• 11.12-12.12 Элвин Грей. КРК "Пирамида"
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 12 Декабрь Чыңгыз Айтматов (1928-2008)
  • 12 Декабрь Гөлчәчәк Гайфетдинова
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 14 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш
  • Сборка и ремонт мебели!Тел.89196484445 Актаныш
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим квартира Габишево ягында) 895066660021
  • Продаётся 2хкомнатная квартира в центре Казани в Вахитовском районе. 110кв.м, черновая. Дом сдан, заселен. Собственник. Тел 89053163640 или ватсап. Риелторов прошу не беспокоить.
  • Казан шәһәре, Адоратский урамындагы 55 йортта 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. 89063204796
  • Тамада. Хәләл мәжлесләр алып барам. Арзан. Телефон: 89274894564
  • Речной техникум тирэсендэ 20яшьлек тэртипле,акыллы егеткэ снимать итеп яшэргэ булмэ кирэк иде. 89375212889
  • Байлар Сабасында ике бүлмәле фатир сатыла.Хәбәрләшү өчен телефон: 89274458736
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйдә 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында.90 номерлы шәһәр автобусы йөри. 10000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099

 

 
Архив
 

               

09.07.2019 Язмыш

Без бит сезне “теге дөньядан” тартып алдык”: бала тапкан ана өчен газаплы көннәр башлана

Табиб хатасы нәтиҗәсендә инвалидлар коляскасына утырырга мәҗбүр булган Лиана Сәмигуллина ирендә, улында юаныч табып яши. Бала дөньяга килгәнче үк аның язмышы язылган була, диләр. Чыннан да, көтмәгәндә әллә нинди сынауларга дучар була кеше, уйламаган җирдән шатлык-сөенечләр кичерә.

Ә ниндидер күңелсез хәлләргә тарысак, иң башта җәмгыятебезгә, янәшәдәге кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Башлыча, гаиләнең никадәр мөһим икәнлеге менә шундый вакытларда аңлашыла да инде. 

Чыннан да, сынаулар беркемгә дә юктан гына бирелми. Дөнья үзгәрде, кешеләр матди табыш артыннан куа, дисәләр дә, мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт һәм бер-береңә төрлечә ярдәм итү бүген дә күпләргә яшәргә көч бирә. Бу сүзләрне күбрәк озак еллар кулга-кул тотынышып, бергә утны-суны кичкән парлар әйтсә дә, яшь гаиләләр арасында да шушы сүзләрнең асылына төшенгәннәр җитәрлек. Шундыйларның берсе — Чакмагыш районында яшәүче Лиана һәм Илдар Сәмигуллиннар.

Лиана 1988 елның 8 ию-лендә  Пермь краеның Тюинск авылында күпба-лалы гаиләдә дөньяга килә. Алар яшәгән авылда Сәми-гуллиннар бердәнбер татар гаиләсе була. Фидарис абый һәм Наилә апа балаларын, безнең халыкка хас булганча, гадел, бер-берсенә ярдәм­чел, туган җанлы итеп тәр-биялиләр. Лиананың зур әнисе Балтач районының Тутагач авылында яши. Кыз, каникуллар вакытында еш кына аның янына кайтып, матур табигать кочагында урнашкан авылның ямен, анда яшәүче халыкның эчкерсезлеген, авылда сакланган гореф-гадәтләрне күреп үсә. 
 
— Зур әнием янына кайтканда шатлыгымның чиге юк иде. Ул да безне сагынып көтеп алып, безнең вак мәшәкатьләребез белән кайнап, вакытын күңелле үткәрә иде, — дип искә ала балачагын Лиана. 
 
Мәктәп тәмамлагач, кыз укуын Казанда яисә Уфада дәвам итәргә хыяллана. Лиана, әти-әнисеннән, туган җиреннән озакка аерылып тора алмаячагын аңлагач, Уфадагы Русия дәүләт социаль университетына укырга керә. Беренче курста укыганда ук булачак ире Илдар белән таныша. 
 
— Без бәләкәй чакта зур видеокассеталар бар иде. Салават Фәтхетдинов, Хә­ния Фәрхи һәм башка татар артистларының концертларын көннәр буе карарга да риза идем, чөнки мине сәхнә, артистлар тормышы бик кызыксындыра иде. Укуымны тәмамлаган вакытларда үземнең дөрес һөнәр алмавымны аңла­дым. Очраклы рәвештә генә “Туган тел” телеканалына эшкә килдем. Бу канал татар-башкорт эстрадасы җырлары, артистлары тормышын чагылдыра. Мин үземне, чыннан да, суда йөзгән балык кебек хис итә идем. Эшемне никадәр яратуымны әйтеп бетергесез. Чыннан да, янәшәмдә ярат­кан тормыш иптәшем, көн дә иртән ашкынып барган эшем бар. Ә озакламый үземнең әни буласымны да аңладым. Хатын-кыз өчен моннан да зуррак бәхет юктыр, — ди Лиана. 
 
Бәхеткә төренгән 9 ай күз ачып йомган арада үтеп тә китә. Инде хатын балага чирләгәч, Илдар, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, Лиана белән бала тудыру йортына юнәлә. Тик булачак әнине, “Иртә кил­гән­сең”,  дип, кире кайтарып җибәрәләр. Авыртынуларга түзә алмаган хатын, өйдә берничә сәгать интеккәннән соң, төнлә янә дәваханәгә барырга мәҗбүр була. Икенче көнне генә табиб хатын янына килеп, бала  дөрес ятмаганлыктан операция эшләргә кирәклеген әйтә. Бу вакытта инде Лиана барысына да әзер була, баласы гына исән булсын. Хатынга төрле документларга кул куярга кушкач, ул аларны укып та тормый. Үзенең һәм баласының гомере өчен кө­рәшкән вакытта боларның никадәр мө­һим булуын аң­ламый ул.
 
Хатынның арка миенә өч укол кадап, наркоз бирә­ләр.
— Эчемне скальпель белән кискәннәрен сизеп яттым. Моны табиб күргәч, битемә битлек кидерде. Аннары нәрсә булганын хәтер­ләмим,  — дип, күз яшь­лә­рен яшерергә тырыша хатын.
 
Кичке сәгать 11дә генә аңына килә Лиана. Палатадагы хатыннарның сабыйларын имезеп утыруын күргәч, ул да улын китерү­ләрен сорый. Шәфкать туташы тупылдып торган малайны әнисе-нең куенына китереп сала. Лиана да баласын имезер өчен торырга уйлый, әмма аякларын кузгата алмый. Хатынның урыннан тора алмавын күргәч, шәфкать туташы аны тынычландырырга тырыша. “2-4 сәгатьтән аяк­ларыгыз йөри башлаячак, ә әлегә ял итегез, иртәгә сезгә бик күп йөрергә туры килә­чәк. Балага тикшерү үткә­рергә кирәк бит”, — ди.
 
Икенче көнне иртәнгә хатынның хәле тагын да начарлана. Аны яңадан реанимация бүлегенә күчерә­ләр. МРТ хатынның арка миендә зур гына гематома барлыгын күрсәтә. Берничә көннән шу­шы гематоманы алыр өчен янә операция кичерергә туры килә Лианага. Аннары хатын өчен реанимациядә, чын-чынлап, газапка әве­рел­гән көннәр башлана. Аның хәле көн­нән-­көн начарлана. Әти-әнисе Лиананы, бу дәваха­нәдән алып, Куватов исе­мендәге республика дә­ваханәсенә илтә. “Ярый вакытында килгәнсез. Без бит сезне “теге дөньядан” тартып алдык”, — ди аңа соң­рак мондагы нейрохирурглар. 
 
Лиана дәваханәдә булганда кечкенә Камилне аның әти-әнисе тәрбияли. Дүрт ай хатын ире Илдар белән дәваханәдә ята. 
— Тәүге вакытта без Илдар белән бер-беребезгә сүз дә әйтә алмый идек. Мин йокыдан уянам да, аның караватка башын салып йоклавын күргәч, күзлә­ремнән яшь тәгә­ри башлый иде. Минем елаганны күр­гәч, аның да күңе­ле тула. Икебез дә ниш­ләргә, арытаба ничек яшәр­гә икәнен аңламый идек, чөнки табиблар миңа гомер буе шушы караваттан тора алмаячагымны әйтте. 
 
Алай гына да түгел, сөт­тән тулышкан күкрә­гемнең авыртуына чыдарлык түгел иде. Ә Камилгә бернинди балалар азыгы да ярамый, аллергиядән интекте. Илдар мине нинди генә халәттә күрмәде. Физик яктан чиклә­нүем генә түгел, улым янына ашкынуым, яшәвемнең мәгъ­нәсен югалтып елауларым — барысына да ул шаһит булды, — ди хатын.
 
Лиананы дәваханәдән чыгарганда Камил, инде бераз үсеп, ят һәм “үз” кеше­ләрен аерырга өйрәнгән була. Ни­һаять, көтеп алынган көн туа. Бердәнбер көн­не  Илдар, Лиа­наны күтә­реп, өйләренә алып керә. Билгеле, Камил әти-әнисен танымый, ятсынып елап җибәрә. 
 
Коляскада гына хәрәкәт итә алган Лиана ел ярым бер дәваханәдән икенче­сенә, бер күрәзәчедән, дә­валаучыдан башкасына йөри, әмма аңа ярдәм итә алырлык кеше табылмый. Гаилә Чакмагышка, Илдарның әти-әнисе янына күченеп кайта. Биредә гаилә башлыгы эшкә урнаша, Камилне балалар бакчасына урнаштыралар. Тормыш шулай үз агымы белән дәвам итә. Лиана да коляскада хәрәкәт итеп булса да яңа-дан яшәргә өйрәнә. Ләкин берничә ел аякларына басмаганлыктан, хатынның аяк­лары бик нык ябыга һәм янә бер-бер артлы авырлыклар килә. 
Шул вакытларда гаилә таныш-белешләреннән Кырым­ның Саки шәһәрендә шундый авырудан интегүчеләргә яр-дәм итүчеләр барлыгын ишетеп кала. Ләкин Башкортстан белән Кырым арасы — 2500 чакрым. Бу араны үтү сәла­мәт кешегә дә җиңел түгел. Инде барысына да әзер бул­ган Лиана ире белән машинада ерак җиргә юл тоталар. Өч тәүлеккә якын бара алар бу шәһәргә. 
 
— Бурденко исемендәге шифаханәдә минем кебек авыруларны  балчык ярдә­мендә дәвалыйлар. Илдар иртән мине шушы дәвалау процедурасына илтә, ә кичен инструктор белән төрле кү-негүләр ясыйбыз. Биредә мине беренче тапкыр ходункига бастырдылар. Мо­ның өчен аякларга тәүдә махсус итекләр кидерделәр. Күңе­лемдә киләчәктә йөри алачагыма өмет чаткысы гына түгел, ялкын кабынды. 
Саки — минем кебек коляскада йөрүчеләр шәһәре. Бирегә дөньяның төрле поч­магыннан киләләр. Анда халык бер-берсе белән ихлас аралаша, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Андагыларның һәркайсы — язмышның ниндидер сынавын үткән кеше-ләр. Алар, чыннан да, сәла­мәт­лекнең, гомернең кадерен ныграк белә, — ди Лиана. 
Сәмигуллиннар бу ходункины үзләре белән алып кайта. Ел дәвамында Илдар, кич эштән кайткач, хатынын шушы ходункиларга бастырып, өй буйлап йөрер­гә ярдәм итә. Шулай Лиа­наның аяклары акрынлап көч җыя. Билгеле, инде ничә ел коляскада булган Лианага бу гына җитми, аларга янә шушы шәһәргә барып, дәвалау курслары алырга кирәк була. Әмма бу  зур чыгымнар таләп итә. 
 
— Мөмкин­лекләре чикле булган кешегә никадәр чыгымнар таләп ителүен үз башына төшкәннәр генә аңлый. Яңадан Сакига барырга акча таба алмагач, балалар тудыру йортын судка бирергә мәҗбүр булдык. Безгә ярдәм итә алырлык адвокат табу бик авыр булды, чөнки мин кул куйган документлар безнең судта җиңеп чыга алуыбызны шик астына куя иде. Кызганычка каршы, имза куйганда минем нинди хәлдә булуым беркемне дә кызыксындырмады.
 
 Ходай барысын да күрә, ишетә, диюләре хак. Мин бик яхшы, киң күңелле бер кеше белән таныштым. Ул, чыннан да, бүген дә ми­ңа икенче әтием кебек. Ул күр­сәткән изгелекләр­не әйтеп бетергесез. Ул безгә шушы адвокатны табып бир­де дә инде. Ике ел дә­вам иткән судлашудан соң, ниһаять, без җиңеп чыктык. Моның өчен һәр­вакыт яныбызда булган адвокатка чиксез рәхмәт­лебез.  Бу җиңү минем янә аякларыма баса алачагыма өмет тудырды...
 
Лиананы иң бәхетле иткән — әни булган, шул ук вакытта, аны коточкыч сынауларга дучар иткән көн үтүгә биш ел ярым үтеп киткән. Һәр көне сызлануларга уралган аның. Шул ук вакытта, бу елларның  һәр минуты якыннарының, иренең ярдәменә, яратуына чорналган, күз алмасы кебек улы аңа яшәргә өмет биргән.
 
— Камил минем ни өчен атлап йөрмәвем белән еш кына кызыксына. Һәр кич йокларга ятар алдыннан Ходайдан минем аякка басуымны сорый. 
Минем өчен табиблар ике төргә бүленә — дәва­лаучы-лар һәм чиргә сабыштыручылар. Минем дә беркайчан да караваттан тора алмаячагымны фаразлаганнар иде. Операциядән соң ике атна үткәч, табиб булмаганда урыннан торырга батырчылык иттем.  Тәүдә гәүдәмне 20 градус почмак белән күтәрә алдым, аннары 40... Ниһаять, 90, мин утырам!!! Башым әй­ләнә, кулларым белән по­рученьнәргә ябышам, әмма мин утырдым!!! Моны күргән табиб мине бик нык тиргәде. Хәзер инде аякларыма басмаячагыма күн­дерергә тырышучылар да бар. Барыбер басачакмын! Минем сөеп туймас улым, өзелеп яраткан ирем, якыннарым бар. Мин аларга кирәк, мин алар белән көчле. Бу авырлыклар кайчан да булса артта калачак, — ди Лиана.
 
Яшь хатынның бу сүз­ләреннән соң өстәр сүз дә юк сыман. Берничә ел элек бер табибтан интервью ал­ганда, үлемгә китергән чир­ләрне авыруга әйтү кирәкме, бу аның өметен өзү түгелме, дип сораган идем. “Һәр авы­руның күңел торышын күрә белергә ки­рәк. Кемдер бик нык яшәргә тырыша, бер мөмкинлекне дә кулыннан ычкындырмый, көрәшә. Андыйлар авыруны җиңә дә. Ә икенчеләр тормыштан арыган була, алар яшәүнең мәгънә­сен тапмый, күрәсең. Андыйларга ничек кенә ярдәм итәр-гә тырыш­саң да, чирлә­реннән котыла алмый”, — дигән иде. Лиана табибның бу сүзләрен янә исбатлады. 
 
— Табиб хатасын исбат итү бик катлаулы. Ә балалар тудыру йортындагысын — аеруча. Минем хәлдә калган хатын-кызлар бик күп. Кызганычка каршы, алар турында сөйләүчеләр аз. Без бер-беребезгә ярдәм итсәк кенә авырлыкларны җиңә алачакбыз, — ди  ул.
Лиана бүген Инстаграм социаль челтәрендә бик күп кешеләр белән аралаша. Аңа илнең төрле почмагыннан шундый хәлгә тарыган хатын-кызлар яза. Ул аларга чын күңелдән ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Һәм үзе дә алар белән бергә якты килә-чәккә өметләнә. Чыннан да, янәшәсендә йөгереп йөрүче улы, яратып туймас тормыш иптәше булганда башкача булу мөмкин дә түгел. Уңыш-лар сиңа, Лиана! Тырыш, би­решмә, син барысын да җи-ңеп чыга алачаксың! Гаи­лә, мәхәббәт һәм тугрылык көн-нәрендә мин нәкъ синең ке-бек­ләрне котлар идем!
Гөлия Гәрәева.
Чакмагыш районы. Кызыл таң

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.07.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов