поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.07.2019 Җәмгыять

"Ике югары белем турында дипломым була торып, ничек инде мин пилмән бөгеп сатыйм. Уйламыйм да!"

«Ике югары белем турында дипломым була торып, ничек инде мин пилмән бөгеп сатыйм. Уйламыйм да! Бизәнеп-ясанып эшкә йөрисем, ак блуз­ка-итәкләр, озын үкчәле туфлиләр генә киеп, офис­та утырасым килә...». Бүген ире белән ярымфабрикатлар ясый торган цех тоткан Әдилә Глухова боларны хәзер елмаеп кына сөйли. Ә моннан өч ел элек кенә ул пилмән ясап сатуга кискен каршы булган.

– Минем фикерем хаҗга барып кайтканнан соң үзгәрде, – дип искә ала Әдилә. – Каенатам иремне, мине һәм каенанамны хаҗга җибәрде. Һәм мин анда баргач, гаиләбез өчен бәрәкәтле тормыш, хәләл акчалар, хәерле эш сорап, дога кылдым. Хаҗдан кайткач, ничектер юллар үзеннән-үзе ачылып китте. Тиз генә үз эшебезне ачып җибәрдек, барысы да җайлы гына барды. Башта пилмән, мантый, котлетларны өйдә генә эшләп сатсак, хәзер арендага алган бинада цех ачып җибәрдек.
 
Ни өчен нәкъ менә ярымфабрикатлар эшләп сатарга булдыгыз дип сорарга ниятләп утыра идем, уемны сизгәндәй, Әдилә үзе сөйләп китте:
– Ирем Миндус Шыгырдан авылыннан. Аның әти-әнисе шактый еллар өйдә ярымфабрикатлар ясап сата. Шуңа да Миндус миңа, декрет ялында утырганда, пилмән эшләп сатып карыйк әле, дип әйтә иде. Үземнең әти-әни гомер буе хөкүмәт эшендә эшләгәч, мин өйдә эшләү турында уйламадым да. Укытучылыкка һәм юристлыкка укып, ике институт тәмамладым. Хезмәт кенәгәсе ачып, эшкә урнашу турында гына уйладым. Ике баланы рәттән тапкач, дүрт ел декрет ялында утырдым. Шунда акчасы булыр дип, заказга пилмәннәр эшләп сата башладык. Аннары ике кечкенә баланы каенатага калдырып, хаҗга барып кайттык. Шуннан соң үзеннән-­үзе гаилә бизнесы барлыкка килде. Әниләрдән искерәк кенә зур лар-суыткыч алып килеп куйдык. Эшне башлау башта авыр булмады, пилмәнгә фаршны әниләрдән алып килә идек. Хәләл ит табу проблемасы да булмады, барысы да авылдан килә. Шул рәвеш­ле көненә биш-алты килограмм пилмән бөгә башладым. Камыр белән дә дуслыгым юк иде. Каенаналарга кунакка кайткач, аның тирәсендә булышып йөреп өйрәндем.
 
Әдилә үзенә ярдәмгә ике кеше алган.
– Каенанамның: «Үзең җир җимертеп эшләмәсәң, башкалар да эленке-салынкы гына йөриячәк. Тырыш булсаң, алар да сиңа ияреп эшләячәк. Ярдәмчеләрем эшләр әле дип әллә нигә бер килеп кенә йөрсәң, эшең бармаячак», – дип әйтә торган сүзе бар. Аның киңәшен истән чыгармаска тырышам, – ди ул.
Миндус белән Әдиләнең цехында кулдан пилмән бөгәләр, хинкали, мантый, котлет, голубцы, чебуреки, өчпочмак, фрикаделькалар эшлиләр. Көненә 50 килограмм ярымфабрикат җитештерелә.
 
– Аларны сатуда проблема юк. Булган берен сатып алып бетерәләр. Пилмәнгә тоз белән борычтан кала бернинди тәмләткеч тә салмыйбыз. Ризыклар яңа суелган хәләл иттән әзерләнә. Сатып алучылар: «Күңел җылыгызны биреп эшләгәнегез күренеп тора, өй ризыгы кебек тәмле», – дип мактыйлар. Без исә шул ышанычны югалт­маска тырышабыз, – дип сүзгә кушыла Миндус.
 
Әдилә цехта баш кеше булса, документ эшләре өчен Миндус җавап бирә.
Беренче тапкыр танышып сөйләшкәндә, Әдилә фамилиясе Глухова булуын әйткән иде. Әдилә Яшел Үзән районының Норлат авылында туган. Ире дә, үзе дә татар авылында үскәннәр, икесе дә мөселман. Ә Глухов фамилиясе каян килеп чыккан дип аптыраган идем. Бу фамилиянең үз тарихы бар икән. Миндус, әйткәнемчә, тумышы белән Чувашстанның Шыгыр­дан авылыннан. Аның бер бабасының колагы начаррак ишеткән. Шуңа да Глухой дигән кушаматы булган. Район үзәгенә паспорт алырга баргач, чуваш кешесе аңардан: «Менле кушамат?» – дип сораган. Фамилия сүзе чувашча кушамат икән.
 
– Бабай, үзеннән кушаматын сорыйлар дип белеп, «Глухой», – дигән. Теге кеше паспортына Глухов дип язып куйган. Шуннан бирле без Глуховлар булып йөрибез. Безнең авылда тагын Атаказовлар, Шырша, Кучатов фамилия­ле кешеләр дә яши әле, – ди Миндус, елмая.
 
Миндусның үз исеме исә гаилә бизнесын таныту өчен бик кулай булып чыккан. Логотип ясатканда, нинди исем бирик икән дип, шактый уйланганнар алар. Эзләгән әйбер гел күз уңында булып чыга бит ул. Әллә нинди исемнәр уйлап баш ватарга да кирәк булмаган. Миндус исеме тап-таман югыйсә. Гаилә башлыгының исемен «Мин» һәм «дус» сүзләренә генә аерып куялар. Сатып алучыларны өй ризыгы белән дус кеше генә шулай тәмле итеп сыйлый ала!
 
Әдиләдән мантый белән ашау өчен соус рецепты
 
Каймакка вак итеп туралган укроп, петрушка, кинза, вак угычтан уылган сарымсак салыгыз һәм борыч сибегез.
Помидор, болгар борычы, сарымсак һәм кинзаны ит тарткыч аша чыгарыгыз яки блендерда изегез, тоз, борыч сибегез.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 24.07.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»