|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2019 Җәмгыять
Җәй 5 ай дәвам итәчәк?Йөз елдан җәй ике айга диярлек озынаерга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте. Ул үзләренең кафедраларында яз һәм көз кайчан килүе, температуралар суммасы исәпләнүен әйтте.
“Язның 10 елга 1,5 көн тизлеге белән иртәрәк килүе күзәтелә. Бу очракта һава температурасы 0 градустан югарырак булуы турында сүз бара. Димәк, 100 елдан яз 15 көнгә иртәрәк киләчәк. Ә көз 10 елга уртача 3,5 тәүлек тизлеге белән соңарып килә. Бу тенденция сакланса, йөз елдан җәй ике айга диярлек озынаячак”, - диде профессор.
“Бөтендөнья метеорология оешмасы исәпләүләренә таянсак, июльдә һава температурасы 4 градуска югарырак булырга тиеш. Кыш хәзерге вакыттан да 7 градуска югарырак булырга мөмкин дип фаразлана”, - диде Юрий Переведенцев.
Фото:пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|