|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2019 Җәмгыять
Биектауда Туфан Миннуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары үтә (ФОТОрепортаж)Драматург истәлегенә багышланган семинар 2017 елда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Д.Х.Салихов инициативасы белән гамәгә куелды. Уздыру урыны –Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылы. Бу авылда, Ашыт елгасы буенда Туфан Миңнуллинның гомеренең соңгы елында салдырган кечкенә генә җәйге йорты бар. Чит тәбәкләрдән килүче кунаклар арасында Удмуртия Республикасы Язучылар берлеге рәисе Петр Захаров; Мари-Эль республикасыннан драматург, журналист һәм җиңел атлетика буенча ике тапкыр Европа чемпионаты призеры Ипполит Лобанов; Башкортстаннан күренекле шагыйрә һәм язучы Халисә Мөдәррисова, драматург Флюр Галимов, язучы һәм журналист Дилә Мөхәррәм-Хәйретдиновалар бар. Татарстаннан семинарда драматурглар Рабит Батулла, Данил Салихов, Борис Вайнер, Ркаил Зәйдулла, Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Хәбир Ибраһим, Айгөл Әхмәтгалиева, Зөләйха Минһаҗева, Булат Сәләхов, Равил Сабыр, Альберт Гаделшин, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон, Раушан Шәриф, Искәндәр Сираҗи, Салават Юзеев, Камил Кәримов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина, Энҗе Гыйззәтова һ.б. катнаша
--- |
Иң күп укылган
|