|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2019 Фаҗига
“Булгария” турында җырчы Альбина Кармышева: “Ирем бу теплоходта бүтән эшләргә рөхсәт итмәде. Алла саклаган”Бүген 10 июль. Бу көн Татарстан тарихына һәм, гомумән, илебез тарихына кара тап булып язылып калды. 2011 елда Иделдә “Булгария” теплоходы су астына китте. Бортта булган 201 кешенең бары тик 79гы гына исән кала. Быел бу кара датага 8 ел булды... Теплоходның һәлакәтенә берничә фактор сәбәпче булган. Башта давыл килеп чыга, экипаж вакытында иллюминаторларны капламый, трюмнарга су тула, көймә бер якка авыша һәм ахырчиктә һәлакәткә юлыга. Шунысы аеруча кызганыч, үлүчеләрнең күбесе - балалар. Алар каникул вакытында Идел буйлап сәяхәткә чыккан булганнар. Туганнары, якыннарына сабырлык бир, Ходаем.
Җырчы Альбина Кармышева
--- |
Иң күп укылган
|