, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты егет.
 
“Сәләт-Самара” аланында 75 бала ял итте. Ул Красный Яр районының “Зеленый Яр” базасында һәм Биләр янындагы чатыр шәһәрендә узган. Быел Самара педагогия көллиятенә укырга кергән Милана ХӘСӘНОВА да бик уңай тәҗрибә туплап кайткан.
 
- Бу көннәр яңа дуслар, кабатланмаслык мизгелләр белән истә калачак. Һава торышы бераз сынатса да, без вакытны бик кызыклы уздырдык. Әйдаманнарыбыз өйне сагынып, күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәделәр: әле шәхес үстерүгә юнәлтелгән тренинглар уза, әле бизнес-план төзергә өйрәтәләр. Инде карыйсың, төшке аш вакыты җиткән. Аннан соң кичке концертка әзерлек башлана. Кич утырулар, сөйләшү-серләшүләр - иң кызыгы бит, йокларга ятасы бер дә килми! Татарстаннан, Башкортостаннан, Казахстаннан, Оренбур өлкәсеннән, Краснодар краеннан һәм өлкәбезнең төрле регионнарыннан килгән яшүсмерләр бер гаиләдәй бик тату һәм күңелле яшәдек.
 
Биш көнгә Биләрдә узган VII Халыкара яшьләр форумына да баргач, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга насыйп булды, - дип сөйләде Милана.
 
 
Ә Самараның “Салют-2” сәламәтләндерү үзәгендә яктылыклылар, күпмилләтле смена оештырып, кунаклар кабул иттеләр. Бу турыда безгә быел “Яктылык” мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган Гүзәлия ШӘКҮРОВА хәбәр итте.
 
- Шәһәребезнең 34 мәктәбеннән килгән яшүсмерләрне татар мәдәнияте белән таныштырдык. Бөтенроссия “Каникуллар Җәмгыять советы белән” акциясе кысаларында халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туен күрсәттек. Чарада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре башлыгы урынбасары Елена Чернега, Самара шәһәр округы Думасы депутаты Рифкать Хуҗин, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Башка мәктәпләрдән килгән яшьтәшләребезгә милли уеннар, җыр-биюләр дә хуш килгәндер, дип ышанасы килә.
 
Уку елы башланырга тагын бер ай вакыт бар әле. Җәйге ялыгызның соңгы көннәре дә шулай матур үтсен иде, дигән теләктә калабыз.
 
Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.
 
“Зилант” аланы командасы. Уңнан дүртенче - Абдул-Малик МӘҮЛЕТОВ
 
Милана ХӘСӘНОВА (алда) иптәшләре белән кичке концертка бию өйрәнә

---
Бердәмлек
№ --- | 05.08.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»