поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.07.2019 Дин

"Ахырзаман турында бер хәбәр аркасында кемдер миллионер булырга мөмкин"

Бүген «ахырзамандыр инде бу» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Берәүне сөйләп, шул кеше каршыңа чыкса, «әстәгъфирулла, чыннан да Кыямәт көне җитә» дип көлүчеләр дә табыла. Ә уйлап карасаң, бу билгеләр чыннан да кешелекне ахырзаманга якынлаштыра бит… Бу көнгә ничек итеп әзерләнергә һәм Кыямәт көне кайчан җитәсен ничек белергә?

Бу сорауларга җавап эзләп, Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәкв белән әңгәмә кордык.

– Булат хәзрәт, дөнья бетү турында еш сөйлиләр. Өстәвенә, кешене куркуга салып, бетү көнен дә билгелиләр. Ә ахырзаманның кайчан җитәчәген галимнәр хәбәр итә аламы?
 
– Ахырзаманның кайчан һәм ничек булачагын алдан фаразлау мөмкин түгел. Бу көнне без Кыямәт көне дип тә, терелү көне дип тә атыйбыз. Җир йөзендә яшәгән бөтен кеше дә бу көнне тереләчәк һәм Аллаһы Тәгалә каршында үзенең кылган гамәлләре, яшәү рәвеше, тормышы өчен җавап тотачак. Аның хәерле гамәлләре күп булдымы, иманлы ниятләр кылдымы – барысы да Кыямәт көнендә билгеле булачак. Ләкин аның кайчан булачагын бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма монда шуны истә тотарга кирәк: Аллаһы өчен вакыт һәм урын дигән нәрсә юк. Ул аңарга карамый һәм бу көнне көтеп тормый. Ләкин фәлсәфи күзлектән чыгып әйтсәк, кеше шул вакыт эчендә чикләнгән. Шуңа да безнең өчен нинди дә булса вакыйганың кайда һәм кайчан булуы мөһим. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә Кыямәт көненең менә шушы урында, нәкъ шушы сәгатьтә булачагын әйтмәгән. Ни өчен дигәндә, ахырзаман җитү тизлеге фәкать кешенең үзеннән тора. Алар күпме бозыклык кылган, Аллаһы Тәгалә кануннарын бозганмы, аны онытканмы, ничә тапкыр динне кире каккан, ничә тапкыр гөнаһлы юлга баскан… Начар гамәлләрнең артык күп булуы Кыямәт көнен якынайта да инде. Күпләрнең бу көн кайчан җитәчәк дигән соравына ачык җавап бар: дөньяда бөтен кеше дә Аллаһы Тәгаләне онытып, гафләт йокысына чумгач.
 
– Ахырзаманның билгеләре бармы? Бәлки, без аларның кайберләре белән очрашканбыздыр инде?
 
– Ахырзаманның кечкенә һәм зур билгеләре бар. Чыннан да, беренчеләре белән күрештек инде. Пәйгамбәребез дә бу турыда хәдисләрендә әйтеп калдырган: «Урамда зина кылыначак, бозыклык бөтен җиргә таралачак, кешеләр Аллаһы Тәгаләне онытачак, үтерешләр, хыянәтләр күбәячәк, балалар ата-анасына карата начар мөнәсәбәттә булачак, зур биналар төзеләчәк». Боларның барысын да бүген күреп, ишетеп торабыз. Әйтик, гади авыл кешесе дә зур катлы йортлар, коттеджлар төзи хәзер. Ул үзен башкалардан югары һәм баерак итеп саный.

– Хәзер күпләр вакыт тизлегеннән зарлана. Бу шулай ук Кыямәт көне якынлашуын кисәтәме?
 
– Вакыт тиз үтә дибез, чөнки элеккеге заманда кешеләр бәрәкәтле вакытта яшәгәннәр. Вакыт бит ул чагыштырма зурлык. Кем өчендер бик тиз уза, кемгәдер озак кебек тоела. Ләкин күпләр өчен бер ел бер көнгә тиң. Бу шулай ук кешенең күңелендә гафләт булу, булмавы белән бәйле. Әгәр дә кеше Аллаһы Тәгаләне таныса, аның әмерләренә буйсынып яшәсә, вакыт аның өчен һәрвакытта да бәрәкәтле булыр. Ул эшлисе эшләрен тәмамларга да, теләгәненә ирешергә дә өлгерер. Вакытны бәрәкәтле итүнең ысулы да бар. Барлык гамәлләрне дә иртәдән башкарырга кирәк. Әйтик, барлык эш өчен дә иң бәрәкәтле вакыт – иртәнге 6дан көндезге 12гә кадәр. Хәзер күпләр Коръәни Кәримне укырга ничек вакыт табарга, тегесенә ничек өлгерергә, монысын кайчан башкарырга дип баш ваталар. Җавап гади: эшеңне иртәдән башла.
 
– Хәтерләсәгез, 2012нче елның декабрь аенда дөнья бетә дип, зурдан кубып сөйләделәр. Кайберәүләр кибет киштәләрен шәм һәм тоз кебек кирәк-яраклардан бушатырга да өлгерде. Болай котылып була, имеш. Ә Кыямәт көненнән качу мөмкинме?
 
– Юк, әлбәттә. Бу көн бары тик бер генә булачак һәм барлык тереклек тә юкка чыгачак. Ә халыкның күпләп шәм сатып алуы, базларга төшеп, качып калам дип уйлавы дини наданлык белән бәйле. Кыямәт көненең кайчан булачагын белмәгән кебек, ничек итеп юкка чыгачагын да белмәячәк кеше. Ә мондый хәбәр таратып, кибеттә товарлар сату бары тик акча эшләү ысулы гына. Бер хәбәр аркасында кемдер миллионер булырга мөмкин. Чын Кыямәт көне – барыбыз да үләчәк көн.

– Булат хәзрәт, ахырзаманга әзер булырга кирәкме?
 
– Без бу көнгә рухи яктан әзер булырга тиеш. Коръәннең мәгънәсен аңласак, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтен анализлый белсәк, динне танысак һәм дөрес юлдан атласак, без бу көнгә әзер дигән сүз. Юкка гына Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Ул шундый көн, монда синең күпме малың булса да, бөтен дөнья синеке булса да, яныңда туганнарың булса да, ярдәм кулын сузарлык кешеләрең табылса да, алар сиңа ярдәм итәчәк түгел», дип әйтмәгән.
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит
Фото: Пиксабай 
 
Ахырзаманның кечкенә билгеләре (аларның кайберләре инде күзәтелгән):
 
– Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы һәм вафаты.
 
– Сугышлар.
 
– Ялган пәйгамбәрләр (Мөхәммәтнең вафатыннан соң җиргә 30 ялган пәйгамбәр (ялган Мәһди) килеп китәчәк икән, соңгысы — Дәҗҗал булачак).
 
– Кол хатын үзенең хуҗабикәсен тудырачак (Дин белгечләре Мөхәммәтнең сүзләрен төрлечә юрыйлар: хуҗалар үзләренең кәнизәкләренә өйләнәчәк; балалар ата-анасын тыңламаячак; ярлылар кинәт баеп китеп, зур-зур йортлар салып ярышачак; АКШ белән «аны тудырган» Бөекбританияне чагыштыралар).
 
– Зур гөнаһлар кылыну (Адәм балалары зина кылу, аракы эчү һәм башка гөнаһларга кереп батачаклар).
 
– Наданлык арту, гыйлемлелекнең бәясе төшү (Наданнар хакимияткә киләчәк, үзләрен акыллыга исәпләячәк, кешеләр алар артыннан иярәчәк. Дәрәҗәле урыннарга кешеләрне сәләтенә карап түгел, ялагайлану, ярарга тырышуына карап куячаклар).
 
– Мәчетләрне бизәү (Бәндәләр мәчетләрнең тышкы кыяфәте белән мактаначак, үзләре мәчетләргә йөрмәячәк).
 
– Биек йортлар төзү (Яланаяклы, шәрә тәнле дөя көтүчеләр зур-зур йортлар салуда ярышачаклар).
 
– Вакытның тизләнүе (Дин белгечләре берсеннән-берсе заманчарак элемтә чаралары барлыкка килүгә сылтыйлар. Кыямәт көне якынайган саен, Җир шары кызурак әйләнә башлап, вакыт, чыннан да, тизләнәчәк, диләр).
 
– Үлем очраклары күбәю.
 
– Байларның саны арту.
 
– Җир тетрәүләр һәм табигать бәла-казалары арту.
 
– Үз-үзеңә кул салулар арту.
 
– Ирләргә караганда хатын-кызлар саны арту.
 
Зур билгеләр:
 
– Кояшның көнбатыштан чыгуы.
 
– Томан каплау.
 
– Даббат әл-Арз дигән җан иясе барлыкка килү.
 
– Имам Мәһдинең килеп чыгуы.
 
– Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ кабиләсе һөҗүме.
 
– Гайсә пәйгамбәрнең килүе.
 
– Дәҗҗалның кузгалуы (Хәдисләр буенча, мөселманнар, Кыямәт көне алдыннан үзен «коткаручы Мәһди» итеп күрсәтүче Дәҗҗал килеп, кешеләрне котыртып, вәсвәсәгә салачак, дип ышаналар. Шунлыктан Дәҗҗалны «ялган Мәһди» дип тә атаганнар).
 
– Көнбатышта кояш тотылу.
 
– Көнчыгышта кояш тотылу.
 
– Гарәбстанда кояш тотылу.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»