|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2019 Мәдәният
Камаллылар Грозныйда милли театрлар фестивалендә катнаша11-19 сентябрьдә Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә Беренче "Федерация" Бөтенроссия милли театрлар фестивале үтә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фестивальдә Аяз Гыйләҗев әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим итә. 12 сентябрьдә камаллылар М.Ю.Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә уйнаячак. Фестиваль хакында:
"Федерация" фестивале программасында Адыгея, Башкортстан, Дагстан, Кабарда-Балкар, Калмык, Карелия, Коми, Мари Ил, Татарстан, Хакассия, Чечня һәм Якутия театрлары бар. "Федерация" Бөтенроссия фестивале, Чечня Республикасында Россия регионнары театрларын җыеп, Россия Федерациясе халыклары арасында рухи, мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм милли театрлар эшчәнлеген федераль югарылыкта популярлаштырырга тели.
Спектакль хакында:
Фәрит Бикчәнтәев Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәрен сәхнәләштерү турында күптәннән уйлана һәм, ниһаять, драматургның тууына туксан ел тулу аның повестка алынуына этәргеч була. “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең сәхнә тексты репетицияләр барышында туа, режиссер беренче тапкыр эшендә этюд ысулын куллана. Повестьне инсценировкага әйләндергәндә Аяз Гыйләҗевнең комментарийларының һәм тасвирлауларының акыллы, үткен теле югалуы һәм диалогларның төп мәгънәне ача алмаулары ачыклана. Шуңа күрә актерлар персона һәм персонаж арасында үзгәрүчән дистанция саклап, автор текстларын укыйлар (һәм уйныйлар).
Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, “Әтәч менгән читәнгә” спектакле татар Иван Ивановичы һәм Иван Никифоровичы - ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. “Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә”, - дип билгеләп үтте Нияз Игламов.
--- |
Иң күп укылган
|