|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2019 Шоу-бизнес
Әби Киркоровка фатирын бүләк иткәнУльяновск өлкәсендә яшәүче олы яшьтәге бер ханым үзе яшәгән фатирын рус эстрадасы йолдызы Филипп Киркоровка яздырган. Артист, әлбәттә, мондый зур бүләктән баш тарткан, ләкин ханым уеннан артка чигенмәгән. Әбинең сүзләренә караганда, аның картаеп үлгән әнисе дә Киркоровның иҗатына гашыйк кеше булган һәм ул да фатирын аңа бүләк итү хыялы белән яшәгән. Тик өлгермәгән генә. Хәзер инде аның кызы - бу әби Киркоровка фатирын бүләк итү язуына кул куйган.
Хәтта ул фатирдан күченеп киткән. “Мин анда үземне хуҗа итеп тоймыйм – Киркоров килсен дә яшәсен, кирәк икән сатсын – бу аның эше”, -дигән.
Филипп Киркоров фатирны үзенә рәсмиләштермәгән һәм хәтта килеп тә карамаган, дип хәбәр итә “Федераль хәбәрләр агентлыгы”.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: SM-News.
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|