|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2019 Фаҗига
Лаеш районында янгын ике гаиләне йортсыз калдырган
5 июль көнне Лаеш районы Кече Елга авылында зур фаҗига булган. Ике туган - авылның мәзине Әсәт белән Хәйдәр абыйларның нигезе тулысынча янып беткән. Бу хакта каза күрүчеләрнең авылдашлары хәбәр итеп, ярдәм сорый. "Дуслар, туганнар, дин кардәшләребез!. Бер сәгать эчендә авылдашларыбыз, бертуган Әсәтулла абый белән Хәйдәр абыйларның нигезләре көл булды. Изгелек җирдә ятмый. Тамчыдан күл җыела. Ярдәм итикче бергәләп" диләр алар. Акча күчерү өчен:
Валиуллин Алмаз Асатуллович
8960 040 58 35.
Валиуллин Ильназ Хайдарович
8 951 8 93 30 20
Карталар шушы номерларга беркетелгән, диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|