|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2019 Җәмгыять
"ШАЯН ТВ" геройлары аш-су фестивалендә тәмле мастер-класс күрсәтәтәмле ашарга яратасызмы? Ул чакта 2 августта Кремль яр буена килегез. Бүген анда "Ашау фестивале" уза. Кунакларны 20дән артык катнашучылардан төрле ризыклар, бию һәм музыкаль коллективларның чыгышлары, шоу һәм конфеттидан фейерверк көтә. Фестивальдә тай коймаклары, крафт пилмәннәре, кокослы туңдырма, грильдә кальмар, Бельгия вафлилары һәм башка бик күп әйберләр татып карарга мөмкин булачак. Ә иң мөһиме: «ШАЯН ТВ» геройлары тәмле мастер-класс күрсәтәчәкләр! Шулай ук шуны да искәртик: 1 августтан башлап "ШАЯН ТВ"ны тугыз яңа мәйданчыкта карарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|