|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2019 Мәдәният
Рафинә Ганиуллина һәм Разил Камалов әлмәтлеләр белән бәйрәм итәҖырчы Рафинә Ганиуллина һәм аның тормыш иптәше, баянчы Разил Камалов иртәгә, 6 июль көнне, Әлмәттә узачак Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларында катнашачак. Концерт Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узачак. Башлана 17:00 сәгатьтә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, программа Әлмәт районы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасыннан башланып китәчәк. “Шәһәрдә мәдәни мохит” проекты кысаларында барлык гаиләләр өчен күңел ачу программасы оештырылачак. Моннан тыш, бәйрәм кунаклары мастер-классларда катнаша алачак. Балалар өчен кызыклы уеннар һәм бәйгеләр үткәреләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|