поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.07.2019 Фаҗига

“Эчке киемнән генә чыгып йөгердек, берни алып өлгермәдек...”

Хабаровск краеның Солнечный районындагы “Холдоми” лагеренда янгын нәтиҗәсендә 4 баланың гомере өзелде. “Холдоми”ны ябарга дигән карарга килгәннәр. Бу хакта төбәкнең мәгариф министры Алла Кузнецова хәбәр итте. Хабаровск крае губернаторы Сергей Фургал билгеләвенчә, бүген, 24 июльдә, юристлар лагерьны ябу турында карар әзерли башлаячак.

Әлеге моментта балаларны лагерьдан чыгаралар, анда 11 психолог эшли. Чәршәмбе иртәсенә “Холдоми”да  191 бала һәм 33 вожатый бар. Белгечләр балаларны лагерьда калдырмаска киңәш итә, чөнки вожатыйлар үзләре дә психик травма алган, алар да һаман шок кичерә. Аларның кайсыберәүләре лагерьда эшли алмауларын әйтә. 
 
23 июльдә тулысынча янып беткән палаткаларны төбәк властьлары тәкъдим иткән булуы ачыкланды. Алар түбән янучан һәм авыр эрүчән материаллардан эшләнелгән дигән  рәсми сертификатка ия булган. Лагерьда аларның  2 төре бар – “Памир-30” балалар өчен һәм “Памир-10” вожатыйлар өчен. 
 
Хәтерегездә төшерәбез: “Холдоми” палаткалар  лагеренда 23 июльгә караган төндә янгын чыга. Палаткаларда 189 бала була. Нәтиҗәдә 26 палатканың 20сеннән тимер каркаслары гына торып кала. Куркыныч тамаша. 4 бала пешүләрдән үлә. “Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү” һәм “Кулланучылар гомере, сәламәтлегенә һәм хәвефсезлеге таләпләренә туры килмәгән  хезмәтләр күрсәтү” маддәләре буенча җинаять эшләре ачылган. Палаткалар шәһәрчеге начальнигы Максим Кузнецов һәм “Экстрим Сервис” директоры Виталий Бурлаков  бу җинаять эшләрендә шикләнелүче буларак үтәләр. 
 
Хәзер имеш-мимешләр күп таралыр инде. Ләкин “Московский комсомолец” ка биргән интервьюда лагерьда ял иткән бер үсмер янгын сәбәбе -  җылытучы корылмалар, дип белдерде. Кичен палаткаларда салкынча булган, вожатыйлар йоклар алдыннан палаткаларны шул “пушка”лар белән җылытырга кушкан. Кайсыберәүләр исә, сушилкалар белән проблема килеп тугач, ул “пушка”лар өстенә юеш тастымаллар элеп тә киптергән. Нәкъ җылы өрүче корылма өстендәге тастымалдан янгын чыккан да инде дип фаразлана. Аннары лагерьдагы үсмерләр бу обогревательләр белән ничек куллануны яхшылап өйрәтмәделәр ди. “Инструкциясе бар, укыгыз!” – дигәннәр таратканда.  Карап торышка палаткалар да үзара бик якын урнашкан кебек тоела. Палаткаларның 20се янып бетүгә һич аптырарлык түгел. 
 
Коточкыч фаҗигагә карамастан, күп ата-аналар лагерьны яхшы яктан бәяли. Лагерьдагы балаларның да тәэссоратлары уңай. Палаткалар шәһәрчеге начальнигы Максим Кузнецовка карата җинаять эше ачылганын белгәч, ата-аналарның, ял итүче балаларның исе киткән. “Аннан да яхшырак, кешелеклерәк кешене белмибез”, - диләр Максим Кузнецов хакында. 
 
24 июльдән Хабаровск краенда өч көнлек  матәм игълан  ителде. Урта һәм зур дәрәҗәдә зыян күрүчеләргә 400шәр мең сум акча, җиңелчә каза күрүчеләр 200шәр мең сум акча алачак.  
 
Югарыда язылган сүзләр нарасыйларын югалткан ата-аналар өчен нибары “лирика” кебек тоелырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, бернинди акчалар да 4 сабыйны югалту кайгысын баса алмаячак. 
 
Аларның кыелган гомерләре башкаларга сабак булыр микән соң?
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Ачык чыганак.

---
Өмет
№ --- | 24.07.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»