|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2019 Шоу-бизнес
Бари Алибасов исеме тирәсендә ыгы-зыгы тынмыйКүренекле продюсер Бари Алибасов янындагы ыгы-зыгылар һаман тынмый. Аны алдан уйлап “агулану” спектакле оештырып дәваханәгә ятуда гаеплиләр. Имеш, аның ярдәмчесе бер ай элек үк табиблар белән сөйләшеп куйган булган. Алар, ничек итеп Алибасовны хастаханәгә салып, Русия халкын шаккаттыру турында уйланганнар. Ярдәмчесе офис белән продюсерның мәчесен карап торуны үз өстенә алган.
“Беренче канал” моны күрсәткәннән соң Бари Алибасов студиядән чыгып киткән. Ул хастаханәгә ничек эләгүен хәтерләмәвен сөйләп утырган булган.
Программада Алибасовны ялганны тоту детекторында тикшергәннәр. Полиграф продюсерның торба чистарткычны алдан уйлап эчүен күрсәткән. Ул аны аз гына эчкән дә төкергән, диләр.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: Новости Mail.Ru
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|