• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Равил Вәли
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • 20 Август Ринат Нуруллин
  • 20 Август Гази Заһитов (1921-1953)
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Наил Зыятдинов
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678
  • Сенчик сатыла (килосы 230 сум), суган сатыла (килосы 25 сум).Сенчикнын корэне дэ бар.Атаныш районыннан. Тел.:89270409370
  • Авыл кукэе сатам. 10 шт. - 60 сум. Узем алып килеп бирэм. (Казан шэхэре буенча). Тел.: 89375255146
  • Казанда, Үзәккә якын урында, ике татар тәртипле, начар гадәтләрсез, студент егетләргә вакытлыча яшәп торырга 1 бүлмәле фатир кирәк.15-16 мең тирәсе. Телефон: 89963369167
  • Казан үзәгендәге ремонтланган чиста бүлмәгә кертергә кыз кеше эзлибез. Бик уңайлы урында, тукталыш якын. КГСАУ, КГТУ һәм башка вузлар тирәсендә. Адресы - Әмирхана Еники, 3. Тел.:89375779892
  • Казан шәһәре Бр. Касимовых 22/7 адресы буенча урнашкан бүлмәгә начар гадәтләре булмаган ике кыз кертәм. Яшәү өчен барлык шартлар да бар. Тел: 8987 209 86 93
  • Казан шәһәр филармониясенә Видеомонтажер/видеоконтентщик эзлибез. Резюме җибәрү өчен электрон почта: [email protected]

 

 

 
Архив
 

               

25.07.2019 Ана теле

Сүз ничек мәгънәле тезмә булып җилемләнә?

Сүзтезмә (синтагма) синтаксисына (нәхүенә) керешәбез. Сүзне сүзгә бәйләүдән башлыйбыз.

“Грамматик категорияләрнең төп функциясе сүз тезмәсе һәм җөмлә төзелешендәге төрле синтаксик мөнәсәбәтләрне (ягъни бәйләү белән бәйле мөнәсәбәтләрне – И.Н.) белдерүдән гыйбарәт. Шунлыктан аларның аерым-аерым мәгънә төсмерләре дә синтаксик төзелештә ачыла, шунда аныклана. Димәк, алар грамматик төзелешнең һәр ике бүлегендә – морфология белән синтаксисның икесендә дә – эш итәләр. Ләкин грамматик категорияләр, гадәттә, морфологиядә өйрәнеләләр. Моның сәбәбе шунда: алар, башлыча, морфологик чаралар белән белдереләләр һәм сүзгә ялганып киләләр (Хангилдин. В.Н.  Татар теле грамматикасы. Морфология һәм синтаксис. Казан, 1959.
53 б.).
   
Нинди генә бәйләнеш формасын алмыйк, аның бәйләнеше  рәвешен күзәтүне авазлардан башлау хәерле.  “Ике сүз арасында (ике берәмлек арасында дип килешик – И.Н.) сузык авазлар янәшә килгәндә, алар берләшергә, көчсезрәге төшеп калырга яки үзгәрергә мәҗбүр була.   Очрашучы сузыкларның берсе а яки ә авазы булса, башкалары төшеп кала: бара алмый – баралмый, килә алмадым – киләлмадым, бала өчен –балачөн, кала эчендә –калачендә, башы авырта–башавырта, йокы ачылды–йокачылды, төрле әйбер–төрләйбер, бүлмә эче–бүлмәче, коры имән–коримән.
   
Очрашучы авазларның берсе ы–е авазлары булса, һәрвакыт үзләре төшеп кала:   Сары ат–сарат, чөйгә элеп–чөйгәлеп, яхшы әйбер–яхшәйбер, майлы ит–майлит, яхшы эш–яхшеш, сине эзләп–синезләп. 
   
Очрашучыларның берсе у–и булса, болар тартык в–йгә әйләнәләр:  бара икән–барайкән, бара ул–баравыл, ачу ала–ачывала, иртә исемдә–иртисемдә төрендә әйтелгән сүзләр сирәк.
   
Искәрмә: Ике сүз арасында янәшә килгән сузыкларның берсе төшеп калу белән сүзләрнең калынлык, нечкәлекләре үзгәрми саклана. О–ө авазларының төшеп калуы белән боларның түбәнге авазга тәэсире бетми (югарыгы мисалларны кара).   Кайбер сүзләрнең сузык авазы әйтергә җиңелрәк икенче бер сузыкка үзгәрүе бар: бу+ел=быел, бу–боны–моны, моннан–мыннан, булды–болды–былды (   Алпаров Г.Х. Сайланма хезмәтләр.–Казан: Мәгариф, 2008.– 48 б.).
   
Тартыклар тәэсирендә мондый үзгәрешләр күзәтелә: Туктар з,с авазлары кушымчадагы яки икенче сүздәге башлар с,ч,ш,җ,й авазларына очраганда, тел һәм тавыш коралы тартуы белән соңгыларына әйләнеп әйтеләләр (кирегә тәэсир): кыз+са=кысса, сүз+чән=сүссән яки сүччән, кыз+чык=кысчык яки кыччык, йөз шәм =йөш шәм, сүз юк=сүҗ җук, каз йолкырга = каҗ җолкырга, тоз чиләге= точ чиләге, сез шундагымы / сеш шундагымы... кебек (Алпаров, 49 б.).
 
Хәзер инде “чын” сүзләр бәйләнеше турында. Боларны күзәтүнең сөйләмият фәне, гамәлият өчен кирәклеген дәлилләүче кайбер гыйбрәтле мисаллардан башлыйк әле. Бәйләүгә мөнәсәбәттә мәгънә үзгәрешендә ялгыш аңлашылу очракларыннан мисаллар: “Менә бу җөмләләр бер вакыт яссылыгында төзелгәннәр” (Хангилдин, 528 б.). Бу тезмә аерым язылган; шулай укылырга тиеш тә, шулай укылса, бернинди мәгънәви хата да , китеклек тә тоелмас. Тик менә әйткәндә... Шулай да бу тезмә гадәттә кушылып әйтелә (кушма сүз сыйфатында), хәтта аерым язылганда да күз кушылып язылган кебек кабул итә: бервакыт. Болай әйтү инде хатага китерә.
           
Кушма, парлы сүзләрне әйтү белән язу арасындагы кыенлыклар чыннан да проблемага әверелә. Яланнарда ялгыз йөрим// Үреләм җир җиләккә (Җырдан). Җыр барышында җырчы җир җиләкне ике сүзгә дә мөстәкыйль басым белән, ике сүз арасында бөтен пауза белән әйтте. Җир дигәч, “нигә җиргә үрелде икән?” дигән сорау бөреләнеп өлгерә... Янә бер җырдан өзек: ... Бер чак күзен ачырмы. Борчак дип ишетелә. Аерым әйтелергә тиеш тә бит, кушып, мәгънәне үзгәртеп бетерде...     
   
Хәзер тезмә нәзәриясенә тукталып алыйк. Сөйләм барлыкка китерү өчен тезмә компонентларының тәгаен аталуы, ягъни ачык күз алдына китерелүе мөһим. Грамматика сүзтезмәне менә болай билгели: “сүз тезмәсе аңлашу, хәбәрләндерү өчен бөтен, тәмамланган һәм тулы берәмлек булып тормый. Ул – үзенең эчтәлеге һәм формалары белән тәмамланмаган төзелмә.
   
Бер караганда, сүзтезмә дә сөйләм оештыру максатында моңарчы өйрәнгән берәмлекләрдә (аваз, иҗек, сүз) әлләни аерылмый кебек– аның да бурычы әйтергә теләгән төшенчәгә тәңгәл туры килеп, иң төгәл мәгънәне, аның нечкә төсмерен белдерү. Шулай да ул әлеге бурычны канәгатьләндерә алу сәләте ягыннан үз кардәшләреннән, әйтик, хәтта сүзләрдән дә нык аерыла. Аерымлык, башлыча, өч яссылыкта:
   – сүзтезмә мәгънә төсмерен ачыграк, төгәлрәк, конкретрак белдерә-күрсәтә алу сәләтенә ия. Кояш, әни, акча сүзләре никадәр генә конкрет кебек тоелмасын,  сөйләмдә аларны тагын да төгәлрәк мәгънәдә күз алдына китерү ихтыяҗы туып тора. Җәйге кояш, минем әни, кәгазь акча сүзтезмәләре инде мәгънә күләмен тарайтып, төгәллекне көчәйттеме?
   
Кызганыч ки, татар теле фәненең, беренче чиратта, аның синтаксисының, сүзтезмәне, тел берәмлеге буларак, шактый төпле һәм тәфсилле өйрәнгән булса да, аның менә шушы яссылыкка, ягъни сүзтезмәләрнең мәгънә төсмерен төгәлрәк, ачык бирә алу сәләтен өйрәнүгә, димәк, сөйләм оештыру өчен яңадан-яңа мөмкинлекләрен барлауга әле кулы җиткәне юк. Бер газет: “Кунаклар Татарстанны сагынып кайтканнар иде”, дип тәрҗемә иткән, икенчесендә: “... сагынып кайткан иделәр”, диелгән. Кайсы сүзтезмә мәгънәгә төгәлрәк туры килә? Яисә нигә татарча уйлап, татарча сөйләргә күнеккән кешеләргә “авария нәтиҗәсендә...”, “фаҗига уңаеннан” кебек мантыйкый каршылыклы сүзтезмә хаталы дип кабул ителми башлады.
   
Әйткәнебезчә, кызганыч ки, сүзтезмә фәне бу юнәлештә әлегә тикшеренүләр алып бармый. Моның да сәбәбе әлләни тирәндә ятмый. Сүзтезмәне өйрәнү тулысынча диярлек синтаксис фәненә карый. Ә синтаксисның бурычы – ул югары уку йортлары өчен соңгы дәреслекләрнең берсеннән өзек китерәм: “синтаксис сүзләрнең һәм сүз формаларының үзара бәйләнеш кагыйдәләрен, бу кагыйдәләр урын алган берәмлекләрне өйрәнә” (Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З., Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.–Тулыландырылган икенче басма.–Казан: Мәгариф, 2002).
   
Әйе, синтаксис бәйләү чараларын өйрәнә, мәгънә нечкәлекләрен түгел. Өч зур кисәктән тора: сүзтезмә синтаксисы, җөмлә синтаксисы һәм текст синтаксисы. Шулар арасында бүген сүзтезмә синтаксисы иң өйрәнелгән тармаклардан. Татар сүзләренең бер-берсенә бәйләнү чаралары (дистәләрчә төрле кушымча, бәйлек һәм бәйләгеч сүзләр, әйтмә сөйләмдә интонация, пауза, басым кебек экстралингвистик чаралар һәм башкалар) – болар барысы да өйрәнелгән; болар турында татар тел фәненең махсус бер өлкәсе – сүзъясалышы фәне соңгы вакытта нык үсеп китте. Татар теленең өч томлык академик грамматикасының тулы бер томы – өченчесе – махсус синтаксиска багышланган. Алайгынамы!   
 
Бездә төрки телләр арасында беренчеләрдән буларак “Русча– татарча сүзтезмәләр сүзлеге” төзелеп басылып чыкты. Галим һәм педагог Хәниф Агишевнең ике томлык бу саллы хезмәте тәрҗемәчеләр, журналистлар, укучы-студентларга гына түгел, татарча сөйләм төзү белән шөгыльләнүчеләрнең барысы да файдалана алырлык кулланма.
   
Без инде сүзтезмәләрнең сүзләрдән аерымлыгының икенче яссылыгы турында сөйләүгә күчеп киткәнбез. Әйе, сүз ул төшенчә белдерүче мөстәкыйль бербөтен берәмлек. Хәлбүки берничә сүздән торган тезмә берәмлекләр булса да (башкала, АКШ, үги ана яфрагы һ.б.) алар сөйләм төзү барышында фикерләүдә бер мәгънәле бер төшенчә булып кабул ителә, аларның бер-берсенә ничек бәйләнгәнлеген уйлау, белү ихтыяҗы килеп тумый. Ә менә сүзтезмәне мәгънә ягыннан бер төшенчә дип кабул итсәк тә, төзелеше ягыннан үзгә бер чара дип танырга, аның менә шушы үзгәлеген сөйләм төзегәндә һичшиксез искә алырга һәм сөйләмебезне ачык, тәэсирле, үтемле, аһәңле итәр өчен оста файдаланырга тиешбез. Мин берәүгә үземнең эшкә бару юнәлешен хәбәр итәргә тиешмен ди. Бу фикерне мин: “Фәлән урамнан киләм”, дип тә, “Фәлән урам буйлап киләм”, дип тә, “Фәлән урам буенча киләм” дип тә, сөйләм адресаты, нияте үзгәрүгә карап, “урам буйлата”, “урам борынча” дип тә үзгәртә алам.
   
Дөрес, көндәлек тормышта без яшәешнең төрле өлкәсендә еллар буе кулланылып береккән, барыбыз өчен дә стандартка, калыпка әверелгән берәмлекләр белән эш итәбез: таң атты, иртәнге аш, автобуска утыру, балалар бакчасы, эшкә ашыгу, алны-ялны белмичә һ.б.
   
Шулай да сөйләм мохите, ситуациясе, мотивлары үзгәрүгә карап, сүзтезмә ясауның төрле алым, ысулларына мохтаҗлыкны сизәргә туры килә, сүзләрне бәйләү чараларын төрләндерү, синоним сүзтезмәләр белән эш итү ихтыяҗы туа. Әйе, сүзтезмә синтаксисына ике төп кыйбланы тоту бурычы йөкләтелә дә: сүзләрне бер-берсенә бәйләү чараларын барлау, аларны сөйләмдә куллану мөмкинлекләрен анализлау һәм дә сүзтезмәләрнең синонимиясен өйрәнү, ягъни мәгънәдәш синонимнарны ясау һәм урынына карап дөрес куллану мәсьәләләре. Тик әле мәктәп программа, дәреслекләрендә икенче кыйблага җитәрлек игътибар бирелми. Ә бит сүзтезмә синонимиясе сөйләм төзү чарасы буларак та, өйрәнү объекты буларак та бик кызыклы һәм мавыктыргыч бер юнәлештер. Әйтик, бер бала елгада пароход күреп:”Йөзеп йөри торган йорт”, ди. Сүзтезмә торган ярдәмлек сүзе белән ясалган. Әгәр мәктәптә дәрес сүзтезмә синонимиясенә махсус багышланган һәм кызыклы итеп оештырылган булса, балалар бу тезмәдәге торган бәйләгеч сүзенә ярыша-ярыша мәгънәдәш (тиңдәш) берәмлек эзләп, йөзеп йөргеч йорт, йөзмә йорт вариантларын тәкъдим итәр иде. Шулай итеп, алар сөйләмнәре төгәл, кыска, аһәңле булсын өчен сүзтезмә төрлелегенә ирешү, иҗат итү күнегүләрен үзләштерә башлар иде. Ә бит мондый иҗат “уены” киләчәктә аларга бик тә ярап куяр иде.
   
Дәреслекләрдә, ясалыш рәвешенә карап, сүзтезмәләр, компонентлары арасындагы бәйләнешнең тотрыклылыгына карап, ике төркемгә бүленә: ирекле һәм фразеологик тезмәләр. Сөйләм барышында, кирәк вакытта гына төзелгән сүзтезмәләр ирекле сүзтезмә була, диелә. Укучыбыз төшенә булыр: әлеге ирекле дигән тезмәләрнең ике төрле булуын сиземләде шикелле: бар көндәлек сөйләм өчен әзер килеш кулланыла торган, калыплашкан сүзтезмәләр, бар сөйләм мотивына карап үзгәртелү ихтималы булган, иҗат итү нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәре. Берәү, әйтик, гомер буе йөзеп йөри торган йорт дигән сүзтезмәгә күнегеп, шуны тәкърарлый, ә икенче берәү аның күп сүзлегеннән разый булмыйча, үзгәрәк, камилрәк рәвештә эзләргә омтылучы, әле мисалга алган төрләрен дә эзләп табучы.
   
Шулай итеп, без сүзтезмәнең сүздән аерымлыгын ачыклаучы өченче яссылыкны да күзаллый башладык – сөйләмгә тәкъдим итәсе сүзне без әзер килеш, үзгәртмичә кабул итәбез, аның төрле синонимнары арасыннан берсен – иң тәңгәлен сайлап алу иҗади процесс булса да, бик кирәк очракта гына ул сүзнең ничек ясалуы, аның төзелешен үзгәртү ихтыяҗы турында уйларга туры килә. Ә сүзтезмәне, башлыча, сөйләм иясе үзе сайлый, турыдан-туры канәгатьләндерерлеге табылмаса, ул аны ана теле закон, кагыйдәләренә буйсындырып, грамматика таләпләренә нигезләнеп, үзе ясый, иҗат итә. Сүзтезмәне мәгънә төгәллегенә генә түгел, хис төсмерләрен белдерү өчен дә куллану ул һәркайсыбызның кулыннан килердәй эш. Шул ук вакытта иҗат эше дә. Әйтик, сөйләм мотивы таләп итә икән, телнең иң калыпланган бәйләү рәвешләрен дә үзгәртеп була. Менә кайчан аңа синтаксис (нәхү) фәне биргән, бу очракта сүзтезмә синтаксисы (нәхүе) биргән мәгълүмат, күнегүләр бик тә ярап куя. Мәкаль кадәр мәкаль: кем эшләми, шул ашамый, ди. Ә сөйләм ихтыяҗы аны эшләмәгән кеше ашамый рәвешендәге тезмәне үзгәртү мөмкинлеге бирә.
   
Сизәмсез, без инде нәзәри тезислардан ерагаеп, гамәли күзәтүләргә күчеп барабыз шикелле. Хәер, моңа борчылырга кирәкмидер – язмаларыбызның төп максаты тезмәләрне сөйләмебездә куллану күнегүләрен ничек тә күбрәк үзләштерү бит. Моңа үзенә аерым язма багышлау  муафыйк булыр.
                                            Илдар Низамов,
                                   филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 25.07.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом