• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
Туган көннәр
  • 16 Октябрь Марсель Әхмәдуллин
  • 16 Октябрь Салават Миңнеханов
  • 17 Октябрь Әхмәт Саттар
  • 17 Октябрь Рәшидә Җиһаншина (1917-2003)
  • 17 Октябрь Роза Туфитуллова
  • 17 Октябрь Айгөл Хөснуллина
  • 17 Октябрь Лидия Әхмәтова
  • 18 Октябрь Юныс Сафиуллин
  • 18 Октябрь Әнвәр Гобәйдуллин (1922-2012)
  • 18 Октябрь Илсур Хадиуллин
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021
  • Тэртипле, начар гадэтлэре булмаган 1 кызга Гарифьянова урамындагы 2 булмэле фатирнын 1 булмэсен вакытлыча яшэп торырга бирэм. 8917 8738213 (ватсап)
  • 3 яклы карандаш бура 6 3 ле утын бэясеннэн бирэм арча районында бужа авылы 89869031182
  • Регпалата янында бер бүлмәгә кеше кертәм. 6 мең сум. 89172618276
  • Эш эзлим. Казан кызы. Югары белемем бар. 89625485476 Лэйсэн. Секретарь, офис эшлэрен белэм. Начар гадэтлэрем юк.
  • Казанда квартира эзлибез снимать итергэ,без чшь парлар,икебез дэ эшлибез,вакытында тулибез Ноябрь башында кучергэ карыйбыз,на долгий срок Предложениялар булса ватсапка языгыз!! Риелторлар зинхар шалтыратмагыз!!!! 89063243260
  • Казанда Проспект Победа 139 Жк Победада ике булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ.89375724787
  • Озак вакытка бер булмэлэе фатир сдавать итэм. Казан шэхэре, Карбышева урамы. Барлык унайлыклар да бар (суыткыч, кер юуу машинасы). Якында гына остановка, ТЦ "Горки Парк", метро. Бэясе: аена 16 мен (квартплата кергэн). Телефон: 89276778632 (Watsup).

 

 

 
Архив
 

09.07.2019 Шоу-бизнес

Алсу Фазлыева: "Кая гына барыйм икән дип, эзләмәгән җирем калмады"

Сылу буй-сынлы ханымнарны, туташларны күргәч, кайчак үзең дә сизмәстән: «Болар я ашамый-эчми, һава гына сулап тора, я диетада инде!» – дип куясың. Шулчак башта яшен тизлеге белән киләсе дүшәмбедән ябыга башларга кирәк дигән фикер сызылып үтә. Йөз дә беренче кат! Шуңа да карамастан үзеңне бу юлы моның тукран тәүбәсе генә булып калмаячагына ышандырасы килә. Әнә бит кешеләр үзләрен «җиңә» – мин кемнән ким дисең.

Мондый ниятең булу «250 ел элек кабул ителгән калория теориясе эшләми», – дип лаф орудан, фастфуд корбаны булып калудан мең тапкыр хәерлерәк. Эшне нидән башларга соң? Дөрес, башка тай типмәгән, кайбер чит ил җырчылары кебек бил ясыйм дип кабырга алдырмыйсың инде. Үлчәүнең бер ягында кеше өчен иң кадерле булган сәламәтлек торса, 90х60х90 үлчәменә җитмәсәң дә, нәтиҗәсе булмый калмас. Татар эстрадасының танылган артистлары Алсу һәм Азат Фазлыевларның тәҗрибәсе дә шуны раслый.

– Шәхсән мин үзем ай ярым-ике ай дигәндә җиде килограммга ябыктым. Азат та шактый авырлык ташлады. Бу – диета түгел, ә дөрес туклану нәтиҗәсе. Диета булса, ул үзеңне бик нык чикләү булыр иде, – дип башлады сүзен Алсу. – Дөрес тукланасың икән – чикләү юк. Ашый-ашый ябыгасың. Диетага Азат та риза булмас, нәрсәгә кирәк бу миңа дип, кул селтәр иде.

– Җиде килограмм – ул инде аз түгел. Димәк, гардеробыңны да алыштырырга туры килгән.
 
– Әйе, бөтен киемнәр, асылынып-салынып калды. Нишлисең, тарайтырга туры килде. Иң мөһиме – ашауга мөнәсәбәтем үзгәрде.
 
– Алсу, шулай да ябыгыр өчен, теләк кенә җитми. Ниндидер стимул яки җитди сәбәп булу да кирәктер.
 
– Тегесе дә, монысы да җитәрлек. Күреп торабыз: яшәү рәвешебез фастфудлы, зыянлы ризыкларга юл куйды. Дөрес туклануга күчү шулардан арыныр өчен, профилактика җәһәтеннән кирәк иде. Аннан әзрәк кенә булса да гәүдә авырлыгын киметеп, матур киемнәр дә киясе килә. Ни генә дисәң дә, ябык кеше – яшьрәк, таза кеше үз яшенә караганда олырак күренә. Авырлык кимегәч, үзеннән-үзе җиңел сөякле булып каласың. Симерү аркасында төрле авырулар килеп чыгуы да сер түгел. Бу ахыр чиктә кешенең гомер озынлыгына турыдан-туры тәэсир итә. Шуларның бөтенесен белеп, күреп торсаң да, үзеңне кулга алу бик кыен, әмма тәвәккәлләргә кирәк. Шәхсән без «Дөрес туклану мәктәбе» дип аталган программа буенча онлайн режимда ябыктык. Дөресен әйтим, бу ният миндә күптән өлгергән иде инде. Кая гына барыйм икән дип, эзләмәгән җирем калмады. Ниһаять, таптым. Бездән күрмәкче бик күп танышларыбыз әлеге юлга басты. Өч айга 20 шәр килограммга кимүчеләр дә бар. Бер атнада ике-өч кило ташлыйсың. Бик кыйммәткә төшкәндер инде бу сезгә диючеләр дә табылды. Һич юк. Проект бушлай. Ризыкка килсәк, шул ук тавык, шул ук балык дигәндәй, анда әллә нинди ят әйберләр юк. Атнаның бер көне – углеводлы, икенчесе – аксымлы, өченче көне – түбән углеводлы. Шулай ризыкларны чиратлаштыра барасың. Азыкның кайсысын кайчан ашарга икәнлеген генә белергә кирәк.

– Сер булмаса, тәфсилләбрәк аңлатсаң икән…
 
– Әйтик, менә кайберәүләр иртә белән һәм, эштән кайткач, кичке аш ашый яки иртән чәй дә эчми генә китә. Шул рәвешле көнгә ике тапкыр күп итеп ашый. Бу дөрес түгел. Әз-әзләп 4-5 тапкыр ашарга кирәк. Безгә көн дә меню җибәреп тордылар. Без шунда күрсәтелгән ризыкларны әзерләп кенә калмадык, «Менә булды!» – дип интернеттагы төркемебездә дә «элә» бардык. Шулай эшләгәндә, син, беренчедән, берәүне дә алдамыйсың – башкаларга да, үз-үзеңә дә хисап бирәсең, икенчедән – команда рухын тоясың. Төркемдә 10-15 кеше – калышасы да, арбадан төшеп каласы да килми. Җитмәсә, ике ай дәвамында һәр шимбә саен үлчәмнәребезне җибәреп тордык. Ул үлчәмнәрне башкалар да күрә. Шуңа карап тренер алдыйсыңмы син, юкмы – бөтенесен белеп тора.
 
Аннан проектта шикәр кергән бер әйбер дә юк, аны стевия дигән татландыргыч белән алыштырабыз. Организм, шикәрне эшкәртү өчен, В1, В2 витаминнарын сарыф итә икән. Әле күптән түгел генә Сочида «Forbes» журналы версиясе буенча Мәскәү диетологларының беренче өчлегенә кергән медицина фәннәре докторы, профессор, ябыгу методикасын эшләгән Алексей Ковальковның лекциясен тыңларга туры килде. «Кеше көнгә ике шакмак кына шикәр ашарга тиеш, аннан артыгы барыбыр эшкәртелми – майга китә», – диде ул да. Шулай булгач, уйланырлык нәрсәләр шактый әле.
 
Иртә-кич кайнар ризык ашыйбыз. Солы, булгур, киноа боткалары, җиләк-җимеш… Бөтенесе дә кибеттә яки даруханәдә бар. Итсез дә ярамый. Балалар ризыгы кебек балансланган махсус ризыкны да үз иттек. Проектның нәтиҗәсен үзебездә генә түгел, дусларыбызда да сынадык. Монда мин симерүнең күпләр өчен бик зур проблема икәнен аңладым. Шәхсән үзем бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Тазарып китү аркасында балага уза алмаган, ирләре белән мөнәсәбәтләре бозылган хатыннар да бар иде араларында.
 
– Гастрольләр вакытында бу режимны саклый аласызмы соң? Гомумән, читтә йөргәндә, ашау-эчү мәсьәләсен ничек хәл итәсез?
 
– Безнең концерт төркемендә сигез кеше, бер гаилә кебек йөрибез. Гастрольдә артист ач йөрергә тиеш түгел, аларны ашату-эчертү минем өстә. Ни пешерсәм, шуны ашыйлар. Үзебез белән һәрвакыт мультиварка йөртәбез. Бу инде ризык парда пешә дигән сүз. Иң мөһиме: белгән һәм файдалы ризыкны ашыйсың, үзең әзерләүнең иң төп максаты шул. Юлда барганда кафеларга туктасак та, үзебезгә кирәген генә сайлыйбыз. Майонезлы ризыклар ашамыйбыз. Салатлар алсак та, җитен, зәйтүн мае салынганнарына гына өстенлек бирәбез. Кыздырылган әйбергә тотынмыйбыз. Безгә суда, парда я булмаса фольгада пешкән булсын.

– Өйгә кайтсак, тегесен-монысын пешерер идек дигән чаклар күп буламы?
 
– Гастрольләр вакытында өй ризыклары ашыйсы килгән вакытлар була, әлбәттә. Өйдә чагында бәлешен дә пешерәм, өчпочмаклар да яратабыз. Бары тик мондый авыр ризыкларны көннең беренче яртысында ашарга кирәк. Чөнки бу вакытта организм ризыкны тизрәк эшкәртә. Шуңа күрә дә көндезге бергә, икегә кадәр ашарга кирәк.

– Синең өлгер хуҗабикә булуыңны беләбез, ә Азат кухняда плитә тирәсендә кайнашырга яратамы? 
 
– Әйе-е-е! Азат бик оста пешерә. Әйтик, тәмләткечләр белән фольгага төреп балыкны, итле ризыкларны әзерләргә маһир ул. Без, хатын-кызлар, әйбер пешкән арада әллә ниләр эшләп алырга өлгерәбез. Азат исә, казан кырыеннан китмичә, карап торып пешерә. Кызганыч, андый илһам килгән вакытлары бик сирәк була. Аның каравы, Азатым да, улларым Аяз белән Ильяс та әзерләгән ризыкларымны мактый-мактый ашыйлар.
 
Алсу Фазлыевадан балык ашы
 
Өч калын телем кызыл балыкны эрерәк кисәкләргә турап, тозлы шулпага пешерергә куябыз. Балык пешкән арада, 5 помидорның кабыгын әрчеп, турап, чуен казанда майсыз гына томалап үз парында пешереп алганнан соң, балык шулпасына кушабыз. 20 минут дигәндә, аш өлгерә. Тәлинкәләргә бүлгәч, ашка укроп, петрушка, яшел суган сибәбез.
 
Расиха ФАИЗОВА, Мәгариф

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.07.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино