|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.07.2019 Сәясәт
Минтимер Шәймиев эстрадага чыгармы? (ВИДЕО)Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев гармунчыларга кушылып җыр суза. Әлеге видео белән Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов уртаклаша. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, вакыйга Кукмара районы Яниль авылында булган. "Нинди талант әрәм булып яткан икән"
"Булганнан бар да була"
"Бабай моңлана. Ямансудыр шул. Төшенкелеккә бирелмәскә бик әйбәт компания тапкан, молодцы! Гармунчылар бигрәк өздереп уйныйлар! Ә бабайның тавышы матур гына икән!"
"Без булдырабыз!!!"
"80 генә тулсын да йөрербез әле шулай. Безгә стимул" дигән фикерләр калдыра укучылар бу видео астында.
Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел генә "Матбугат.ру"да Минтимер Шәймиевнең шаян такмаклар җырлап төшкән видеосы белән уртаклашкан идек.
Фото: Проказан
--- |
Иң күп укылган
|