поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.05.2010 Икътисад

МИНЕМ КЫЗЫМ КИЯҮ КҮРГӘНМЕНИ?!

Халыкка кредит бирүне туктатырга мөмкиннәр. Моңа кадәр җаныбыз теләгән вакытта, кесәбездә бер тиен акча булмаса да, өйгә яңа суыткыч яки телевизор алып кайтып утырта ала идек. Хәзер исә түрәләр мондый иреккә чик куймакчы. Алар фикеренчә, безнең халык аягын юрганына карап суза белми.

Татарстанда яшәүчеләрнең генә дә банкларга 11 миллиард 509 миллион сум әҗәте бар. Россия финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак фикеренчә, кибетләрдә кредит бирүне туктатмый торып әлеге бурычлардан котылып булмаячак. Хәзер кредит алуның бер кыенлыгы да юк бит. Әйтик, күршеңдәге кебек ике камералы суыткычның синең өйдә дә балкып утыруын телисең, тик моңа акчаң җитми икән, берәр супермаркетка барып, анда утыручы банк вәкиленә паспортыңны гына сузасы. Беркем дә синең күпме акча эшләвеңне, кредит бурычын кайтара алу-алмавыңны җентекләп тикшереп тормаячак.

 

Күптән түгел биш ел буе бер дә “кәҗәләнмичә” эшләгән телевизорыбыз начар күрсәтә башлагач, без дә яңа телевизор алмакчы булдык. Акча янчыгының такыр чагы, телевизорны кредитка алыйк дип килештек. Кибеттә ике банктан вәкилләр утыра. Берсеннән-берсе арттырып үз оешмаларын мактыйлар. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, әллә ни сайланып тормыйча гына берсенең каршына барып утырдык. Кибет киштәсендә 8 мең сум торучы телевизор безгә 11 мең сумга төшәчәк икән. Банк хезмәткәре шулай дип аңлатты. Моңа кадәр кредит алган юк иде. Шуңа да, тәҗрибәсезлегебез белән, алты битлек килешүгә кул куеп, телевизорыбызны күтәреп кайтып киттек. Кайткач игътибар белән исәпләп карасак, без биш ай эчендә 11 мең түгел, 13 мең сум түләргә тиеш булып чыктык. Әле ярый әллә ни кыйммәт әйбер алмадык, юкса әҗәтлеләр исемлегенә без дә эләгәсе идек.

 

Мондый тәбегә кабучылар бер без генә түгел. Бу очракта гаеп кемдә: игътибарсыз сатып алучыдамы, әллә күрә торып алдаучы банктамы? Бер уйласаң, банк кредит алучының күпме арттырып түләячәген күрсәтә дә кебек. Ләкин зур итеп язылган процент ставкасы янында өстәмә түләүләр турындагы кечкенә хәрефләргә кем игътибар итсен?! Бәлки, халык акча тота белми, дип гади кулланучыларны сүккәнче, шул беркатлы сатып алучыларга чын дөреслекне ачып салмаган банкларның эшен тикшерергәдер?

 

“Күп очракта мин кулланучы ягында булам, – ди әҗәтлеләрдән акча кайтару белән шөгыльләнүче, соңгы вакытта күбәеп киткән коллектор оешмаларының берсендә эшләүче адвокат Олег Рәхимов. – Дөресен әйткәндә, бурычлыларның күп булуында банклар үзләре гаепле. Барлык очракларның 99,9 процентында банк кулланучыны алдаган яки дөресен әйтеп җиткермәгән була. Мин аларның ничек эшләвен яхшы беләм. Шуңа да кредит алганда аның күпмегә төшәсен үзем исәплим. Банк хезмәткәрләренең беркайчан да чын бәяне әйткәннәре юк әле. Әгәр алар барлык шартларны алдан ук аңлатсалар, кеше, минем бу бурычны кайтарырга көчем җитәрме, дип уйлар иде. Ә болай, әлбәттә, банклар әҗәтлеләрнең күплегеннән зарланып шыңшып йөри”.

 

Белгечләр әйтүенчә, кайбер банклар кредит алучыны товар бәясен 75 процентка кадәр арттырып түләргә мәҗбүр итә. Ягъни 100 мең сум урынына 175 мең сум кайтарырга туры килә. Тик кибеттә ел буе хыялланган кер юу машинасы каршында басып торганда бу хакта уйлыйсыңмыни?! Шуңа да кайбер түрәләр куллану кредитын бирүне бөтенләй тыярга түгел, сатып алучыга бераз “суынырга” вакыт бирергә генә тели.

 

Әйтик, сез әлеге дә баягы кер юу машинасын кредитка сатып алдыгыз, ди. Өегезгә кайтып, бер-ике көн үтүгә машинаның артык кыйммәткә төшәсен, бу кадәр акчаны түли алмаячагыгызны аңладыгыз, шәп машина күреп “кызган” күзләрдә моңсу уйчанлык барлыкка килде, куллар кесәдәге тиеннәрне саный башлады... Дәүләт Думасының Финанс базары комитетының банк бүлеге җитәкчесе Павел Медведев фикеренчә, мондый кешегә товарны кибеткә кире илтеп бирергә мөмкинлек тудырырга һәм моның өчен бер тиен дә штраф түләтмәскә кирәк. Әлбәттә, товарга зыян килмәгән очракта. Тик әлегә бездә мондый закон юк. Шуңа да кибеткә барганда үзегез белән калькулятор алырга онытмагыз.


Рамилә МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 90-92 | 15.05.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»