|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2019 Фаҗига
"Кыз бала газиз анасын балта белән чапкалап үтерә"Бу турыда язаргамы, юкмы, дип озак уйландым. Язмый да түзеп карадым, ә күңелдә тынычлык урнашмады. Җан өшетерлек әлеге хәл безнең якларда моннан ярты гасыр элек диярлек булган. – Ул кыз белән бергә уйнап үстек, бездән бер нәрсә белән дә аерылып тормады, – дип сөйли иде әни. – Үсеп җиткәч, сугыштан кайткан зирәк егеткә кияүгә чыкты. Ире колхозда баш бухгалтер булып эшләде. Зур йорт салдылар, өч бала үстереп, бик бәхетле яшәделәр. Барысы да яхшы кебек иде, тик көннәрдән беркөнне: “Зарифә әнисен үтергән!” – дигән сүзләр аңыбызны томалады. Без барып кергәндә өйләренең канлы бүрәнәләре юылмаган да иде әле.
Әнисе үз өендә була. Янына күрше карчыгы керә, әҗәле җитмәгәнме, ул әби мич арасында кала. Кинәт йортка балта күтәреп олы кызы килеп керә дә анасына ташлана. Качып калган күрше карчыгы соңыннан:
– Кызы килеп селтәнгәч, әнисе бары тик: “Синме соң бу, кызым Зарифә?” – дип кенә әйтеп кала алды, – дип сөйли.
Ни сәбәптән кыз бала газиз анасын балта белән чапкалап үтерә? Башка сыймаслык бу сорауга җавапны һаман беркем белми.
Әбинең тагын бер кызы була. “Апа, син тулы гаилә белән яшисең, мин болай да бәхетсез, улымны үстерерсең”, – дип, ул гаепне үз өстенә ала (үзе кечкенә улы белән иреннән аерылып кайткан була). Һәм апасы кылган җинаять өчен тулысынча җавап бирә, бик озак еллар төрмәдә утырып чыга.
– Ул чакта минем әнием исән түгел иде инде, – дип сөйли авылдаш апа әлеге фаҗига турында. – Бер җәйдә авылга, әни йортына кайтып яшәп алдык. Хәл белергә Мәдинә апа (хәзер мәрхүмә) керде. Аның белән бала тәрбияләү хакында сөйләштек тә, сүз арты сүз ияреп, авылыбызда кылынган шушы авыр җинаятьне искә төшердек. Ул ападан: “Сәбәбен сез белмисезме?” – дип сорадым. “Безнең күршедә Сәгыйдә түтәй бар иде, – диде ул. – Шулай беркөнне ул чираттагы сарыгын югалта. Инде бит ничәнче сарыгы?! Аптырый, нишләргә дә белми. Аннан култык астына казын кыстыра да, янәшәдәге урыс авылына китә. Сихерче карчыгына. “Әйтсәңче, кем минем сарыкларымның башына җитте икән?” – дип ялвара. Марҗа әби, белгәнен укыганнан соң: “Син авылыңа кайтып җитүгә бу кеше үлгән булыр”, – ди. Кайтса, Зарифә әнисен юк иткән...
Моннан берничә ел элек классташларым белән очрашуга җыелдык. Бер сабакташның ире минем авылдан икән. “Ничек авылдаш булсын ул, мин бит аны танымыйм да?!” – дим.
– Ул сезнең авылда үскән, аннан әтисе ягыннан туганнары килеп алган, – дип сөйләде классташым. – Ирем бала вакытта әнисе аны апасына калдырып, төрмәгә утырган, үзе кылмаган гөнаһ өчен җавап биргән. Иремнең балалык еллары күңелле булмаган, әнисенең шулай ташлап киткәнен һич аңламаган ул. “Әни мине яратмагандыр, әгәр яратса, болай эшләмәс иде, әнинең апасы белән җизнәсе үз балаларын укыттылар, ярдәм иттеләр, ә минем турыда уйлаучы да булмады”, – ди.
Әлеге куркыныч вакыйга шаһитларының күбесе исән түгел инде. Апасы өчен үз гомеренең шактый өлешен корбан иткән сеңлесе төрмәдән котылгач, кияүгә чыгып тагын бер ир бала таба. Тагын аерыла. Мин белгәндә ул шушы икенче улын ияртеп авылдашларыбызга ярдәмләшеп көн күрә иде. Кемгә бәрәңге утырта, кемнең печәнен чаба... Бервакыт әнием аны өебезне юарга дәшкән булган. “Бик тырышып эшләде, кызгандым мин аны, хакын түләп, мунчалар кертеп, күчтәнәчләр биреп кадерләп озаттым”, – дигән иде әнием.
Тик ул апаның гомере озын булмый, үлеп китә. Улын армиягә озата алды микән, белмим. Ике улы аралашып яшиләр икән. Ә апасы Зарифә ничек көн күргән дисезме? Ул апаны юлда очратсам, күзләренә карый идем: кеше үтергән кеше нинди була икән, дип. Кисеп караган күзләрендә салкынлык чагыла иде. Зур гәүдәле, бик көчле күренә иде ул. Колхозда кладовщик булып эшләде. Әнинең: “Зарифә чирли башлаган, бөерләре эштән чыккан икән”, – дип сөйләгәне хәтердә. Пенсиягә чыгып өлгергәнме ул, юкмы, анысын белмим, якты дөнья белән иртәрәк хушлашты. Кылган гөнаһы өчен, бәлки, әле хәзер дә җавап бирәдер.
Исемнәрне үзгәрттем, үземнең дә исем белән адресны күрсәтүне кирәк санамыйм.
--- |
Иң күп укылган
|