• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 23.08 “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле. Кариев театры. 18:30 сәг.
  • 24.08 “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле. Кариев театры. 18:00 сәг.
  • 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Август Яхъя Халитов (1929-2016)
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • 23 Август Сәкинә Шәймиева
  • 23 Август Ләбибә Ихсанова (1923-2010)
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678

 

 

 
Архив
 

               

04.08.2019 Дин

"Кеше җитәк­че­гә хак, дөрес сүзне әйтеп, эшен югалтырга, яки берәр зыян күрергә мөм­кин"

Кешенең бу дөньяда кылган барлык яхшы да, начар да гамәлләренә Аллаһы Тәгалә тарафыннан хак бәя бирелә. Ихласлыкка ирешү адәм баласына ансат кына бирелми. Ихлас гамәлләр, ниятләрне һәрвакыт дө­ресләп то­рырга кирәк. Ә моңа ире­шү өчен нәрсәләр эшләргә тиешбез соң? Әлеге сорауларга җавап табарга тырышып, Казан Ислам университеты мөгаллиме, Казан шәһәренең «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән фи­кер­ләшеп алырга булдык.

– Алмаз хәзрәт, иң әүвәл ихласлык төшенчәсенә аңлатма бирсәгез иде?
 
– Ихласлык сүзе гарәп теленнән кергән сүз. Ул «пакълау», «чистарту», «гамәлләрне бер Аллаһка гына багышлау» дигән мәгънәләрне аңлата. Әлеге төшенчә ислам динендә бик зур урын алып тора. Чөнки кешенең бөтен гамәле дә Аллаһы Тәгалә каршында шуның белән бәяләнә. Ул бөтен гамәлләрнең дә кабул булу шарты булып тора. Коръәндә Аллаһы Тәгалә «Әли Гыймран» сүрәсенең 148нче ая­тен­дә: «Аллаһы Тәгалә гамәлләрне их­лас күңел белән кылучыларны ярата», – ди. Икенче бер аятьтә: «Раббың Ал­лаһка ихластан гыйбадәт кыл», – дип әйтелә («Зүмар» сүрәсе, 2нче аять).
 
Ихластан гамәл кылу – ул кешеләр­дән бернинди мактау сүзләре әйтүне, олылауны, матди байлыкка ирешүне, файда алуны, рәхмәт әйтүләрен өмет итмичә, Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылу. Менә шундый ният белән кылынган гамәл генә ихластан була. Әт-Тәстәри исемле галимнән: «Нәфес өчен кайсы гамәлне кылу авыр?» – дип сорыйлар. Ул: «Ихласлы булу, чөнки аның өчен кешегә бернәрсә дә бирмиләр», – ди.
 
Мәсәлән, берәр кешегә аннан ярдәм өмет итмичә булышу кешенең ихласлыгын күрсәтә. Әгәр дә ул аңа берәр файда өмет итеп булышса, бу риядан кылынган була. Шулай ук ихлассызлык дини гамәлләрне үтәгәндә дә булырга мөмкин. Мәсәлән, башкалар алдында үзеңне изге итеп күрсәтү өчен намаз, Коръән уку, сәдака бирү, мәчеткә йөрү, кылган гыйбадәтләр турында кешегә мактанып сөйләү. Ахирәт дөньясында бу кешегә әлеге гамәлләре өчен бер әҗер-савап та булмый.
 
Ихласлы булу кешенең нияте белән бәйле. Шуңа күрә аны һәрвакытта тикшереп, дөресләп торырга кирәк. Суфян әс-Сәүри әйтә: «Минем өчен нияткә караганда да дөресләп тору авыр булган башка гамәл юк, чөнки ул гел үзгәреп тора». Ихлас кеше берәр изге гамәл кылса, үзен шуның өчен мактауларын теләми. Ул үзенең кылган изге гамәлләре турында кешеләргә мактанып сөйләми. Киресенчә, ул аларны яшерергә тырыша. Ихластан кылган бер гамәл кешенең гөнаһлары ярлыканып җәннәткә керүенә сәбәп булырга мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтә: «Борын заманда бер фахишә хатын кое тирәли әрле-бирле йөрүче бер этне күрде. Ул эт сусаудан әз генә үлмичә калган иде. Теге хатын аны жәлләп, коега төшеп, аяк киеменә су тутырды һәм этне эчерде. Шушы гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһларын га­фу итте». (Бохари хәдисләр җыентыгы).
 
Икенче хәдистә Мөхәм­мәд пәйгамбәр шулай ди: «Элекке заманда бер кеше юлдан барганда кешеләргә комачаулаучы бер агач ботагын күрде. Кешеләргә зыяны тимәсен дип, ул аны читкә алып куйды. Шушы гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерде» (Бохари хәдисләр җыентыгы).
 
Кеше бу хәдисләрне дөрес аңларга тиеш. Кайбер кеше эткә су эчертеп, яки юлда яткан әйберне кырыйга алып куеп та җәннәткә кереп була икән, дип уйларга мөмкин. Әлеге хәдисләрнең төп мәгънәсе һәр эшне: зурмы ул, кечкенәме, ихластан кылырга кирәклеге турында. Кайбер кеше башкалар күрсен дип, бик күп изге гамәл­ләр кыла, ләкин шуның белән Аллаһ­ның ризалыгына ирешми, ә кемдер кечкенә бер гамәлне Аллаһ ризалыгы өчен кылып, җәннәткә керә.
 
– Рәхимсез җитәкчеләргә дөрес сүз әйтү ихласлыкның бер күренеше дип уйласак, без хаклы булырбызмы?
 
– Әлеге гамәл кешенең ихласлыгын, иман куәтен һәм кыюлыгын күр­сә­тә. Моны бөтен кеше дә эшли алмый. Чөн­ки кеше гаделсез, рәхимсез җитәк­че­гә хак, дөрес сүзне әйтеп, эшен югалтырга, яки берәр зыян күрергә мөм­кин. Татар халкында шундый мәкаль бар: «Туры әйткән туганына ярама­ган». Әгәр дә кеше шушы гамәлне ихлас­тан, ягъни Аллаһтан әҗер-савап өмет ­итеп эшләсә, ул камил иманлы кеше бу­ла. Мөхәммәд пәйгамбәр (г.в.с.) әйтә: «Әгәр дә сезнең берегез начар гамәлләр кылынганын күрсә, аны кулы белән туктатсын. Әгәр дә кулы белән туктата алмаса, теле белән туктатсын. Әгәр дә ул моны да эшли алмаса, күңеле белән шуңа риза булмасын. Бу иманның иң зәгыйфь дәрәҗәсе» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
 
Шулай ук гаделсез җитәкчегә хак сүзне әйткән кеше Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында зур дәрәҗәгә ирешә. Мөхәммәд пәйгамбәр (г.в.с) әйтә: «Аллаһ юлында иң зур көрәш – ул гадел кешенең халкын җәберләүче җитәкчегә әйткән хак сүзе» (Тирмизи хәдисләр җыентыгы). Икенче хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (г.в.с.) шулай ди: «Дин юлында һәлак булган кешеләрнең Кыямәт көнендә иң абруйлысы Хәмзә ибн Габдул-Мутталиб һәм рәхимсез җитәкче каршына басып, аны начар гамәлләрдән туктарга һәм яхшы гамәлләр кылырга өндәгән өчен җәзага тартылган бер ке­ше була» (Хәким хәдисләр җы­ен­тыгы).
 
Шулай ук бу мәсьәлә буенча шундый искәрмә бар: әгәр дә рәхимсез җитәкчегә хак сүзне әйтү халык арасында фетнә тудырса, кан коюга, кешеләрнең кыерсытылуына, хокуклары бо­зылуына китерсә, бу эшне эш­ләргә ярамый.
 
– Ихлас сыйфатлар тәр­бия­ләү кемнәр өстендә?
 
– Кеше күңелендә ихласлылык сый­фаты тәрбияләү белән иң беренче чиратта ата-аналар, әби-бабайлар, аннары балалар бакчасындагы тәр­биячеләр, мәк­тәптәге укытучылар, мә­­чет­тәге мөгаллимнәр һәм хәзрәтләр шө­гыльләнергә тиеш. Нәтиҗә шулдыр – ихласлылык сыйфатыннан башка җәмгыять тә  төзек була алмый.
 
– Әхлакый сыйфатларны камил­ләштерү өчен дә ихласлык кирәк бит.
 
– Әхлакый сыйфатларны ка­мил­ләштерү шулай ук ке­ше­дән ихлас булуын таләп итә. Кешегә карата юмарт, мәр­хә­мәт­ле, яр­дәм­чел, гадел, сабыр, эчкерсез булу өчен дә иң беренче чиратта ихлас булу кирәк. Ягъни ихласлылык әхлакый сыйфатларның да төп нигезе булып тора. Аннан башка кеше камиллеккә һәм Аллаһ ризалыгына да ирешә алмый. Әйткәнчә, ул шулай ук изге гамәлләрнең һәм гыйбадәтләрнең Аллаһы Тәгалә каршында кабул кылыну шарты да. Аллаһы Тәгалә барчабызга да күңелебезне көнчелек, нәфрәт, дош­манлык, комсызлык кебек начар сыйфатлардан пакь­лап, ихласлылык сыйфатына ире­шергә ярдәм итсен!

– Мөэмин-мөселманның иң төп китабы Коръәнне аһәңле итеп уку Исламда ихласлыкның иң төп чагылышыдыр ул…
 
– Әйе, сез хаклы. Пәйгамбәребез Мө­хәммәт салләллаһү галәйһи үә сәлләмнең тапшырган хәдисендә мондый юллар бар: «Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора».
 
Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп уку һәр кешенең дә хәленнән килеп бетми. Нәкъ менә эчкерсез, саф, «үз» тавышы белән (бөтен кеше ишетерлек итеп, әмма шул ук вакытта «каты» кычкырмыйча) Китап укучыларга да юлыгасың. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ител­гән сәләтеңне осталык дә­рә­җәсенә үстерергә һәм аны бел­гечләр­гә гел тикшертеп торырга кирәк. Аһәң­ле тавышыңны мактау сүзләреннән һәм рияланудан саклау алай ук җи­ңел түгел, әмма мөмкин эш.
 
Аллаһ Илчесенең Кыямәт көнендә җавап тотачагыбыз турында әйткән васыятен истә тотарга кирәк: «Аллаһ каршына басканнан соң… фән белән шөгыльләнгән һәм бүтәннәрне гый­лемгә өйрәткән кешегә Аллаһ аңа Үзе биргән сәләтләр турында исенә төшерергә мөмкинлек бирәчәк, һәм ул кеше аларны таныячак. Аллаһы Тәгалә әйтәчәк: «Син алар белән ни рәвешле файдаландың?» Тегесе җа­вап бирәчәк: «Мин гыйлем алдым һәм белгәннәремне башкаларга да өй­рәт­тем, Коръән укыдым – боларның ба­ры­сы да Синең ризалыгың өчен иде. Аллаһы Тәгалә әйтәчәк: «Син ал­да­лыйсың. Син, дөрестән дә, гыйлем алдың, әмма ул «син күп белүче» дип әйтсеннәр өчен генә иде. Һәм син «ул – изге Коръәнне укучы» дип әйтсеннәр өчен Коръән укыдың. Синең турыда шулай дип әйттеләр дә». Шуннан соң аны барасы юл буенча йөзе белән аска каратып утлы җәһәннәмгә сөйрәргә һәм шунда ташларга кушылды».
 
Рамазан ИБРАҺИМ, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 03.08.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом