поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.05.2010 Җәмгыять

ҖИҢҮ ҺӘМ КӨРӘШ

Быелгы майның ниләр алып киләсен без инде күптән белдек һәм аңа әзерләндек тә. Фашизмның тар-мар ителүенә 65 ел булды, Татарстан автономияле республикасы төзелүенә 90 ел тула. Беренче дата Рәсәй күләмендә зур тантана булып бәйрәм ителсә, икенчесе республикабыз күләмендә билгеләп үткәреләчәк чара буларак әһәмияткә ия.

Һәрбер сугыш – кешелек дөньясының камил үк түгеллеген раслаучы аяныч факт. Гаҗәеп парадокс: кешене тудыру ысулы ничәмә йөз мең еллар буе үзгәрми, ә үтерү елдан ел төрлеләнә бара. Кем генә җиңсә дә, кешеләр үлгән җирдә бәхет булмый. Ә Ватан сугышы илле миллионга якын адәм баласының гомерен вакытсыз өзгән тарихи фаҗига. Дөньяны белән идарә итәргә алынган чираттагы кара көч тыныч кына яшәп иген иккән, күмер казыган, чуен койган, балалар үстергән халыклар өстенә ябырылып, дөньяга кан исе таратты. Күп корбаннар сорый торган бу явызлыкка каршы тору өчен зур көч кирәк иде. Андый көч бары тик кол булырга теләмәгән халыкларда гына була. Орыш булган җирдә батырлар, каһарманнар, яу башында тора торган оста әйдәманнар да булла. Әмма җиңүче бары тик халык кына була ала. Сугыш ачучыларның армиясе баштанаяк коралланган булса да, аларда халык дип аталган рухи көч җитенкерәми. Без әнә шул һәрвакытта да җиңүче булып калган халык рухының тантанасына мәдхия җырлап бәйрәм итәбез. Җиңүчеләргә – үрнәк, җиңелүчеләргә – гыйбрәт. Яу кырында һәлак булган шәһитләргә безнең бәйрәм итүебез, дога булып ирешсен иде. Исән калганнарга Ходай сәламәтлектә үткән озын гомер насыйп итсен. Амин.

 

Татарстан Автономияле республикасы оештырылу турында төрле сүзләр йөри. Татарларны алдау өчен Ленин уйлап тапкан хәйлә дип атаучылар да бар. Белмим, нинди максат күздә тотылгандыр, әмма татар милләте өчен моның әһәмияте зур иде. Дәүләтчелеген югалтып, үлемгә хөкем ителгән һәм инде шуңа ризалашкан татар, автономия дип аталса да, дәүләтле булды, территорияле булды. Чикләре билгеләнде. Әлбәттә, ул чикләр татарлар яшәгән барлык җирләрне дә үзенә сыйдырмады, бик күп милләттәшләребез республикадан читтә калды. Әмма, ни генә булмасын, бу республика безгә кирәк иде. Әгәр заманында ул оештырылмаса 90 нчы елларда суверенитет дип авыз ачарга да туры килмәс иде. Суверенитетка да карашлар төрлечә, анысы икенче мәсьәлә. Ләкин безнең көрәш мәйданыбыз бар. Рух мөстәкыйльлеге өчен көрәш дәвам итә.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»