поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.07.2019 Ана теле

Бәйлекләрнең дә үз синтаксисы (нәхүе) бар икән. Белү артык булмас (ДӘВАМЫ)

“Бәйләү чарасы буларак бәйлекләр (буенча, өчен, турында) үзенә аерым тукталуга лаек”, дигән идек. Исбатлыйк. Аларның фәндә “бәйләү” термины белән махсус аталуы да уйлануга этәрә. Хәтергә төшерик әле: Нәрсә ул сөйләмдә бәйләү, нәрсә ул бәйләү чарасы?

Сөйләмнең  төп функциясе бит берәр яңалыкны, фактны хәбәр итү, дидек. Димәк, төп бурыч конкретлык, төгәллекне җиткерү. Моңа ирешүнең төп чаралары – ул әлбәттә, беренче нәүбәттә, сүз, аеруча сан, дата, исем, атама, конкрет-номинатив берәмлекләр, терминнар. Без шуларны күрсәткән идек инде. Бәйләү чаралары да конкретлыкны белдерүгә сәләтле икән. Тик без фәндә аларга игътибар итеп бетермәгәнбез, махсус өйрәнмәгәнбез. Бәйләү чарасы дип өйрәнгәнбез, ә менә ул чараларның конкретлыкка ирешү чаралары да дип өйрәнмәгәнбез. Бәйләү чараларының шул функциясен, сәләтен тоемланган галимнәр дә моңа тирәнтен диккать бирмәгән. Ф.Сафиуллина, мәсәлән, аларның бу сәләтен урыс теле йогынтысы дип кенә котыла (Сов. тюрк., 1986, №1, с.80). Ә урыс галимнәре үзләре бит моны аңлата. К.Горбачевич, мәсәлән, болай ди: “...фәннең, сәнәгатьнең, мәдәниятнең үсүе белән бәйле рәвештә тирәнәя һәм катлаулана барган мәгълүмлек-чикләнгәнлек мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен “по” белән бәян итеп була... (Изменение норм русского литературного языка. Л., 1971, С.249).
 
Бездә дә бит күпчелек  бәйләү чаралары по тибындагы калькалар. Күрәсең, аларны гомуми закончалыклар да берләштерә. Аларны сөйләмдә күзәтеп, кызыклы нәтиҗәләр ясаган галимнәребез арасында С.Ибраһимовның бүген дә гамәли әһәмиятле (бигрәк тә журналистикага) нәтиҗәләре искә төшә. Бу хезмәтне хәзер табуы шактый кыен булганга, аннан өзекне тулырак китерик әле:
   
“Буенча бәйлек сүзе белән ясалган төзелмәләрнең синонимнары. Хәзерге татар әдәби телендә мондый төзелмәләрнең кулланыш даирәсе гаять киң: ул матур әдәбиятта да,  фәнни хезмәтләрдә дә, эпистоляр, эш кәгазьләре  стилендә дә чагылыш таба, газета-журнал битләрендә, публицистик әдәбиятта буенча бәйлек сүзе белән төзелгән сүзтезмә һәм җөмләләрнең саны артканнан-арта бар. Бу төзелмәләр менә шундый  (шушындый – Н.И.) очракларда кулланыш табалар.
   
Иярүче сүз ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның урынын белдереп килгәндә, буйлап, буенча бәйлек сүзе аша иярә: Танк дошман кулында булган җир буйлап  зур  тизлек белән алга бара (М.Әмир). Көзге җил усак яфракларын урам буенча бөтерә-бөтерә очыра иде (А.Расих). Иярүче сүз процессның үтәлү урынын белдергән бу төзелмәләргә  синоним итеп берничә төрне карарга кирәк: 1) Иярүче сүз ияртүче сүзгә чыгыш килеше кушымчасы аша иярә: Баскыч буенча өскә менеп килгән кешенең... (Н.Фәттах); Аның ап-ак бит очларына – әллә ашыгып килгәнгә, әллә инде баскычтан менгән чакта гына – җиңелчә алсулык йөгергән иде (Н.Фәттах); Айзат, күкрәген киереп, тирән сулады да тар баскычтан икенче катка менеп китте (Г.Мөхәммәтшин); Калтыранган кулыннан көянтәсе ычкынып, шалтыр-шолтыр баскыч буйлап төшеп китте; Бабай, кулындагы таягы белән юлны капшый-капшый баскычтан төште (Тәрҗемә әсәрдән); Яфраклары яшел ак каенга юл буеннан аклар килделәр (Җыр);  Имәнгә таба сузылып юлдан безнең мастер Хәйрулла Хакимов килә (Г.Ахунов); 2) Иярүче сүз ияртүче сүзгә белән бәйлеге аша иярә: Шул урман белән барып яткан вакытта килеп җиттеләр бер суның буена (Әкияттән); 3) Иярүче сүз ияртүче сүзгә билгесез килеш формасы аша иярә:  Авылның старостасы, писарь... урам буйлап халык өстендәге недоимкаларны җыеп йөриләр иде (Ф.Хөсни); Андый чакта керәшеннәр, уйнап-җырлап урам йөрергә яраталар (Г.Бәширев); 4) Иярүче сүз ияртүче сүзгә урын-вакыт килеше кушымчасы аша иярә: Сукмак буенча башын түбән иеп барганда... (Н.Фәттах); Урманда, болында йөргәндәме... яисә юлда, сукмакта баргандамы... (Н.Фәттах);  Буенча бәйлек сүзе процессны урын ягыннан чикләп тә килә ала: Авыл Советы буенча  эшләнгән барлык эшләрне белеп тора (М.Әмир); Узган елга караганда ферма буенча көн саен 800–1000 килограм сөт күбрәк алына (С.Т.); Урын-вакыт килеше кушымчасы белән бирелгән сүзтезмә мондый төзелмәләрнең синонимы була алыр иде: Үткән сигез айда фермада һәр сыердан 1922 килограмм сөт алынды (“Таң” газеты); Буенча бәйлек сүзе белән төзелгән сүзтезмәләрдә процесс үзенең объекты ягыннан да чикләнергә мөмкин: Шәһәр радио челтәре буенча шәһәр темаларына рус телендә тапшыру булачак (С.Т.). Шушы ук сүзтезмәне чыгыш килеше кушымчасы ярдәмендә төзеп була, синонимы барлыкка килә: Радиодан яисә телевидение студиясеннән тапшырганда, ягымлы һәм килешле укысалар, ... канәгатьләнү хисе белән тыңлыйсың (Г.Бәширов); Буенча (буе) бәйлек сүзе ярдәмендә ясалган төзелмәдә иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның вакытын белдерә: Унбиш ел буенча эшләп, аның әле каты породада мондый тизлекне күргәне юк иде (И.Гази); Ике атна буенча эш эзләп йөрсә дә, бер җиргә дә аны хезмәткә алмадылар (К.Тинчурин);
   
Ә бит синоним ясауның берничә мөмкинлеге бар: 1) Иярүче сүз ияртүче фигыльгә янәшә торып буйсынган сүзтезмә алдагы төзелмәгә синоним рәвешендә карала: Ул фермада ун ел инде сыер савучы булып эшли (С.Т.); Мин, аның белән ун ел гомер итеп, аның үзенең җырлаганын бервакытта да ишетмәдем (“Г,Ибраһимов турында истәлекләр”); Шуны үтәр өчен, ул көннәр, төннәр буенча йөгерә (С.Җәләл); Шуның өчен көннәр чаба, төннәр йөгерә... (С.Җәләл); 2) Эчендә бәйлек сүзе белән ясалган тезмәләр дә мондый төзелмәләрнең синонимы санала ала: Мин аларны утыз өч көн эчендә утыз өч елга җитәрлек итеп таныдым (К.Тинчурин); 3) Кадәр бәйлеге белән ясалган сүзтезмә дә буенча бәйлек сүзе ярдәмендә барлыкка килгән төзелмәгә синоним була:  Бу кыз берлә көлеп, уйнап, тәмам атна кадәр торгач,//Мәмәт хан кайта инде яшь бикә берлә һиратына (Г.Тукай); 4) Юнәлеш килеш кушымчасы аша төзелгән сүзтезмә вакытны белдерүче шундый ук сүзтезмәгә синоним буларак карала: Мин сине яраттым./Яратам./һәм гомер буе яратачакмын (К.Тинчурин); Әмма да Газинур аны шәп сыптырды. Гомере буена онытмас (Г. Әпсәләмов); Асыл кошым, былбылым, дип// Гомергә сөячәкмен (Җыр); 1912 елның 4 апрель вакыйгасы аның күңелендә гомергә онытылмаслык эз калдырды (Г.Әпсәләмов); 5) Урын-вакыт килеше кушымчасы белән ясалган тезмә...: Җырларга кереп җырланган һәм Газинур өчен гомердә онытылмаслык... (Г.Әпсәләмов); Сәлимәкәй төндә йоклаганда,//Ай сокланып үбә кашыннан (Җыр); 6) Чыгыш килешен таләп итеп килүче бирле бәйлеге ярдәмендә ясалган тезмә: Ул колхозда 20 елдан бирле сыерлар сава (С.Т.); 7) Шулай ук дәвамында бәйлек сүзе ярдәмендә ясалган сүзтезмә: Ике ел дәвамында тарих  укытып, темаларның кемнең ничек үзләштерүен ул яхшы хәтерли (С.Т.); 8) Рәттән бәйлек сүзе белән ясалган сүзтезмә: Айрат инде берничә көн рәттән Гөлнурны икәү бергә киного барырга кыстап йөри (Г.Ахунов); 9) Әйләнәсе сүзе белән ясалган сүзтезмә: Ел әйләнәсе диярлек бер пальтода йөри (Ә.Еники); 10) Компонентлары тоташ бәйлек сүзе аша бәйләнешкә кергән сүзтезмә: Өч ел тоташ көн-төн утырды да, Москвага барып, докторлык диссертациясе яклап кайтты (Г.Ахунов); 11) Компонентлары ката, озын кебек сүзләр аша бәйләнгән сүзтезмәләр аша: Төн ката юньле ял эләкмәде (Э.Касыймов); Көннең көн озын йөреп, нибары бер арыш кабартмасына тиенә алды ул (Г.Гобәй);
12) Менә бу төзелмәләргә синоним рәвешендә -лап һәм -лый кушымчалары белән ясалган сүзтезмә алына: Гомәр бит айлап торырга кайтмаган (Ә.Еники); Әнинең кышлый эрләп куйган җепләре булган икән (“Казан утлары”);
   
Башка  синонимнарны бик иркен кулланырга мөмкин булып та, тик буенча бәйлек сүзен һәрвакыт кирәгеннән артык алуны, шул чара исәбенә җиңел генә котылырга тырышуны һич тә мактап булмый. Соңгы елларда бу бәйлек сүзне куллану чиктән аша башлады...” (Ибраһимов С., 98–105 б).
   
Бу күңелсез нәтиҗәсен исбатлар өчен  галим ике дистәләп тискәре дәлил-мисал китерә (Шунда ук, 104–105 б.). Арада бер җөмләдә ике буенча тәкърарланганнары да аз түгел:  Кышны озату көнендә традиция буенча боз астыннан балык тоту буенча беренчелеккә ярышлар үткәрелде (Идел ягы, 1969, 3 март). Бу кәсәфәт татар матбугатында, радио, телевидение сөйләмендә бүген дә дәвам итә. Галим остазыбызның әрнүле тезисы белән килешми хәлебез юк: “...мондый мисаллар газет хезмәткәрләренең җөмлә төзүгә, телнең аңлаешлы, үтемле булуына җитәрлек игътибар итмәүләрен күрсәтә”.
 
Галимнең өчен, белән, турында бәйлекләре катнашында ясалып, урынсыз кулланылган, телебезнең аһәңен бозган калька калып гыйбарәләргә багышланган күзәтү, нәтиҗәләре дә бүген актуаль дип кабул ителеп, гамәлдә үтәлү чаралары күрелүе зарурдыр.
   
Тискәре мисаллардан котылу өчен уңайларын күбрәк күзәтергә, гамәлдә сөйләмеңдә ешрак кулланырга тырышырга кирәк. Менә без уйланган кайбер мисаллар; аларны үз сөйләмегездә куллану мөмкинлеген барлый-барлый сез дә уйланыгыз әле; килешмәсәгез, үз фикерегезне исбатлагыз. – Ярдәмче берәмлек артык (урынсыз). Аның урынына:  а) мәгънәсезләрен бөтенләй алмаска (...котлыйсым килә – котлыйм; Зинһар өчен кермә төшләремә – зинһар); ә)  төп мәгънәнең ярдәмче берәмлексез синонимын табарга; (“Президент Ташкентка барачак. Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте – “шуны әйтте, ...җиткерде”; б) Әйтмә сөйләмдә хәтта тамыр сүз дә кыскара ( алып чыгасы – апчыгасы; алып барасы –аппарасы).
 
Язмабызның соңгы тезмәсенә диккать итегез әле: “...язмабызны барчагызга да ана телебезне үзләштерүдә уңышлар теләп тәмамлыйсы килә; ...тәмам итәбез; ... тәмамлыйбыз. Сез кайсы вариант яклы? Ни сәбәпле?
 
                                  Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 18.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»