поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.07.2019 Җәмгыять

Ни хәлең бар, әни?

Хәзер туганлыкның да сүзе генә бар кебек. Тормыш сынавы белән күзгә-күз очрашканда, кемнәндер ярдәм көтәм димә, һәркемнең үз мәшәкате, үз тормышы. Тик күңел бары җылы сүз, яхшылык көтеп яши...

Галимә әби күршесенең моң-зарларын тыңлап утырды да, бераз бүленеп алыйк дип, чәй куярга чыгып китте. Көн саен ахирәте керә дә, туганлык җебе турында сөйләп, авырткан җиренә тоз сала. Галимә ул әйтмәсә дә белә бит аны, нигә һаман исенә төшереп торырга? Кичә генә 80 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырдылар, аны котларга Мәскәү хәтле Мәскәүдән уллары, оныклары кайткан иде. Барысы да бер табынга җыелыштылар да, «Сүзне кемгә бирик?» дигәндәй, аптырап калдылар. Төп нигездә яшәүче малае Хәбир тамак кырып алды да әнисе Галимә янына килде.
 
– Менә, әни, бүген барыбыз да сине хөрмәт итеп, яратып, шушы түгәрәк өстәлгә җыелдык. Син булмасаң, беребез дә үз юлыбызны таба алмас идек. Еракта яшәүче улларың да, бар эшләрен ташлап, туган йортка кайттылар. Оныкларың да «Дәү әни!» дип өзелеп торалар.
 
Хәбире бигрәк нечкә күңелле булып үсте, тост әйтәм дип баскан җирендә дә ике җөмләсендә күз яшен сөртте. Аннары сүзгә Галимәнең ике улы, бер кызы да кушылды. Дүрт нарасыен күз карасы кебек карап үстергән ананың бүген урыны түрдә иде. Ләкин күңеле генә нидер эзләнде, туганнарының җылылыгын тоймады. Бәйрәмнән соң кич белән ишегалдында самавыр кайнаттылар, шашлык пешерделәр. Дәртле көйләргә күңел ачтылар. Галимә тамагын туйдырып, тәлинкәсен аш бүлмәсенә алып керим дигәндә, киленнәренең «күңелле» сөйләшүенә туры килде. Мәскәү килене белән Казандагы Рәхимәсенең савыт-саба юып маташуы иде.
 
– Әнкәй бигрәк беркатлы инде безнең, әйеме? Үзенең юбилеен үткәрергә кайттык дип уйлыймы икән әллә ул? Мин, мәсәлән, аның кесәсен бераз бушатырга кайттым – һич акча җиткереп булмый.
 
– Син генә түгел, үзем дә иремне шуңа әйдәләдем. Минәйтәм, әниеңне котламыйча булмас, бердәнбер газиз анаң бит ул синең дидем.
 
– Уллары да үзе кебек инде, тор дисәң – тора. Үзләре бер эшне дә без әйтмичә эшли белмиләр.
– Каннан күчкәндер инде, Рәхимә.
 
Икесе дә шаркылдап көләргә тотындылар. Берсенең кулындагы тәлинкәсе идәнгә төшеп ватылды. Галимә, йөрәген тотып, диванга барып ятты, бар көченә: «Су!» – дип кычкырды. Ишегалдыннан килгән көчле музыка, аш бүлмәсендәге киленнәрнең сөйләшүе, бүлмәләрдә телефон уенына чумган оныкларының чырык-чырык көлүләре Галимәнең тавышын каплады. Карчык якындагы пыяла вазаны аударды. Чәлпәрәмә килгән тавышка Рәхимәсе йөгереп чыкты. Беренче итеп әнкәсенә түгел, ваза кыйпылчыгына карады:
 
– Безнең бүләк харап булган! Әнкәй, нишләттең инде?
 
Галимә, йөрәген тоткан килеш: «Су», – дип кабатлавын дәвам итте. Залга икенче килен очып чыгып җитте:
– Рәхимә, диван янына куясы түгел бит инде андый бүләкне. Әнкәйнең холкын беләсең, – дип, үзенчә киңәшен бирде.
 
Ишектән кергән Хәбир «Шашлык пеште!» дияргә дә өлгермәде, әнисен күтәреп алып, ишегалдына йөгерде. Гадәттә, Галимәне шәфкать туташына алып төшә иде ул. Бу юлы да карчыкны укол гына коткарып калды.
 
Өйдәгеләр Хәбирнең кайтуын дүрт күз белән көттеләр. Барысы да әниләре өчен борчылган йөз ясаганнар иде. Әнисен бүлмәсенә кертеп яткыргач, Хәбир аш бүлмәсенә чәйләп алырга кереп китте. Аның артыннан, аяк очына гына басып, калганнар да иярде.
 
– Сез, – диде Хәбир, бар батырлыгын җыеп. – Нәрсәгә кайттыгыз соң монда? Әнинең юбилеен бәйрәм итәргәме, әллә инде шушы диванына яткырып, соңгы васыятен тыңларгамы? Күрәм, барыгыз да ишле, икешәр-өчәр балагыз бар. Акчагыз да кесәгез тулы. Ә йөрәк дигән җирегездә әнигә булган хөрмәт хисе яшиме сезнең? Ул безне – дүрт баланы әтисез, берүзе үстерде, утка-суга да безнең өчен керде. Шушы нигездәге йортны да авыл халкы ярдәме белән төзетте. Хәер, сезгә нигез турында сөйләп мәгънә юктыр. Сез бит бу йортны елына бер – әнинең туган көнендә яисә пенсия алган вакытында гына кайтып күрәсез. Ә мин көн саен әнинең авыртудан ыңгырашып, су сораганын ишетәм. Аңа сезнең кыйбатлы күлмәк, бүләгегез кирәкми, бары тик җылы сүзегез, игътибарыгыз гына кирәк, туганнарым.
 
Хәбир алдан әзерләгән сүзләрен әйтеп бетермәде, күзен каплап, әнисе янына кереп китте. Өстәлдәге салкын чәен Рәхимә түгеп, яңаны ясады. «Әнигә чәй китерим әле», – дип ана янына ашыкты, ә икенче килене бүлмәләрне җыештырып алырга булды. Шау-гөр килгән балалар да, телефоннарын читкә куеп, урамдагы күрше балалар белән танышырга чыгып киттеләр. Галимә бит балалары белән менә шундый тату тормышны күптәннән күрергә хыялланган иде. Ләкин тирән йокысына талып, аны да төшендә генә күрде.
 
Икенче көнне балалары үз өйләренә кайтып киттеләр. Өйдә бары тик тынычлык һәм Галимә белән Хәбир генә калды.
 
– Әни, бик еракка чыгып йөрмә инде, яме? Күршеләр дә үзләре монда керсен. Хәлең бик яхшыдан түгел бит, – диде улы, күрше ахирәте кергәнен күреп.
 
– Син хәлемне сорап торганда яшәргә була әле, балам, – диде Галимә, өмет тулы күзе белән улына карап...
 
Рәфидә Галимҗанова.

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.07.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»