• 06.12-11.12 «Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале.
  • 09.12 Әхәт Гаффарга 70 яшь тулуга багышланган кичә. Казан, Тукай клубы. 17:00
  • 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 08 Декабрь Әхсән Баян (1927-2013)
  • 08 Декабрь Илдар Әхмәтов
  • 09 Декабрь Хәсән Туфан (1900-1981)
  • 09 Декабрь Лениза Назлы
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Моселманнарга общагада булмэ арендага бирэбез. 89509488227.собственник.
  • Продается кирпичный дом в с. Старый Варяш, Муслюмовского района. т.8 917 928 31 75
  • Казанда сатам шифоньер,бэясе сейлэшу буенча. 89173931425
  • Продаётся двухкомнатная квартира в Актаныше. Телефон 8-917-907-73-79.

 

 
Архив
 

               

04.08.2019 Җәмгыять

Өмет кенә сүнә күрмәсен...

Соңгы елларда, иремнең чире азып китү сәбәпле, безгә сырхауханә юлларын күп таптарга, үзебездә дә, республика, Казанның шәһәр больницаларында да күп дәваланырга туры килде. Озак-озак ятарга туры килгән кешеләр килешердер: читтән караганда бик күңелсез, бер төрле – соры кебек кенә тоелса да, һәрбер көне өмет белән тулы бик тә җанлы тормыш кайный сырхауханәләрдә. Ә сәламәт кешенең яшәүгә, тормышта корган планнарына өмет баглавы белән авыруларның, бигрәк тә хроник-дәвамлы чирлеләрнең яшәүгә өмете арасында аерма искиткеч зур нәрсә ул.

Операциядән соң авыруның янында тәрбияләп-карап торучы якыннары да булган хирургия бүлекләрендә хәрәкәт аеруча көчле. Көндезге якта каталкаларга салып, авыруларны операция бүлмәсенә ташулары, китерүләре (конвейер эшләп торамыни!), табибларның, шәфкать туташларының, санитаркаларның, хуҗалык бүлеге хезмәткәрләренең әрле-бирле йөрүләре үзе бер кырмыска оясын хәтерләтә. Һәркем тулаем алганда бер-берсенекенә бөтенләй бәйле булмаган эш башкара, әйтергә кирәк, үз вазыйфаларын начар да башкармыйлар – ул яклап, дәвалау оешмаларында таләп яхшы куелган. Күзәтеп тора башласаң, иң кызыгы шул – һәркайсының үзенә күрә үз эшеннән дә мөһимрәк нәрсә юк кебек. Беренче карашка, бу шулай булырга тиеш тә. Әмма хәзерге заманның “кешелеклелек” дигән сыйфатның сыеклану, ә “минминлек”нең сизелерлек үсү күренешләре һәм, шуңа өстәп, “ашыгу-кабалану” төшенчәсенең гадәти нәрсәгә әверелүе күзгә бәрелеп тора. Гади генә бер мисал.
 
Шулай беркөнне иремә яткан урыныннан торырга булышыйм дигәндә, терсәгем белән ялгыш бәрелеп (ике карават арасында урын тар, ә без – караучылар икебез дә шул аралыкта), тумбочка өстендәге кухня хезмәткәре әле генә салып чыгып киткән ярты стакан сокны аудардым. Тиз күтәрдем, бөтенләй үк түгелеп бетәргә дә өлгермәгән иде әле. Җәһәт кенә юыну бүлмәсенә кереп, чүпрәк алып сөртим дисәм, анда идән сөрткеч юк икән. Кулда булган кәгазь салфетка белән бераз сеңдереп алдым-алуын, әмма идән барыбер ялтырап калды. Үземдә дә артык чүпрәк юк. Кул сөлгесе белән корыта алмыйм бит инде. Кешеләр гел үтеп-сүтеп йөри торган җирдә булмагач, таеп егылырлык түгел, торып торыр инде дип уйладым, вакыт булганда, коридорның теге башына – санитарка янына барып килермен әле димен. Ул арада санитарка ханым ни сәбәпледер үзе килеп керде. “Яңа юып чыккан идем бит, кем түкте инде моны?” – дип, бик дорфа гына дәште бу. “Ялгыш мин түктем”, – димен. “Артыңнан җыярга кирәк”, – ди бу. “Чүпрәк юк икән, сөртә идем мин аны”, – дим ипләп кенә, бер дә тавышланышасы килми бит инде. Апаң җил-җил атлап чыгып китте, идән чүпрәге алып киләдер дип уйлыйм. Ә ул берничә минуттан икенче бер санитарканы ияртеп килеп керде: “Менә, кара әле, дуңгыз абзары ясыйлар, әле генә юган идем бит!” – ди. Мин дәшмәдем, башкалар кысылмады. Тумбочканы ачып, төреп куйган киемнәрне актара башладым, берәр чүпрәк кисәге юк микәнни соң үземдә?! Ул арада апаң тагын бер иптәше белән килеп керде, аңа да идәннең баллы соктан ялтырап торган урынын күрсәтә-күрсәтә сукранды. Түзмәдем, күзлек сөртә торган кечкенә кулъяулыгымны алып, шуны кран астында чылатып сыга-сыга, идәннең шул урынын тәки юып куйдым. Озын коридор буйлап, иптәшләрен ияртеп, өч урарга иренмәгән түтием, үз вазыйфасы булса да, “лентяйка”сын тотып бер килергә иренде. Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз.
 
Больницаларда бер нәрсә аеруча күзгә ташлана: авыруның хәле начарланыпмы, башка бер-бер ярдәм сорапмы, өстәмә мөрәҗәгать итәргә туры килгәндә, шәфкать туташлары белән санитаркалар синең гозерне тыңларга да, үтәргә дә бик ашкынып тормыйлар, тыңлаган очракта да башта бер-ике төртмәле сүз әйтеп куярга онытмыйлар (табиблар белән сөйләшү күпкә җиңелрәк, вакытым юк дип, яки примитив сорау бирәсең дип торучы юк, тыныч кына, сабыр гына аңлаталар барысын). Ә менә палатадагылар ярдәмгә беренче булып килеп җитәләр, берничә генә көн булса да алдарак кергән тәҗрибәлерәкләр ни эшләргә кирәклекне аңлатырга, булышырга тырышалар.
 
Операцияләргә кадәр авыртуларыннан, операцияләрдән соң исә киселгән җәрәхәт урыннары сызлаулардан интегүче авырулар-хасталарның күпчелеге урында ята. Һәммәсенең дә үз дөньясы, үз уе, үз хәсрәте, үз холкы. Берәүләр тынычрак булса, икенчеләре бик көйсез... Андыйларның үзенә дә, караучысына да кыенга туры килә. Наркоздан айныганда – үзен-үзе белештермичә, бәрелмәсен, егылмасын дип, тәүлекләр буе башны да күтәреп карарга ярамаганда – кузгала күрмәсен дип саклауларның ни-нәрсә икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлый. Ирләре янындагы хатыннарның аларны берүзе генә тыярга көче җитмәгән очраклар да еш була. Бергә-бергә, ярдәмләшеп яшисең инде андый вакытта. Шунысы бигрәк гаҗәпләндерә: менә шундый чакларда да авырулар үзләре шаян сүз, юмор, уен-көлке белән хәлне нык җиңеләйтеп җибәрәләр.
 
Бер күршебезне, аякларына операция ясаганнан соң беркадәр вакыт реанимация бүлмәсендә тоткач, төнге сәгать 1дә генә палатага китереп салдылар, система куйдылар. Ыңгыраша, үзен-үзе белештерми, бәргәләнә, кузгалып китмәкче була, тынычландырырга-тыярга тырышкан хатынына да аты-юлы белән генә кычкыра, куллары белән селтәнә бу. Берничә сәгатьтән кан сала башладылар моңа. Абзыебыз, авыртуны баса торган укол да кадагач, бу вакытка бераз тына төшкән иде инде. Бер сәгатьләп вакыт уздымы икән, бервакыт йокы-аңсызлык аша саташып, җыр көйли башлады бу. Кемнәр уяу – барыбыз да дәррәү җанланып, көлеп җибәрдек. Аякка басып йөри алган бер авыру ир торып, моның янына барды, система итеп куелган кан пакетын карады. “Ә-ә, шулай шу-ул – яшь кан уйната ул, гормоннар сикерә башлады моның. Озакламый торып бии башлый әле бу”, – ди. Пакет тышында кан хуҗасы – донорның 21 яшьлек Кристина исемле (фамилиясе истә калмаган инде) кыз икәнлеге язылган икән. Иртә белән үзенә дә бик тәмләп сөйләп күрсәттеләр моның үз хатынын кая “җибәргәнен” дә, җырлап ятканын да...
 
Үз башына төшкәннәр белә: чирлене караучыларның хәле, әрнүләре-интегүләре дә авыруларныкыннан һич ким түгел. Бездәге сырхауханәләрдә бит урыннан тора алмый торган кешене карап, аның кырыенда яшәргә мәҗбүр булганнар өчен бернинди шартлар уйланылмаган: кайбер җирләрдә утырырга гына да урыннар юк. Төнге йокы турында әйтмим дә инде. Үз җаеңны үзең карыйсың: көн кичкә авышкач, коридорда куелган диванны “эләктереп” өлгерсәң, баш төртергә урын була дигән сүз. Өлгермәсәң инде – чамалыйсың: карый торган авыруың янына чүмәшеп, черем итеп аласыңмы (караваты заманча, тигез һәм каты булса бер хәл, больницаларның кайберләрендә сиртмә-пружиналы караватлар да сакланган бит әле!), әллә урындык аркасына гына сөяләсеңме, идәнгә сузылып ятасыңмы – синең эш. Билгеле, монысы операциядән соң әле авыртуны баса, йоклата торган уколлар биреп, син карый торган авыру беркадәр тынып тора алган вакытларда. Ә инде күзне йома алмыйча чыккан төннәр дә еш була: “үзеңнеке” тыныч булса, күршеңнең хәле авыраеп китә...
 
Әйе, язмыш сырхауханәгә китереп керткән һәр кешенең (авыруның да, караучының да) моңа кадәр алып барган яшәү режимы тамырдан үзгәрә, сыйфат ягыннан да, кичерешләр ягыннан да өр-яңа тормыш белән яши башлыйсың. Вакыйгаларның вакытлыча гына булуына ышанасың, менә хәлебез яхшырып чыгарбыз да, тормыш элеккечә җай гына дәвам итәр дигән өмет көчле анда. Кайвакытта хәтта аннан чыккач та инде элеккечә була алмаячагын акылың белән белгән хәлдә дә, шуңа ышанасың. Беренче чиратта – хәзер дәвалану, алда торган шушы киртәне узу, чирне шушы стадиясендә йөгәнләп яки җиңеп чыгу мөһим. Шуңа үзеңне ышандырасың, шуңа өметләнәсең. Шунсыз булмый.
 
4Р5 кешелек палаталарда дистәләп кеше яшәп ятасың шулай. Ничектер, язылмаган законга буйсынып, шулай тиеш кебек кабул итәсең моның барысын да. Шулай да иң авыры шартлар җитешмәү түгел, иң авыры – якын кешеңнең интегүен күрү, аның хәлен җиңеләйтү өчен берни дә эшли алмаудан гаҗиз булу. Шуңа да иртән табибларның палатага килеп керүен түземсезләнеп көтәсең, хәлләрнең ни дәрәҗәдә икәнен үзең чамалап торсаң да, яхшыра баруы турында нәкъ менә алардан җылы сүз ишетәсе килеп, шуңа өметләнеп торасың.
 
Әйе, сырхауханәләрдә дә тормыш дәвам итә. Анда барып эләккән кеше яшәүнең кадерен сәламәт кешеләргә караганда күпкә яхшырак аңлый. Аның кемгәдер төбәп: “Сәламәтлек телим, иң мөһиме – исән-сау булыгыз”, – дигән сүзләренә дә йөрәк аша үткән тирән мәгънә салынган була, чын күңелдән ихлас әйтелә.
 
Өмет төшенчәсенең никадәр кодрәтле һәм көчле икәнен анда күпкә яхшырак аңлыйсың. Өмет, чыннан да, өмет кенә яшәтә кешене. Өмет кенә сүнә күрмәсен...
 
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА. Бөгелмә. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.08.2019
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай