|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2019 Язмыш
"Әти безгә хыянәт итте..."Гаиләдә ир белән хатын арасындагы ызгыш-талашны иң авыр кичерүчеләр, мөгаен, балалардыр. Әгәр дә тавыш кемнеңдер хыянәте аркасында чыга һәм гаиләдә инде барын да аңларлык яшьтәге бала бар икән, хәл бермә-бер кискенләшә. Балага әтисе дә, әнисе дә бердәй якын бит. Мондый баланың ниләр кичергәнен үз авызыннан ишетик әле. Мин ике ут арасында калдым, әтиемнең сөяркәсе бар, – дип сөйләде миңа инде буй җиткән кыз бала. – Кем бит әле – әтиемнең иң якын дустының хатыны! Әти белән әнинең күптәнге дуслары иде алар. Кунакка да йөрешәләр, урманнарга бергә баралар, кирәк чакта бер-берләренә ярдәм итәләр иде. Ә бер-ике ел элек сәер хәлләр башланды. Әни төнге сменада чакта әти, хәл белеп кайтам дип, шул дусларына китә башлады. Төнгә хәтле йөри дә, кайткач, безгә тавыш күтәрә. Икенче көнне, берни булмагандай, әнине эштән каршы ала. Әтинең “себеркесе” дә үзен бик оста тота, төрле сәбәпләр табып безгә килергә генә тора. Дәресләрен эшләргә булышмассың микән дип, улының китапларын күтәреп минем янга да килә. Адәм көлкесе, 40 яшьлек хатын, гаиләсе була торып, бүтән ир белән йөри башласын инде! Әтигә көне-төне чылтырата, смслар җибәрә. Мин, әти күрмәгәндә генә, аларны укыйм: “Матурым, бәгърем, назлым, сөеклем, мин сине җаным-тәнем белән яратам”, – дип яза... Бервакыт телефонында казынганны күреп, әти мине бик нык ачуланды. Аралар бозылды. Моңарчы бу хәлләрне әнигә сиздерми килә идем, инде әйтми кала алмадым, күргән-белгәннәремне сөйләп бирдем. Шуннан әни әти белән бик каты кычкырышты. Әти мине күрәлмас булды. Ә элек без бик дус идек. Әни: “Кызым, бу әтиеңнең бер мавыгуы гына, без аны ничек нык яратканыбызны күрсәтик, шуннан тынычланыр”, – диде. Мин, беркатлы бала, ышандым.
Бер кичтә миңа шул апаларга барырга туры килде. Өйләренә килеп керсәм, әти белән икәүдән-икәү яңа гына өйләнешкән парлар кебек гөрләшеп утыралар. Әйтәсе сүземне дә онытып, чыгып йөгердем. Үз хәлемне үзем генә беләм, әйтерсең лә өстемә кайнар су койдылар. Әтинең безне яратмаганына инде инандым. Буйга җиткән кызы алдында әзрәк оялырга иде дә бит!..
Шушы хәлләрдән соң әни авыруга сабышты. Иң ачы җимешләре миңа эләкте, яшиселәр килмәде. Әти безнең әни яклы икәнне белгәч, үзенә каратыр өчен ниләр генә эшләмәде үзе. Энем белән миңа бүләк ташыды, матур сүзләр яудырды.
Әтинең сөяркәсе эштән кайтуга, сакланып калган смс-хатларын күрсәтергә дип “кунакка” барырга җыенган идем, әни туктатты. Күңелемне бушатып кайткан булыр идем ичмасам. Гауга күтәрмик, ояты ни тора дип, сабыр итеп калдык.
Әти безгә дә, әнигә дә әйбәт мөнәсәбәттә, үзе тегенең белән дә арасын өзми. Әниемә карап җаным телгәләнә. Әтиемне дә югалтасым килми. Ул бит безнеке! Ник безнең әтигә килеп ябышты соң ул? Минем әти белән әнине элеккечә дус, тату күрәсем килә. Әти элек иртән торгач: “Хәерле иртә, күз нурым, балаларым!” – дия иде. Хәзер кая бу назлы, чын күңелдән әйтелгән сүзләре? Ничек кенә булмасын, әти безнеке булырга тиеш! Үземә сүз бирдем: әгәр әти әле әнине һаман ярата икән, “себерке”нең гаиләсенә тап төшерәм, бөтен кеше алдында оятның нәрсә икәнен күрсәтәм! Һәм үз дигәнемә әкрен генә ирешә башладым. Иң элек күршеләрне аларга “чәй эчәргә” керттем. Күчтәнәчкә теге хатын “тәмле” сүзләр ишетте. Аннары аның апасы белде. Белсеннәр! Нишләп әле ул хатын куанып йөргәндә без балтасы суган төшкән кешеләрдәй утырырга тиеш?
Шушы хәлләрдән соң әти уянып киткәндәй булды, әнигә элеккечә карый башлады. Әнинең күзләрендә дә нур кабынды.
Миңа гына һаман авыр. Күңелем тыныч түгел, әти йөрәгемне яралады, үзенә карата хөрмәтемне юк итте. Мин бик яратам аны, тик күзләренә туры карый алмыйм. Ул безгә хыянәт итте, ничек кенә булмасын, минем әти хыянәтче.
Әти-әнинең теге гаилә белән дуслыгы сүрелде. Белмим ул хатын хыянәтен иренә ничек аңлаткандыр, тик ире безгә килер алдыннан чылтыратып рөхсәт сорый. Хәзер ул апа мине күралмый. Без бер-беребезне “танымыйбыз да, күрмибез дә”. Мине ул кешелексез дигән. Мин кешелексез булгач, ул нинди соң? Ярар, әйтсен, иң мөһиме – әтиебез безнең янда.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
--- |
Иң күп укылган
|