|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2019 Криминал
"Миллионер-кассир"ның ире Марат Хәйруллин барысын да алдаган?Банкны 25 миллионга талауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаның ире Беренче каналда артык сүзләр сөйләгәненә үкенә. Ул моны Луизаны яклаучылар басымы астында эшләвен әйтә. — Мин Беренче канал алдында гафу үтенәм. Хатынымны яклаучылар нәрсә әйтергә кушты, шуны сөйләдем. Каналга дәгъвам юк, — дигән ул.
Аның чыгышын Луизаны яклаучылар уйлап чыгарган була? Чыннан да, тузга язмаган сүзләр сөйләп утырды шул, дип яза Кызыл таң. Луизаны яклаучы Азамат Галин “Маратны федераль журналистларга бер миллионга сатуын” белдергән иде.
Ул акча “Россельхозбанк” ка кертелергә тиеш, янәсе. Хәзер инде акча урлауның яңа фаразын тикшерергә кирәк булачак.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|