|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2010 Җәмгыять
БЕРДӘМ БУЛЫЙК!Октябрь аенда үткәреләчәк халык исәбен алу уңаеннан, Татарстан язучыларының татар халкына мөрәҗәгате. Кадерле милләттәшләр!
Россия Федерациясендә яңадан халык санын алалар. Бу җәһәттән башка шундый уй килә: чыннан да, татарларның саны күпме? Безгә моны белү гаять әһәмиятле. Тукаебыз заманында "10 миллион Идел буе татары" дип язган. Тукай әйтсә хак әйтер. Ә хәзер халык исәбе дөрес алынамы, дөрес алынган хәлдә, нәтиҗәләре дөрес игълан ителәме?.. Соңгы елларда үткәрелгән сан алулар исә татарның киләчәк язмышына бәйле бик күп сораулар тудырды. Без, туган халкыбыз язмышын кайгыртучы татар язучылары, әнә шуларны күздә тотып, сезгә мөрәҗәгать итәргә, борчулы уйларыбызны сезнең белән уртаклашырга булдык, кадерле милләттәшләр!..
Йә, санасыннар соң, беренче тапкыр түгел бит, гел санап торалар, ни зыяны бар аның, дияр кайберәүләр. Әйе, күпмилләтле Рәсәй илендә тугыз-ун ел саен халык санын алу тәҗрибәсеннән һәм хәзерге четерекле милли хәл-әхвәлләбездән туган уйлар борчуга сала да инде безне...
Уяу булыйк: алдагы еллар олы тарихлы халкыбыз өчен җитди сынау еллары булачак, ә быелгы халык исәбен алу нәтиҗәләре халкыбызны таркату-корыту вәзгыятенә дә әйләндерелергә мөмкин. Элекке сан алуларны оештыру тәҗрибәсе Рәсәй киңлекләрендә таралып яшәгән татар халкына карата алып барылган сәясәтнең бик үк уңай булмавын күрсәтте.
Россиядә беренче тулы сан алу 1897 елда үткәрелде.
СССР дигән мәмләкәттә дә сан алуларда асылда шул 1897 елгы тәртип саклана. Ләкин бу чорда әлеге гамәлгә татар халкын киметеп күрсәтүгә йөз тоткан ялгышлар да кушыла башлый.
СССР таркалгач, 2002 елда Россия Федерациясе беренче тапкыр халык исәбен алды. Кызганыч ки, монда да сан алу нәтиҗәләрендә татар халкын киметеп күрсәтү катышмый калмады. Демократик илләрдә нинди халыктан (милләттән) булуы турындагы сорауга кеше үзе теләгәнчә җавап бирсә, бездә исә хакимият алдан халыклар һәм телләр исемлеген төзеде. Әлеге исемлектә татарлар таркатылып, 45 (!) исемгә бүлгәләнеп теркәлде. Бу хәл санау нәтиҗәләренә тәэсир итмичә калмады, әлбәттә. Татарны бүлгәләр өчен бүтән төр «тырышлыклар» да куелды.
Ләкин халкыбызның зиһенен кемнәрдер теләгенчә саташтыра алмадылар. Башкортстанны санамаганда, без беркайда да зур югалтулар кичермәдек, 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, беркадәр (32,5 мең кешегә) арттык та әле. Сан алу нәтиҗәләре хакында Россия Фәннәр академиясенең әлеге исемлекне әзерләгән Этнология һәм антропология институты идеологларының берсе: "Татары воспользовались переписью и произвели консолидацию", – дигән иде.
Әмма быелгы халык санын алу, республикаларның болай да юк дәрәҗәсендәге мөстәкыйльлеге тәмам бетерелеп, милли мәгариф бик нык тарайтылган бер чорда үткәрелә. Халык исәбен алуны да шушы максатка ярашлы итеп үткәрү куркынычы бар. Коткыга да, басымга да, мәкер-хәйләгә дә бирешмик, газиз милләттәшләр! Тарихи бергәлегебезне, бердәмлегебезне саклыйк! Җавап бер һәм аермачык булсын: без – татарлар, туган телебез – татар теле. Шуны тирән аңларга кирәк: бербөтен татар милләтенеке булу үз кавемеңнең – этник-этнографик төркемеңнән йөз чөерү түгел ул. Без бергә булганда гына үзенчәлекле тарихи этник-этнографик йөзебезне, ягъни туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз. Моны балаларыбыз-оныкларыбызга да аңлатыйк. Безне олы тарих, уртак әдәби тел, уртак культура, уртак яшәү рәвеше берләштерә.
"Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар", ди милли уртак мәкалебез. Аң булыйк: киләчәгебез кыл өстендә торган бу чорда безне берәү дә сакламаячак та, якламаячак та. Моны без бары үзебез генә, бер йомгак булып тупланып кына эшли алабыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!..
|
Иң күп укылган
|