|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2019 Шоу-бизнес
Татарстанда министрлык балалар лагеренда Бузова белән килеп туган уңайсыз хәлне аңлатты (ФОТО)Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында балалар лагерьларындагы дискотекаларда билгеле бер төркемнәр һәм башкаручыларның җырларын тыю белән бәйле вәзгыятькә аңлатма бирделәр. Бу хакта ТАСС яза. Яшьләр эшләре министры ярдәмчесе Алсу Сәетова сүзләренчә, әлеге инициатива белән лагерь педагоглары чыккан һәм аның министрлыкка бернинди катнашы да юк. «Яшьләр нәрсә тыңларга икәнлеген үзләре сайларга тиеш. Теге яки бу әйберне тыеп кына бернәрсәгә дә ирешә алмыйсың», - дип китерә аның сүзләрен агентлык.
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә Кара диңгез буендагы лагерьда ял итүче Татарстан балалары өчен каралган «Тыелган музыкаль башкаручылар исемлеге» дөнья күргән иде. Әлеге исемлеккә Ольга Бузова, Face, Pharaoh, Скриптонит, Элджей, «Пошлая молли», «Ленинград» һ.б. башкаручылар кергән.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|