|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.07.2019 Җәмгыять
Шәхси йорт төзегәндә салым акчасын кайтаруСалымнан акчалар кайтару турында күпләрнең ишеткәне булса да, кайберәүләр бар нечкәлекләрен аңлап бетерми, ә кемнәрдер бу хакта бөтенләй белми. "Ханский дом" төзелеш компаниясе белгечләре шәхси йорт төзелешенә тотылган акчаларны янга калдыру ысулы турында сөйләделәр. Россия Федерациясе Салым кодексынын 21нче маддәсе нигезендә физик затлар билгеләнгән тәртиптә салым ташламаларыннан файдалану хокукына ия. Салым кодексының, 218-221нче маддәләре буенча керемнән тотыла торган салым базасын 13 процентлы ставка белән исәпләгәндә, салым чигерүләре каралган.
Халык арасында еш таралганнары – социаль (белем алу, дәвалану өчен тотылган чыгымнардан), мөлкәт (фатир, бүлмә, йорт сатып алу чыгымнарыннан) салым чигерүләре.
Торак өчен салым акчасын кайтару – иң четерекле, катлаулы салым кайтару төре. 2014 елдан бу өлкәдә кагыйдәләр үзгәрде. Элек кеше үз гомерендә бер генә объекттан бер тапкыр мөлкәт өчен салым кайтара алса, 2014 елдан соң берничә объекттан да салым кайтарырга була, бары мөлкәт өчен тотылган чыгымнар гомуми алганда 2 миллион сумнан артмаска тиеш. Закон буенча, салым чигерүләрен тулысынча файдаланмаган очракта, аны икенче торак сатып алганда да кулланырга була. Кызганыч, әмма беренче торагыңны 2014 елга кадәр сатып алган һәм салым чигерүләреннән инде бер тапкыр файдаланган булсаң, ул торак 2 миллион сумнан арзанрак торса да, салым «иске» кагыйдәләр буенча исәпләнә. Ягъни кешенең мөлкәт өчен салым кайтару мөмкинлеге башка юк.
Теләсә нинди торак объекты өчен – шәхси йортмы, фатирмы, бүлмәме, төзелеш өчен бирелгән җир участогына тотылган чыгымы – салым кайтарырга мөмкин. Торак кредитка алынганда, процент күләме дә исәпкә алына. Дәүләт программалары буенча чигерелгән субсидияләр, мәсәлән, ана капиталы суммасы фатир бәясенә кертелми, салым чигерүләрен санаганда да исәпкә алынмый.
Кирәкле документлар
Паспорт, банкта ачылган исәп счеты, банк реквизитлары, торакка документлар, түләү квитанцияләре, ИНН, 2-НДФЛ белешмәсе, 3-НДФЛ формасындагы салым декларациясе, язылышу турында таныклык, торакта башкаларның да өлеше булган очракта, моны раслый торган документлар (һәр гаилә өчен документларның тулы исемлеген теркәлү урыны буенча салым инспекциясе бүлегеннән белешергә була).
--- |
Иң күп укылган
|