Авыр...Кайдан гына кочлэр табыйм...Этием,китте...Кайтмаска дип китте...
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2019 Шоу-бизнес
"Авыр... Кайдан гына көчләр табыйм..." - Иркә гаиләсенә кайгы килгәнТатарстанның атказанган артисты, җырчы Иркә гаиләсенең ишеген авыр кайгы шакыган: әтисе Миндар абый бакыйлыкка күчкән. "Авыр... Кайдан гына көчләр табыйм... Әтием китте... Кайтмаска дип китте...", дип уртаклаша ул. Аның үз исеме Айгөл булса да, күпләр Иркә дип кенә дәшә. Миндар һәм Миңлебәдәр Миншакировлар көтеп алынган, бердәнбер кызларына Иркә исемен кушарга хыяллана. "Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием вафат булыр алдыннан: "Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты", - дип әтисе турында журналистларга сөйләгән иде җырчы. Авыр кайгысын уртаклашабыз, Иннә иләйһи вә иннә лиләйһи рәҗигун..
--- |
Иң күп укылган
|