|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2010 Шоу-бизнес
ТАТАР КЕШЕСЕ ALQANAT ӨЧЕН ТАВЫШ БИРӘЧӘК!20 майда Казанның “Маяковский. Сары бишмәт” клубында халыкара “Emergenza» музыка фестиваленең Казан регионы финалы үтәчәк. Быел әлеге мәртәбәле фестивальдә татар телендә рок җырлаучы “Alqanat» төркеме дә катнаша. Төркем ел дәвамында фестиваль этапларында җиңү яулап килде һәм ул Emergenzaның Россия күләмендәге финалында катнашып, Казан данын якларга лаек сигез төркемнең берсе дип табылды. Финал барышында теге яки бу төркем өчен тамашачылар тавыш бирәчәк, иң күп тавыш җыйган төркем Emergenza фестиваленең Россия күләмендә үтәчәк этабында катнашачак. Ә Россия этабында җиңүчеләр Emergenza фестиваленең халыкара финалында – Германиядә чыгыш ясаячак. Alqanat төркеме иҗатына һәм татар музыкасына битараф булмаучыларны финалга Alqanat өчен тавыш бирергә чакырабыз.
Белешмә: Alqanat төркеме 2004 елда оешкан. Төркем кыска вакыт эчендә татар яшьләре арасында популярлык казанды. Танылган җырлары – “160 җитез ат”, “Салкын яңгырлар”, “Дустыма”. 2009 елда Alqanat төрки халыкларның «Тюркчевизион» җанлы музыка фестивалендә җиңү яулады.
|
Иң күп укылган
|