• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 23.08 “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле. Кариев театры. 18:30 сәг.
  • 24.08 “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле. Кариев театры. 18:00 сәг.
  • 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Август Яхъя Халитов (1929-2016)
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • 23 Август Сәкинә Шәймиева
  • 23 Август Ләбибә Ихсанова (1923-2010)
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678

 

 

 
Архив
 

               

27.07.2019 Дин

Карасымы, агымы? Корбанга нинди мал сайларга?

Корбан бәйрәме якынлаша. Өч атнадан барча мөселман өм­мәте ошбу күркәм гаетне бил­геләп узачак. Шул уңайдан ре­дакциябезгә корбанлык мал­ны мөселман булмаган кешедән сатып алырга мөм­кинме, ак сарыкка караганда кара сарык яхшыракмы, бүләк итеп сарык бирсәләр, аны чалырга ярыймы кебек дистәләр­чә сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге сорауларга башкалабыздагы “Туган авылым” ял итү үзәге мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.

– Корбан чалу балигъ һәм мөм­кинлеге булган кеше өчен шулай ук ваҗиб, ягъни мәҗбүри. Моны эшләмәгән кеше гөнаһлы була. Кемнең өендә егерме мең сум акчасы җыелган икән, ул корбан чалырга тиеш. Кемдер го­мергә бер тапкыр чалсаң яки синең өчен кемдер чалса, шул җитә дип уйлый. Мөмкинлегең булса, аны ел саен эшләргә кирәк. Хатының акчасын аерым тота, яхшы гына хезмәт хакы ала икән, ул да чалдырырга тиеш. Өйдә ире генә эшли яки акчаны бергәләп тоталар икән, гаиләдән бер генә сарык чалына. Гадәттә корбанлык ир кеше һәм аның гаиләсе исеменнән була. Монда аерым-аерым хатын­ның, балаларның исемен әйтү мәҗ­бүри түгел. Ир кеше исемен­нән чалынса, үзен­нән-үзе аның гаиләсе исеменнән санала. Мәр­хүм булган кеше исеменнән дә корбан чалырга мөмкин. Әмма шундый шарты бар: корбан бер кеше, бер гаилә исеменнән чалына.
 
Корбан чалырга яраклы хайваннар бар. Бу исемлеккә сарык, кәҗә, сыер, дөя керә. Ат, куян кебек хайваннар, тавык, каз кебек кошлар бармый. Сарык, кәҗә бер кеше, бер гаилә исеменән чалына. Сарык ким дигәндә алты айлык, гәүдәсе кечкенә икән, бер яше тулырга; кәҗә ким дигәндә бер яшьлек булырга тиеш. Сыер­ның яше – ким дигәндә ике елдан, дөя биш елдан артык булсын. Шул вакытта гына болар корбанга яраклы санала.
 
– Cыерның ите күбрәк чыга инде. Тик менә сыер чалдырырга сүз куешкан кешеләрдән берсе, корбанлык ниятләмичә, ит өчен генә чалдырса, бер­сенең дә нияте кабул ителми, диләр.
 
– Дөрес әйтәсез: шушы җиде кеше арасыннан берәрсе ит өчен ниятләгән булса, корбан чалу нияте булмаса, бер кешенең дә корбаны кабул булмый. Сыер белән дөяне җиде кеше чалдыра ала. Шул ук вакытта корбан чалганда бер-ике кеше исән булып, калганнары мәрхүм булса, бу шикле булып санала. Шуңа күрә сыер яки дөя чалганда җидесе дә мәрхүм яки җидесе дә исән булса хәерле.
 
Инде шушы хайваннарның хәленә, сыйфатына килгән вакытта, корбанлык мал иң симезе, иң әйбәте, иң күркәме булырга тиеш. Аның бер-бер кимчелеге бар икән, бу хәл аның сыйфатына тәэ­сир итмәсен. Мәсәлән, хайван­ның мөгезе юк икән, бу аның бәя­сен, сыйфатын төшерәме? Симез­легенә тәэсир итми икән, чалырга ярый. Дөрес, колак, койрык кебек әйберләрнең өчтән икесе булырга, бөтенләй өзек булмаска тиеш. Әйтик, аксак, авыру булмасын. Беренче чиратта күзгә бәрелеп торган сукырлык, аксаклык булмасын. Мәсәлән, кайвакыт сарык­ның бер күзе күрми, әмма ул бу хәленә ияләшкән инде. Андый очракта ярый. Кайвакыт тиресе, йоны тетелгән, ертылган булырга мөмкин. Бу аның сыйфатына тәэ­сир итмәсә, чалырга була. Хай­ванның печелгән яки печел­мәгән булуы да сыйфатына тәэсир итми.

– Ак сарык чалыргамы, карасынмы дип аптыраучылар да бар.
 
– Хәзерге вакытта җәмгыятьтә нинди хайванның яхшырак, сыйфатлырак саналуы да мөһим. Элегрәк ак сарыклар әйбәтрәк санала иде. Хәзер карасына өстен­лек бирә башладылар. Нишләп? Янәсе кара сарык кояш нурларын күбрәк алганга, аның ите йомшаграк, тәмлерәк була. Күпмегә дөрестер, монысын әйтә алмыйм. Миңа калса, кара белән ак са­рыкның аермасы юк. Әмма хәзер шундый ышану модага кер­гән, кара сарык кыйбатрак икән, кара сарыкны чалу хәерлерәк. Шуңа күрә симезрәген, матуррагын сайларга тырышырга кирәк. Арзанрак булсын дип, ябыграгын сайлау килешеп бетми. Әмма бер яше тулган, койрыгы һәм кола­гының өчтән бере өзелгән, тигә­нәккә батып беткән, печелгән, йоннары коелган, ябык булса да, шәригатькә туры килә.

– Бүләк атның тешенә карамыйлар, диләр. Ябык булса да, чалдырып була, димәк, хәзрәт?
 
– Тик үзеңә мондый сарык бүләк итсәләр, чалыр идеңме?! Бү­ләккә төрлечә карарга була анысы. Бервакыт бер өлкән яшь­тәге хәзрәт белән чәй эчеп утырдык. Хәзрәткә торт кисәге куйдылар. Бу моңа кашыгы белән төрт­те-төртте дә, каткан икәнен бел­гәч, сыйлан дип, миңа шуыштырды. Ашадым инде, олы кеше бир­гәч, яхшысынмадым. Әмма каткан икәнен белә торып биргәч, күңелдә юшкын калды. Чөнки бу хәл әлеге кешенең сиңа булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Корбанны Аллаһы Тәгаләгә багышлыйбыз бит, шуңа күрә яхшысын багышларга кирәк. Бүләк ителгән хайванны чалырга ярый анысы. Бү­ләк итеп биргәннәр икән, ул инде – синең милкең. Син аны теләсә нишләтә аласың.
 
– Корбанлык дигән малны башка дин, башка милләт кешеләреннән сатып алу, чыннан да, шиклеме?
 
– Аны кем сатуы ул хәтле мөһим түгел. Урысмы, чуашмы, татармы, мөселманмы, мөселман түгелме – барыбер. Ул аны карап үстергән, аның милке. Монда иң мөһиме – чалучы кеше. Чалган кеше мөселман булырга тиеш. Чалучы мөселман булмаса, корбаның кабул булмый. Чалган вакытта шулай ук: “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!” – дип әйтү шарт. Бу кәлимәне әйтмәсәң шулай ук хәләл булмаска мөмкин. Бу сүзне әйтергә онытып калдырсаң, безнең мәзһәб буенча барыбер хәләл була. Әмма махсус рәвештә, белә торып әйтмәсәң, бу вакытта хәләл булмый. Менә шундый үзенчәлек бар.
 
– Кайбер авылларда мал суярга оста булган берничә кеше була. Аларның кайберләре берничә кешедә сыйланып чыккач, килешеп бетмәгәнне дә сөйли башлый…
 
– Кызмачарак кешеләрне әйтәсездер инде. Исерек кешедән чалдыру дөрес түгел. Чөнки исерекнең эше шәригатькә туры килми. Кайвакытта авыл җирендә шундый хәлләр була: бер кешедән икенчесенә, өченчесенә… йөри-йөри чалучы исереп бетә.
 
– Башка малларга күрсәтеп чалу дөрес түгел, диләр.
 
– Чыннан да, чалуның да үз таләпләре бар. Хайванны берничә көн чиста тоту хәерле. Әйтик, алдан чиста ризыклар гына ашатасың. Дөрес, бу мәҗбүри түгел, бер әдәп кенә. Шулай ук чалган вакытта үткен пычак белән чалырга кирәк: хайван азапланмасын. Билгеле, үз эшен белгән кешегә тапшырсаң әйбәтрәк. Кайбер кешенең үзе чаласы килә, әмма гомерендә чалганы, пычак тотканы юк. Әгәр ул хайванны кызгана, чала белми икән, башкага чалдыруы хәерлерәк. Билгеле, хуҗа кеше үзе чалса, яхшырак. Шулай ук хайванга тибәргә, сугарга ярамый. Куркытмыйча, пычакны суяр алдыннан гына күрсәтеп, башка хайваннар алдында чалмыйча, аерым бер җирдә эшләвең әйбәтрәк.
 
– Мәҗлес җыймасаң, таратмасаң да, гөнаһы юк, дип әйтүчеләрне дә ишеткән бар.
 
– Сарык итен нишләтергә дисезме? Ул сыер да, дөя дә, сарык та булырга мөмкин. Бездә корбан итен өч өлешкә бүлү гадәте бар. Бер өлешен үзеңә калдырасың, бер өлешен фәкыйрьләргә таратасың, бер өлешеннән аш җыясың. Ләкин бу – киңәш ителгән нәрсә, мәҗбүри түгел. Мәсәлән, кешенең егерме мең акчасы бар. Шуннан артык акчасы юк. Корбан чалса, аның алты-сигез мең акчасы китә инде. Әгәр шуңа корбан алып, таратса, мәҗлес үткәрсә, чыгымнарың ун меңгә җитәргә мөмкин. Шулай булгач, икенче хезмәт хакы алганчы (әле тагын каядыр барып гаиләсе өчен ит аласы булса), бөтенләй акчасыз калуы бар. Шулайрак икән, итен тулысынча үзендә калдыра, үз гаиләсе белән бергә генә ашый ала. Моның бернинди гөнаһы юк. Тарату, ашлар үткәрү мөмкинлеге булган кешеләргә кагыла. Алай итсәң, билгеле, савабы зур. Чөнки корбан чала алмаган, мөмкинлеге булмаган, итне сирәк күргән кешеләр дә сыйлана икән, бу бик тә саваплы. Үзең, гаиләң мохтаҗ икән, аларны кыен хәлдә калдыру дөрес түгел.
 
Кайбер авылларда шундый матур гадәт бар: гает көнне корбанлык шулпасын өйдән-өйгә таратып йөриләр. Бу мәҗбүри түгел. Моны эшләсәң, савап кына җыясың. Гадәттә аны өйдәге балалар таратып йөри.

– Кояш баегач, чалырга ярамый инде?
 
– Корбанны өч көндә чалып калырга һәм, әлбәттә, кояш баеганчы чалырга кирәк. Дөрес, кояш баегач та чалып була. Мондый эш тыелмый, әмма якты күздә чалуың хәерлерәк. Билгеле, бу эш бөтен яктан яктыртылып торган урында эшләнә икән, корбанлык мал киселергә, пычранырга мөмкин дип куркасы юк. Әгәр кеше, төрле сәбәп чыгып, шушы өч көндә чалдыра алмаса, аның акчасын сәдака итеп таратырга тиеш. Чөнки өч көннән соң, ул мал корбан дип саналмый. Дөрес, инде ул барыбер корбан савабын ала алмый.
 
– Бигрәк тә мөселман булмаганнар, ит ризыкларыннан баш тартучы кайбер кешеләр, кан кою, вәхшилек дип, бу күркәм эштән баш тартырга да чакыра хәзер.
 
– Чынлап та, кайберәүләр корбан чалуны ерткычлык дип исәпли. Хайванны кызганырга кирәкми. Ходай Тәгаләнең безгә кушкан бер әмере бу. Корбан чалу булмаса, безнең республикада сарык калмас иде, мөгаен. Ул бетеп бара, ит өчен асрамый башлаганнар иде. Хәзер күпләр авыл җирендә сарык тотуның файдасы юк дип исәпли. Күрәсез: корбан чалу сарыкларны саклап калды. Татарның елкы ите яратуы атларны саклап калганы да яхшы аңлашыладыр. Хәзер ат җигүче бетте диярлек бит. Һәр нәрсәнең үз хикмәте: Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә кирәк.
 
– Тавык, әтәч чалуга ничек карыйсыз?
 
– Әйе, элек кайберәүләр, без тавык, әтәч чалабыз, дип әйтә иде. Дин буенча дөрес булмаса да, шәригатьтә моның бер кызык ягы бар икән. Сарык, сыер чалырга мөмкинлеге булмаганнар, корбан чалучы кешеләргә охшарга тырышып, тавык чалган икән. Болай эшләүне дөрес түгел дип әйтә алмыйм. Шәригать буенча ул корбан булып китмәсә дә, кешенең Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга омтылганы, күңелен тынычландырырга тырышканы күренә. Аның корбан чаласы килә, тик мөмкинлеге юк. Бу гореф-гадәт буенча кереп киткән нәрсә.
 
– Кайбер якларда икешәр корбан чалалар. Монысы ни белән бәйле?
 
– Татарстан ягында бик таралмаса да, мишәр якларында ике корбан чалу дигән бик матур гадәт бар. Берсе – үзеңнән, берсе – Мөхәммәд пәйгамбәребез исеменнән. Алай чалу мәҗбүри түгел, әмма шәригатебездә андый нәрсә бар. Пәйгамбәребез үзе, бу корбан минем исемемнән һәм корбан чала алмаган өммәттәшләрем исеменнән, дип ниятли торган булган. Кемдер шулай эшли икән, савап кына ала, – дип сөйләде ул безгә.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.07.2019
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом