поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.05.2010 Мәгариф

АНОНИМ ТАРТМАЛАР. НӘТИҖӘСЕ?

2010 елдан шәһәр, авыл мәктәпләрендә, шулай ук һөнәр училищеларында аноним тартмалар булдырылды. (Бу турыда газетабызның алдагы саннарында да хәбәр иткән идек). Мәктәпләр әлеге яңалыкны ничек кабул иткән? Һәм кемнәр ни өчен бу адымга барганнар?

“Гаеп эзләргә кирәкми!”

 

Шәһәр мәктәпләренә барганчы, аноним тартмалар турында берничә укытучының фикерен сораган идем. Барысы да диярлек бер сүзне әйттеләр: “Нәрсәгә кирәк иде ул? Укытучыны болай да һәр көн тикшереп торалар – шул ук укучылар үзләре, әти-әниләре, мәгариф бүлеге җитәкчеләре...”

 

Казан шәһәренең Киров районы Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегендә миңа бу фикерне тулысы белән инкарь итәргә тырыштылар. (Аноним тартмалар нәкъ менә Эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән эленде).

 

– Аноним тартмалар мәктәпләргә быел гына кергән яңалык түгел. Моңа кадәр дә кайбер мәктәпләрдә тәҗрибә рәвешендә мондый тартмалар эленеп торды,– диде Казанның Киров районы Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре, өлкән лейтенант Наталия Антонова. – Укытучыларга каршы бер гамәл дә юк монда. Яшерен-батырын түгел: укучылар арасында еш кына бер-берсен кыерсыту, акча талау очраклары була. Кыерсытылган укучы күп очракта бу турыда укытучысына әйтергә курка. Ә монда җайлы гына мөмкинлек бар – аноним тартмага яза да сала. Һәр хатны кат-кат тикшерәбез. Мисал өчен, бер укучы Вәли исемле малайдан зарланып хат язган. Вәлинең үзенә бу турыда бер сүз әйтмибез, ә артыннан укытучысы күзәтә башлый – теге хатта язылган факт дөресме, юкмы. Гадәттә, укытучы, һәр укучысы турында белеп, күреп тора. Ялган хатны да тиз абайлыйлар.

 

– Ә укытучылардан зарланып язган хатлар булса? – дим өлкән лейтенантка.

 

– Укытучылар белән дә шул ук очрак. Бер хат өчен берәүне дә эшеннән кумыйлар, асмыйлар да кисмиләр дә. Мәктәп директоры укытучыга, синең өстән хат язганнар дип, әйтмәскә дә мөмкин. Башта укытучыны күзәтә, коллегалары белән киңәшә. Мәктәп директоры читтән килгән кеше түгел – укытучыларның барысы турында да яхшы белә. Ялган белән чынны гына аера ала дип уйлыйм.

 

– Әле шундый яла яккан хатлар очрадымы?

 

– Киров районы мәктәпләренә аноним тартмаларны быелның февраль-март айларында урнаштырдык. Шушы вакыт эчендә укытучылардан зарланып язылган бер генә хат та булмады. Киресенчә, укучылар укытучыларына булган хөрмәтләре турында язалар.

 

Хат язмыйлар?

 

Әйткәнемчә, аноним тартмалар һөнәр училищеларына да куелды. Киров районындагы 137 нче училищеда андый тартмалар февральдә эленгән.

 

– Без бу яңалыкны тыныч кабул иттек, – диде директор Ильяс Шәйнуров. – Тартма куелу турында иртәнге линейкада укучыларга хәбәр иттек, барысын да аңлаттык. Тартманы һәр җомга саен училище инспекторы, завуч белән бергә ачабыз. Зур мәсьәләләр күтәргән хатлар әлегә юк. Кайсыдыр укучы дискотека вакытын озынайтуны сораган, дәрес вакытының кыскарак булуын теләр идек дип тә язучылар бар. Бер укучы кыз укытучысына гашыйк икәнен язган. Тартмада хатлар бик сирәк була. Без бит көне буе монда, сораулары, әйтер сүзләре булса, укучылар турыдан-туры укытучыларына мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә дә коллективта аноним тартмалар тыныч кабул ителде.

 

– Миңа калса, аноним тартмаларның зыяны булмас, – диде 137 нче һөнәр училищесының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рузалия Мизяйкина. – Бездә бүген 270 егет һәм кыз белем ала. Барысын да күреп тә бетермәскә мөмкинбез. Бәлки, чынлап та, укучыларның безгә әйтергә кыенсынып йөргән фикерләре, гозерләре бардыр. Безгә дә бу турыда белеп тору файдалы булыр. Тартманы аулак урынга – почмакка урнаштырдык. Егетләр башта шаярып, мәхәббәт аңлаткан хатларны салсаң ярыймы дип йөрделәр. Хәзер ул тартмага бик игътибар итүче дә юк. Яла яккан хатлар булмас дип ышанам. Андый хат булган очракта да, нахакка берәү дә рәнҗетелмәячәк – монысы бәхәссез.

 

Өлкән лейтенант Наталия Антонова белән училищеның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары аноним тартманы тикшерделәр. Тартма буш иде.

 

– Февральдән бирле тартмадан биш хат алганбыздыр, әлләни язмыйлар, – диде өлкән лейтенант.

 

“Без каршы килмәдек”

 

50 нче татар-рус гимназиясенә аноним тартмаларны март аенда урнаштырганнар. Гимназиядә 319 укучы белем ала. Ике атнага бер тапкыр, ягъни чәршәмбе көнне мәктәп инспекторы, директор, директор урынбасары тартманы ачалар икән.

 

– Март аеннан бирле тартмадан утызлап хат алдык, – диде гимназиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Хәкимҗанова. – Хатларның күбесендә укучылар бер-берсенә, укытучыларына мәхәббәт аңлаткан. Ел саен 14 февраль, Гашыйклар көне уңаеннан тартмалар эләбез. Күрәсең, укучылар аноним тартманы да шуның өчен эленгән дип аңлаганнар. Гәрчә кат-кат аңлаттык – тартмага гозерләрегезне, теләк-тәкъдимнәрегезне яза аласыз дидек. Балалар бит, нишләтәсең.

 

– Тартмада яла яккан хатлар булыр дип борчылмыйсызмы?

 

– Юк, борчылмыйбыз. Андый хат булган очракта күзәтәчәкбез, тикшерәчәкбез. Укучылар белән укытучылар арасында низаг чыкканы юк, күз тимәсен. Шуңа күрә безнең мәктәптә андый очрак булыр дип уйламыйм.

 

– Мондый тартмалар мәктәпләргә кирәк идеме?

 

– Эчке эшләр идарәсе керткән әлеге яңалыкны тыныч кабул иттек. Бәлки, чынлап та, укучыларның тынычлыгы өчен бу адым кирәктер. Һәрхәлдә, зыяны булмас дип ышанам...

 

Аноним тартмалар – әле яңалык. Ә һәр яңалыкны без ниндидер бер эчке курку белән каршылыйбыз. “Сталин режимы” кебек нахакка рәнҗетелүләр булмаячак дип ышандыралар республиканың Эчке эшләр министрлыгында. Шулай дип ышанасы килә. Монысын инде вакыт күрсәтер. Ә әлегә ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга иртәрәк. Кем әйтмешли, Аллага тапшырдык!

 

Аноним тартмалар турында башка укытучылар ни уйлый?

 

Люция Саматова, Казан шәһәрендәге 4 нче интернат директоры:

 

– Безнең интернатта аноним тартмалар юк. Нишләптер ул турыда сүз кузгаткан кеше дә булмады. Тартмалар элүгә каршы түгел мин. Бәлки, чынлап та, без күреп бетермәгән нәрсәләр, укучыларның әйтергә кыенсынган фикерләре бардыр. Тәнкыйть сүзләренә дә тыныч карыйм. Димәк, үз өстеңдә эшләргә, уйланырга җирлек бар дигән сүз.

 

Мәүлидә Хисамова, Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең директор урынбасары:

 

– Аноним тартмалар турында бер сүз булган иде. Ләкин безнең мәктәптә әлегә андый тартмалар юк.

 

Бу ике яклы әйбер. Бер яктан карасаң, бәлки укучылар өчен файдалы да булыр. Аларны нәрсә борчыганын белеп торырбыз. Икенче яктан, ул хатларда яла ягу булса?! Шуның аркасында гаепсез кешеләр зыян күрсә? Уйландыра торган нәрсә...

 

Мәдинә Сафина, Казан шәһәрендәге 81 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы:

 

– Безнең мәктәптә юк ул тартмалар. Һәм кирәк тә түгел дип саныйм. Югары сыйныфлар өчен җавап бирә алмыйм, әмма башлангычлар булгач, һәр укучымны үз баламдай беләм. һәркайсының сыйныфташлары белән мөнәсәбәтләрен дә күреп торам. Барысын да ачыктан-ачык сөйләшәбез. Тартмага кем нәрсә язмас. Аннары йөр тикшереп. Миңа калса, артык мәшәкать кенә өсти бу.

 

Люзия Сабирҗанова, Казан шәһәрендәге 135 нче мәктәпнең татар теле, әдәбияты укытучысы:

 

– Бездә аноним тартмаларны март айларында элделәр. Дөресен генә әйткәндә, укытучыларның әллә ни исләре китмәде, чөнки ул тартмалардан башка да мәшәкатьләребез җитәрлек. Тикшерүләр, конференцияләргә әзерләнәсе һәм башкалар. Өлкән укытучылар гына киная белән: “Болай да көн саен тикшерүләр, монысы гына җитми иде”, – дип куйды.

 

Исемен күрсәтергә теләмәгән укытучы:

 

– Безнең 100 укучыдан торган гади авыл мәктәбенә ике атна элек аноним тартмаларны элделәр. Укытучылар коллективы бу яңалыкны хуплады дип әйтә алмыйм. Инде болай да көн саен тикшерәләр. Хәзер атна саен милиция алдында да хисап тотасы була.


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 56 | 07.05.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»