• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]

 

 

 
Архив
 

               

01.08.2019 Ана теле

Сөйләм нигезе – мәгънәле тезмәләр кушылмасы (ДӘВАМЫ)

Сүзтезмә синтаксисының кайбер нәзәри тезисларын үзләштергәннән соң, без гамәли күзәтүләргә махсус язма бирергә вәгъдә иткән идек. Моның сәбәбе бүгенге сөйләмдә сүзтезмәләрнең мәгънәви кимчелекле ясалуына һәм кулланылуына мисалларның артык күп булуы. Мәсәлән, татар теле укытучысы болай ди: Безнең укучыларның буш вакытлары күңелсез узмый.

Күңелсез узмый сүзтезмәсе грамматик нормага туры китереп ясалса да анда мәгънә китеклеге сизелә шикелле, ул күңелле уза тезмәсеннән кайтышрак түгелме? Кабатларга мәҗбүрбез: татар теле фәне сүзтезмәләрнең менә мондый мәгънәви-семантик нечкәлекләрен әле җитәрлек өйрәнмәгән.
   
Бу күренеш ирекле тезмәләргә генә түгел, хәтта  инде күптән береккән дип саналган тезмәләрдә дә очрап куя. Моңа аерым тукталу сорала. 2019 елның 10 апрелендә мин Татарстан Президентына мондый ачык хат яздым. “Хөрмәтле Президент, исәнмесез! Сезнең “Сабан туе бәйрәмен уздыру турында” Указыгызның чыгуын хәбәр иткәндә үк урынбасарларыгыз, аппарат хезмәткәрләре, хөкүмәт карамагындагы матбугат радио, телевидение җурналистлары “сабантуй” диделәр. Указның үзендә  бу төшенчә нәкъ татарча (Фәләннәрнең туе, бала, бәби туе, өй туе, нигез туе, хезмәт туе) “сабан туе” дип дөрес язылган. Тик бүген хәтта рәсми сөйләмдә дә калька-штамп буларак кергән  “сабантуй” вулгаризмы күбрәк кулланыла. Әдәби телебездә (әйтик, “Аңлатмалы сүзлек”тә)  андый берәмлек юк. Әйтмә сөйләмдә жаргон буларак кулланылуын чит телдә уйлап татарча әйтергә азаплану кимчелеге дип, хатага санарга кирәк...”.
   
Күп тә үтмәде шул сорау белән “Ватаным Татарстан” газеты баш  мөхәррире  Гөлнара Ильяс кызы Сабировага ачык хат язу форсаты чыкты:   “Ватаным...”ның 12 апрель санында (“Халык авазы” сәхифәсе) Р.Хәкимевнең “Сабан туен төрләндермәгез” дигән язмасында “... “Сабан туе” сүзен дә төрлечә язалар. Ник алай ул?” дигән җитди сорау бирелгән иде. Хатта Татарстан Президентына юллаган хатымнан өзек тәкъдим иттем. Хөрмәтле газетыбызга карата мондый фикер өстәлде: “...бу тезмәнең  газетның шушы санында бер язмасында “сабан туе”, икенче язмасында “сабантуй” рәвешендә язылуын хата санамавы дип аңларга кирәктер. Бер контекстта (бу очракта матбугат сөйләмендә) бер мәгънәле берәмлек (аеруча термин) бер генә төрле язылырга тиеш. Заманында (1956) атаклы язучыбыз Әмирхан Еники “Сабан туен без дә күрдек” дигән мәкалә язган иде (Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан: Татар.кит.нәшр, 1970. 224–241 б.) “Сабан туе” сүзе илледән күбрәк. “Сабантуй” бөтенләй юк. Хәтта җитәкчеләр, зыялылар, гади авыл кешеләре сөйләмендә дә. ”Социалистик Татарстан”ның 1975 ел 22 июнь санында күренекле язучыбыз, тел белгече Нурихан Фәттахның “ Халкымның гүзәл туе” дигән язмасы басылган. Унбиш мәртәбә “сабан туе” дигән, бер генә тапкыр да “сабантуй” димәгән.
   
Рәсми җавапта Президент аппараты исеменнән язган хезмәткәр  сөйләмдә “сабан туе” һәм  “сабантуй” формалары (җир җиләге – җирҗиләк, тамчы гөле – тамчыгөл, бал кашыгы – балкашык һ.б.ш. кебек) кулланыла, “сабантуй”  сөйләм телендә өстенлеклерәк кулланыла диелгән. Фәнни фикерләүдән шактый ерак торган бу  “хисап язмасы”ның төп кимчелеге – ул тел белән белән сөйләм төшенчәләрен бутау. Телдә “сабан туе” һәм “сабантуй” формаларын (хезмәткәр термины) мөстәкыйль лексемалар дип (хәтта синонимнар дип) санау мөмкин булса да сөйләм дә кулланыр өчен алар берничек тә бер дәрәҗәдә була алмый. Аларның икесе ике лексема. Әйтик” “әни” белән “әнкәй” кебек. Шәхсән үзем бу ике сүз телебездә бар, яшәргә, кулланырга хаклы дип санасам да үз сөйләмемдә беркайчан да бер генә тапкыр да үз әниемә әнкәй дип дәшкәнем дә үз әниемне әнкәй дип берәр очракта атаганым да булмады. Башкортстанның татар авылында туып үскән хатыным “әни” сүзен таныса, төрле очракта кулланса да (мәсәлән, минем әнине “әни” дип атаса да) үз әниен бер кайчан да әни” дип әйтми, “инәй” генә ди.
   
Шуның кебек “сабан туен” да бары шушы рәвешле генә уйлыйм, атыйм, башкалар шулай әйткәндә генә дөрес дип, чын татарча дип, җаныма мәслихәт дип кабул итәм.
   
“Форма” димәктән, “сабантуй” сүзенең, бүтән  берәмлекләр кебек үк,  төрле грамматик-төзелеш рәвешен кабул итә алуын да таныйм. Әйтик, күплектә әйтү ихтыяҗы туганда “сабантуйлар” формасында да була ала. Әмма аңа карап аның төп мәгънә төсмере үзгәрми, “сабан туе” асылы барыбер саклана.
   
Бу тезисны да ничектер өметле төгәллисе килә: Татар теле сакланган, иң дөрес кулланылган дип саналган төбәкләрдән  Әтнә районы авылдарында быел да мәйданнарда”сабантуй” калька -гыйбарәсе басып алуына йөрәк әрнеде. Ә менә  Европа сабан туе бәйрәме үткәрелгән Таллинда мәйданны күпчелеге “Сабан туе” гыйбарәсе бизәгән иде – җанга сары май булып ябылды. Казаннан килгән татар журналистының “сабантуй” дигән соравына да дөньяның төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләр саф татарча “сабан туе” диделәр. Яши әле телем болай булгач...
 
Нәзәри тезисларга әйләнеп кайтып, кабатларга мәҗбүрбез: күрдек ки, татар теле фәне сүзтезмәләрнең мәгънәви-семантик нечкәлекләрен әле җитәрлек өйрәнмәгән. Аның каруы сүзтезмәнең төзелешенә, беренче чиратта, сүзне сүзгә бәйләүнең грамматик-структур мөмкинлек-рәвешләре колачлы һәм тирәнтен барланган. Грамматикларыбыз,– иң әүвәл синтаксис фәне өлкәсе галимнәре,– элек-электән моңа җитди игътибар биргән, бездә сүзтезмә синтаксисы алга киткән, бай тәҗрибәле өлкәләрдән.
   
Күренекле тел галиме Гыйбадулла Алпаровның  сүзләрен искә төшерик әле: “ Грамматиканың бер бүлеге булган нәхуның (ягъни синтаксисның) да маузугы (темасы) сүз тезмәләренең тышкы күренешләре булырга тиеш. Сөйләшкән вакытта безнең телебездәге сүзләрнең тезелешләрендә нинди тышкы күренешләр, нинди фактлар бар? Булса, ниләр? Менә грамматиканың бер кисәге булган нәху шушы мәсьәләләрне  ачып бирергә, шушы сүз тезмәләрендәге тышкы күренешләрне бер системага салып күрсәтергә тиеш. Сүзтезмәләрнең мәгънә, фикер аңлату ягын тикшерү шәкли грамматиканың вазыйфасына керми. Ул мантыйк эше. Шуңа күрә нәхуны “сүз тезмәләренең тышкы күренешләрен тикшерә торган гыйлем” дип тәгъриф итәргә кирәк, ди галим (Алпаров Г.Х. Сайланма хезмәтләр.–Казан: Мәгариф, 2008, 118 б.).
   
Галим үзе дә татар сүзтезмәсенең ясалу рәвешәрен системалы барлауга күп көч куйган, аның шәкертләре дә башлыча нәкъ менә шушы юнәлешне алган. Сүз уңаеннан әйтик, татар телендә сүзтезмәләрне өйрәнү Х1Х йөзнең беренче яртысында башлана. Бу төшенчәне беренче тапкыр фәнни әйләнмәгә кертеп, аңа “Краткая татарская грамматика” дигән хезмәтендә (С.-Петербург, 1814) сүзтезмәне махсус өйрәнә башлаучы галим-тюрколог– ул Александр Троянский.
   
Шунысы игътибарга лаек, Х1Х йөзнең урталарына таба грамматикада мантыйкый юнәлешкә өстенлек бирелеп алганда сүзтезмәләрне мәгънәви берәмлекләргә якын итеп – иярчен кисәкләр итеп өйрәнү күзәтелә. Шулай да Каюм Насыйри “Краткая татарская грамматика” (1860), “Әнмүзәҗ” дигән хезмәтләрендә игътибарын янә сүзтезмәнең төзелеш ягына өстенлек бирә, әйтик, мәгънә ягы ачыграк, тулырак булган берәмлекләрне (мәсәлән, хәбәр итү мәгънәсе салынган, безнеңчә әйтсәк, фигыль сүзтезмәләрне) ул тулы сүзтезмә дип атый (бала йоклый, утны сүндер һ.б.).
   
Алай гынамы! Каюм Насыйри, ә аңардан соң сүзтезмәләрне тагын да тирәнрәк, колачлырак өйрәнгән галим Җамал Вәлиди дә (“Татар теленең грамматикасы”, Казан, 1919) җөмләне дә сүзтезмәнең бер төре дип саный.
   
Җамал Вәлиди сүзтезмәләрне өч төркемгә аерып анализлый: аеру сүзтезмәсе (ул аеру тәркибе, ди: яхшы кеше, бу кеше); теркәү тәркибе (шәкертнең китабы, Урал тавы), хөкем тәркибе – боларына, аныңча, барлык фигыль тезмәләре карый.
   
Бүгенге синтаксис (М.Зәкиев, С.Ибраһимов, Ф.Сафиуллина), әйткәнебезчә, төп игътибарны сүзтезмәнең структур  асылын ачыклауга биргән һәм бирәләр. Өйрәнүнең төп бурычы дип алар сүзтезмә өч сорауга җавап бирергә тиеш дип саныйлар: кайсы сүз төркеме кайсысын ияртә ала: исем исемне ияртә аламы, исем фигыльне ияртә аламы һәм башка рәвешләре; Икенче бурыч: сүзтезмәдәге сүзләр нинди чаралар белән бәйләнә, әйтик, кушымчалар беләнме, әллә бәйләгеч сүзләр яисә башка бүтән чаралар беләнме? Өченче бурыч: сүзтезмәдә аерым сүзләр нинди мәгънә мөнәсәбәтендә тора, әйтик, теге-бу бәйләү чарасын үзгәртү нинди мәгънә үзгәрешенә китерә.
   
Инде әйткәнебезчә, синтаксис соңгы бурычны очраклы гына – өченче, иң соңгы бурыч итеп билгеләгән, бу яссылык бик сирәк очракта гына анализга җәлеп ителә, башлыча, әле әйтелгән ике бурычны хәл итә, ягъни сүзтезмәнең бәйләнеш чараларын структур (грамматик) аспектта өйрәнә, һәм аның бу юнәлештә казанышлары бик тә мул вә горурланырлык. Мәсәлән, академик М.Зәкиевнең хезмәтләрендә сүз бәйләнешенең кушымча белән белдерелгәннәренең генә дә ике йөздән күбрәк төре анализлана – анда исемле фигыль сүзтезмәләр дә, фигыльле фигыль сүзтезмәләр дә, шушы төп ике сүз төркеменең үзара рәвешләре һәм башка сүз төркемнәре (сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, хәбәрлек һәм башка сүз төрләре) белән бәйләнгән формалары да анализлана.
   
Телнең менә мондый хәзинәсенең барлыгын белеп тору, аларны хәлдән килгәнчә, үзеңнең белем һәм тәҗрибә дәрәҗәңә карап хәтерләп калу, ятлау сөйләмне дөрес, тоткарлыксыз оештыру өчен ифрат та мөһим. Кисәткәнебезчә, бу чараларны искә төшерү, күнегүләр белән ныгыту һәркемнең үз теләгенә, тырышлыгына, даими шөгыльләнүенә бәйле. Без исә бу мул хәзинәне сөйләмдә куллану кыенлыкларына, мөмкинлекләренә, шул кыенлыклардан котылу алым-юлларына берникадәр тукталу бурычын куябыз.
   
Иң башта, сүзтезмәнең асылын, аның төрләрен, аны бәйләү чараларының төрлелеген белү – ул мәгънә төсмере төгәллегенә ирешү өчен, теге-бу сүзтезмәнең төгәлрәк, хислерәк, икенче төрле яңгырашына ирешү өчен аның тәңгәл вариантын табу максатында кирәк. Ягъни сүзтезмә синонимиясе белән җитди шөгыльләнү ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан.
   
Чынын әйткәндә, синтаксисның, шул җөмләдән сүзтезмә синтаксисының төп максаты, ягъни бөтен хәсияте синонимиягә кайтып калмый микән әле!? Синтаксисны сөйләм белән, ягъни телне куллану аспекты белән турыдан-туры бәйләп өйрәнгән галимнәр моны яшерми дә. Мәсәлән, стилистика ул инде телнең сөйләм мәсьәләләренә иң якын торган фән. Димәк, синтаксис белән стилистиканың тоташкан сызыгы да була ала. Әйе, ул сөйләм һәм менә шушы тоташкан өлкә мөстәкыйль фән тармагы – синтаксик стилистика дип атала да. Шөкер, татар теленең бу фән тармагы да шактый җентекле өйрәнелгән. Аерым алганда, галим Сәгъдәт Ибраһимовның “Синтаксик стилистика” дигән кулланма-дәреслеге югары уку йортларында ана телебезне гамәлдә куллану нигезен өйрәнү, күнегүләр алу өчен абруйлы кулланмаларның берсенә әверелде. Менә шуннан берничә генә фикер:
   
“Синтаксик стилистиканың төп предметы – ул телдәге синтаксик берәмлекләрне сөйләмдә стилистик куллану. Синтаксик берәмлекләрне (сүзтезмә, җөмлә, синтагма һәм синтаксик бөтенне) стилистик куллану алымнары, шуларны истә тотып,сөйләмдә иң кирәкле төрне сайлап алу мөмкинлекләре бу фәннең үзәгендә ята.
   
Гомуми стилистикадагы кебек үк, синтаксик стилистикада да синонимнар һәм вариантлар мәсьәләсе иң беренче урынга чыга, шуңа күрә, югарыда телгә алынган берәмлекләрне синонимик куллануның мөһимлеген күздә тоткан хәлдә, синтаксик синонимия мәсьәләләрен өйрәнү бер бүлек булып формалаша” (Ибраһимов С., 1989).
   
Чү, без янә нәзәри тезисларга тирәнрәк төшеп киттек шикелле. Ә үзебез әледән-әле сөйләм оештыруның гамәли төерләренә төртелеп торабыз. Берүк мәгънәле ике, өч тезмәгә юлыгабыз да кайсын алырга аптырыйбыз. Бу инде
синтаксик синонимия өлкәсе. Күренекле галимебез моны нечкә тоемлаган –алга таба хезмәте  бик эзлекле рәвештә, фәнни бер система белән әлеге максатны, сөйләмгә синтаксик чараларның төрледән-төрле синонимнарын табып, кирәк булганда үзең дә ясап, аларны сөйләм мотивларына бәйле рәвештә төрләндерү күнегүләре бирүгә багышлана да. Нинди система турында сүз бара? Хәер, моңа җентеклерәк тукталу мәслихәт булыр.
                                                        Илдар Низамов,
                                филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 01.08.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом