|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2010 Җәмгыять
ХӘТЕР1944 елның январь азагында, безнең дивизия, дошманны кысрыклап, гитлерчылар армиясе тарафыннан стратегик яктан зур осталык белән ныгытылган, терәк пунктка әверелгән Ровно шәһәрен авыр бәрелешләрдән соң, зур югалтулар белән, азат итте. Ә инде шул ук көнне төнгә каршы безнең 121-гвардия утлы дивизиясе һәм командование, ашыгыч кына, Луцк юнәлешенә күчерелде. 1944 елның январь азагы февраль башы гадәттән тыш үзенчәлекле булды; өзлексез карлы буран, җил, аяк асты юеш. Тәмам изрәгән олы юлдан сугышчылар ашыгып алга атлый. Дивизия артиллериясе, авторота колоннасы безнең медсанбат машиналарын күреп:
– Әй, медицина! Читкәрәк, читкәрәк, юл бирегез! – дип кычкыралар. Бу дәһшәт эчендә һәркемнең үз эше, үз вазыйфасы бар, һәм барысы да мөһим, бер-берсенә бәйләнгән. Солдатлар болай гына, шукланып сүз ташлау өчен генә кычкыралар да үтеп китәләр. Ә безнең машиналар снаряд, мина чокырларга әледән-әле эләгеп янтаялар, баталар. Бер-беребезгә көч бир-бирә, әле берсен, әле икенчесен тартып, этеп чыгарабыз да, тагын китәбез. Шинель чабулары, чалбарлар билгә чаклы юеш...Төн караңгы.
Безнең алда һәм Дубно юнәлешендә өзлексез гөрелдәүләр яңгырый.
Таң алдыннан буран басылды. Без олы юл буена урнашкан, бер генә урамнан торган Теремно дигән авылга килеп җиттек. Медсанбат шунда урнашырга тиеш.
Озын урам, бернинди җан иясе күренми. Кырый өйнең тәрәзәләре чәлпәрәмә килгән. Шыр ачык капка. Капка баганасы төбендә 12-13 яшьләр чамасындагы малай... Күзләре ачык, ә баганада, аска чаклы сызылып төшкән канлы бармак эзләре. Тәрәзә астында, нигез янында ук, канга баткан ике хатын-кыз гәүдәсе. Берсе, яшьрәге, кулларын алга сузып, йөзтүбән, бөтен гәүдәсе белән сузылып ята. Икенчесе, олы яшьтә булса кирәк, йөзен күрерлек түгел – тоташ канда, куллары белән эчен тоткан хәлдә, башын нигезгә салып тынып калган. Бер читтәрәк торган авызы чишелгән капчыктан иске галушлар, киез итек һәм башка чүпрәк-чапраклар сибелеп ята. Шыр ачык тәрәзә төбендә ике бала гәүдәсе – малай һәм кыз бала. Малайның куллары һәм башы урам якка салынган, аяклары өй эчендә, җилкәсенә бурсайган куе кызыл таплар таралган. Ә кыз бала, тәрәзә төбенә атланган шикелле бер аягы, бер кулы урам якка асылынып тора, башын малайның җилкәсенә салган. Җитендәй чәчләре канга манчылган. Нигез эргәсендә йоннан әвәләнгән кечкенә генә туп тәгәрәп ята... Күрәсең, сикереп төшеп качып котылабыз дигәндә генә фашист солдатының автоматы гомерләрен өзгән... Буш калган башка өйләр тирәсендә дә шундый ук күренеш, урамның теге башындагы өйләрнең түбәсе янып беткән, кисәүләре генә зәңгәр төтен чыгарып пыскып, көйрәп утыралар. Ә дүрт километр ераклыкта Луцк шәһәрен азат итү өчен каты бәрелешләр бара. Авыр снарядларның ярылуларыннан, миналар шатлаудан җир ыңгыраша сыман...
Хирургия взводы кечкенә генә мәктәп бинасында урнашырга тиеш – боерык шулай.
Без ашыга – ашыга хирургия әсбабларын ташыганда, мәктәп бинасыннан читтәрәк, кара көшел янында, сәләмә киемнәрдән, ялан башлы, ап-ак сакаллы, ак чәчле бер карт күзгә чалынды. Ул, каралып беткән ябык кулларын, бер күккә таба күтәреп, бер күкрәгенә кыса-кыса, бер яктан икенче якка чайкалып, һич ни күрми, ишетми, өнсез-тынсыз елый, ә теге көшел, бер өем күмергә әйләнгән балалар гәүдәләре... Кичә төштән соң, немец солдатлары, үзләре чигенер алдыннан, бу авылның эшкә яраклы барлык кешеләрен, шул исәптән балаларны да, Германиягә куганда, унсигез бала, мәктәп янындагы кар базына төшеп яшеренгәннәр. Бер каратель, шушы авылның адәм актыгы, боларны күреп калып, солдатлары алып килгән. Балаларны берәм-берәм өстерәп чыгара торалар, чыгарган берсен ата торалар, – «эшләрен» бетергәч, өеп, өсләренә бензин сибеп, яндыралар...
Бу сугыш юлында немец фашистлары калдырган ерткычлыкларны бик күп, адым саен күрергә туры килде. Күзләр дә, йөрәк тә күнегергә тиеш сыман, бер уйлаганда. Ә киресенчә, йөрәк ярсып әрни, нервлар тартылып куйган скрипка кыллары шикелле киеренкеләнә баралар, нәфрәт үскәннән үсә!
Без барыбыз да бу минутта: «Әле сугышның очы күренми, бик күп җаннар коелачак, күп фаҗигаләр китерәчәк бу сугыш... Кайчан соң бу кан коелу, мәсхәрәләү туктаячак? Кайчан?! Түзик! Түзегез кешеләр! Түз җирем!» – дип, әрнеп, бер генә уй уйлаганбыздыр.
Зәкия ТУЕШЕВА |
Иң күп укылган
|