поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.07.2019 Язмыш

"Иренең башына җитте, үзе инвалид арбасына утырды. Кызы нишләр?"

Классташым Илнар мәктәпне тәмамлагач, хәр­би училищега укырга керде. Мин моңа га­җәп­­­ләнмә­дем, чөнки кечке­нә­дән ул шул турыда гына хыялланды, аралашканда да армия турында гына сөйләде.

Бер елдан мин аның Дания исемле кызга өйләнүен ишетеп бик аптырадым. Илнарның хатынын мин белә идем. Минем җизни Даниялар авы­­лын­нан булганга күрә, кунакка кайткан саен, бу кыз белән аралашканым булды.
 
Дания Казанда штукатур-маляр булып эшли һәм Илнардан дүрт яшькә олы иде. Ул елларда Ленин исемендәге мәдәният сарае янындагы паркта кичләрен пятачок оештыралар иде. Алар шунда танышканнар икән. Дания кияүгә чыкканда корсаклы булган. Илнар туачак баланың үзенеке түгел икәнен белсә дә, яратуданмы, жәлләпме, өйләнергә карарга кылган. Авылда сөйләүләре буенча, имеш егетнең әнисе дә булачак киленен яраткан. Хәтта бала туганчы һәм аннан соң да авылда үзе янында торырга киңәш иткән. Моны ишеткәч, бик күп­ләр аптыраганнар. Зәйнәп үзе дә кияүгә корсак бе­лән чыкты бит ул дип сөйләп йөрүчеләр булды.
 
Кияүгә чыккач, авылга сирәк кайта башладым. Чөнки ерак бер шәһәргә күчеп киттек. Әти-әни вафатыннан соң туган нигездәге йортны үземнең исемгә рәсмиләштерергә йөргәндә капка төбендә утыручы Зәйнәп апага юлыктым. Ул мине күрүгә елап җибәрде. Әти-әниең бик яхшы кешеләр иде дип, дога кыла башлады. «Илнарның үлгәнен беләсеңме?» — дип сорады. Мин, гаҗәпләнеп, баш чайкагач,улы турында сөйләп китте.
 
Илнар хәрби училище тәмамлагач, Балтыйк буендагы бер гарнизонда хезмәт итә башлаган. Яшь лейтенантка фатир биргәннәр. Шунда Дания бе­лән кызын алып килгән. Хатыны кибеттә сатучы булып урнашкан. Ә ул вакытта хәрби гарнизондагы кибетләрдә ни генә юк. Акчаң булса, әллә ниләр алып була. Яшь офицер акчаны аз алмый. Дания рәхәтләнә әйбер җыеп.
 
Бервакыт ял көне Дания кызы белән кино карарга чыгып китәләр. Илнар, ардым дип, өйдә кала. Ялгызы калгач, ул йоклап алырга була. әллә хатыны ишекне бикләргә оныта, әллә чит кешеләр ачкыч яратып керәләр, хәзер беркем бернәрсә белми. Шул көнне Илнарны пычак кадап үтереп чыгалар. Өйдәге яңа гына сатып алынган кием-салым, кыйммәтле савыт-саба да юкка чыга. Тикшерү бернинди нәтиҗә бирми. үте­рүчене тапмыйлар. Зәйнәп апа әйтүе буенча болар барысы да махсус эшләнгән, Дания оештырган. Чөнки озак та үтми, килене бүтән ир белән тормыш корып җибәргән. Имеш, бу ир аның беренче мәхәббәте, кызының әтисе. «Начар торганнарын белә идем, — ди Зәйнәп апа. — Илнарга аерыл дип әйтергә уңайсызландым. Хатыны кысыла дип әйтер дип уйладым. Балалы килен алып кайтканына да йөрәгем әрнеде. Алай да сүз әйтмәдем. Баланы үз оныгымдай яраттым. Ялга кайтканда да Дания гел телефоннан кем бе­лән­дер сөйләште. Ир кеше белән икәнен йөрәгем бе­лән сиздем. Минем белән дә гел тупас сөйләште Дания. Илнар хакына түз­дем. Ичмасам, улымның үлемендә гаепле мөртәтне табып, җәзасын бирсеннәр иде. Тынычлап үләр идем». Зәйнәп апа сөйләде дә, сөйләде. Күзләреннән гел яшь акты. Бик жәл­ләдем мин аны.
 
Авылга бер елдан соң гына кайтырга туры килде. Зәйнәп апа мәрхүм иде инде. Илнарлар нигезендә үзбәкстаннан кайткан ир белән хатын яшәп яталар. Дания йортны шуларга юк кына бәягә сат­кан булып чыкты. ә икенче кайту­ым­да тетрәндергеч хәбәр ирештерделәр. Данияне ире бик каты кыйнап авыру иткән. Көчкә генә йөри икән. Бер эш­кә дә яраклы түгел. Дания үчен алган, кыйнаучыны төрмәгә утырткан. Авылда сөйләүләренчә, бу аңа Ходай җәзасы. Имеш, ул берәүгә сер итеп кенә сөйләгән. Илнар кызының әтисе белән кавышырга комачау иткән. Аерылы­шырга риза булмаган. Шуның өчен Дания сөяркәсе белән бергә булу өчен план корганнар. Хатын кинога киткәндә ишекне биклмәгән, ә теге мөртәт кереп, Илнарга пычак кадаган. Ничек яшә­гәннәр алар, ничек кушылганнар өслә­ренә шундый коточкыч гөнаһ алып.
 
Дания ике-өч елдан инвалид арбасына утырды. Башын аска иеп кенә сөйләшә, нәрсә әйткәнен дә аңламыйбыз диләр. Бу аның өчен йомшак җәза. ә менә кызы нишләр? Ата-анасы гөнаһы өчен балалар җавап бирми ди­сәләр дә, кем белгән бит?
 
Алмазия ГАТИНА. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.07.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»