поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.08.2019 Җәмгыять

Август нинди «күчтәнәчләр» әзерләде?

Июль җәйнең иң эссе ае булырга тиеш иде кебек тә, алай ук булмады. Бу атнада килеп кергән циклон нәтиҗәсендә тагын суытып җибәрде. Халык яшелчәләргә зыян килер дип кайгыра: кыяр да булмас, помидорлар да каралыр, виноград та өлгермәс быел, дип зарланалар. Бездә салкынча булса, Европа илләрендә, киресенчә, гомер булмаган челлә.

Һава торышы бер хәл, хәвеф-хәтәрләре генә булмасын. Әнә Себердә урманнар яна, Иркутскины су баса. Тиздән август, җәйнең соңгы аенда җылы көннәр белән хозурланып калырга өлгерербез әле дигән өмет кенә бераз тынычландыра. Синоп­тиклар августта матур көннәр булыр дип вәгъдә итә. Һава торышыннан тыш, август башка күчтәнәчләр дә әзерләгән. Җәй азагында керәчәк үзгәрешләрне бергәләп барлыйк.
 
Эшләүче пенсионерлар өчен иң көтелгән яңалык – августтан пенсия артачак. Күпкә түгел анысы, сумма һәркемнеке төрле. Пенсия өч пенсия балы суммасыннан да күбрәк артмаячак. Бер пенсия балы быел 87 сум. Кыскасы, акмаса да тама.
Армиядә контракт килешүе нигезендә хезмәт итүче сержантларның хезмәт хакларын да арттырырга җыеналар. Акчалары биш ел индексацияләнмәгән булган икән инде.
 
Августтан әйбер бәяләре дә кыйммәтләнер дип көтелә. Әйтик, спиртлы эчемлекләрнең хаклары артачак. Иң арзанлы аракы 205 сумнан да очсыз­рак булмаска тиеш, ди.
 
Августтан чит ил паспорты, машина йөртү таныклыгын алу өчен дәүләт пошлинасы бәясе дә артачак. Хәзер биометрик чит ил паспортын алу 3500 сум торса, августтан 5000 сум булыр дип көтелә. Машина йөртү таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы 3000 сумны тәшкил итәчәк.
 
Август аеннан Россиядә транспорт чаралары өчен яңа ГОСТ таләпләр гамәлгә керәчәк. Дәүләт номерларын алу өчен машина йөртүчеләр хәзер шәхси фирмаларга да мөрәҗәгать итә алачак.
 
Сүз уңаеннан, штрафтан качып машина номерларын юмыйча йөрүчеләргә, номерга ак кәгазь ябыштыручыларга да көн бетәр, мөгаен. Татарстанның ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча моның өчен хәтта машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
 
Татарстанда яшәү минимумы суммасы да үзгәрде. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2019 елның 2 кварталына яшәү минимумы 9450 сумны тәшкил итә. Эшкә сәләтле категория өчен ул – 10085 сум, пенсионерларга – 7742 сум, балаларга 9373 сум дип билгеләнде.
Фото:пиксабай

---
Шәһри Казан
№ --- | 01.08.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»