поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.05.2010 Сәясәт

БАЙЛЫК ДОГА, ИГЕЛЕК, ТЫРЫШЛЫК БЕЛӘН ТАБЫЛА

Акча, муллыкны кем генә яратмый икән. Тик ул байлыкның ничек килүенә һәм кулланылуына карап, аның өчен җавап тотасы да бар. Халык телендә әйтелгәнчә, байлыкның бер айлык кына булуы, киресенчә, кешене коточкыч газапларга салуы да ихтимал.

“Әгәр кеше, акыллы фикер йөртеп, маңгай тире тамызып, хәләл юл белән табылган акчасының зәкятен вакытында ярлыларга бирә икән, андый юл белән табылган акча гыйбадәткә тиң санала. Мондый байлыкка ия булу гөнаһ түгел”, – ди әңгәмәдәшем Татарстан мөфтиенең дин эшләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт ЗАРИПОВ.

 

– Сөләйман хәзрәт, гадәттә, акчасы бик күп кешене хәрәм яшәеш алып баручыга исәплиләр. Чыннан да бай булып яшәү гөнаһмы?

 

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Аллаһы Тәгалә сиңа биргән нәрсәгә риза бул, бай яшәрсең. Булган кадәренә шөкер ит”, – дигән. Аллаһы Тәгалә азына да риза булып, шул булган кадәр байлыкны күп итеп кабул иткән һәм аны дөрес куллана белгән кешеләрне сөя.

 

Байлыкның юмартлык белән дә бәйләнеше бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта: “Юмартлык – җәннәттә үскән агач, аның исе хуш, җимешләре татлы, ә саранлык – җәһәннәм төбендә үскән агач, җимешләре сасы, ачы”, – ди. Саран бай фәкыйрь кеше дәрәҗәсендә торган кебек, фәкыйрь адәм дә бай була ала. Ул – җаны тыныч, күңеле киң, ниятләре изге кешенең күзгә күренмәгән рухи байлыгы. Ә күңеле тар, җаны тынгысыз кеше рухи фәкыйрьлек кичерә. Бу исә хакыйкый ярлылык.

 

Бай кешене күзәтеп, аның тапкан малын тикшереп йөрү дә мөэмин-мөселман эше түгел. Байлыгы күзгә ташланган кешене, бу тырышкан икән, дибез. Чыннан да, кеше байлыгын хәләл хезмәте белән тир түгеп эшләп таба икән, аның яхшы ашарга, матур киенергә, уңайлы шартларда яшәргә хакы бар. Ә инде адәм баласы ялкауланып, мөмкинлеге булып та эш сөймичә йөрсә яки булган байлыгын хәрәм гамәлләрдә кулланып, ярлылыкка тарыса, мондый ярлылык, акчасызлык хәрәм санала. Әмма кайберәүләрнең тырышып та акча таба алмаулары мөмкин. Байлык та, ярлылык та Аллаһ тәкъдире. Андыйларга сабыр булырга, үзенә кирәгенә омтылырга, аны ихластан Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Мөхәммәд (с.г.в.) бу хакта: “Чын ышанучан кешенең хәленә карап гаҗәпкә калырсың. Гел яхшылык килеп торганда да (акчасы, эше булганда), андый кеше Аллаһка шөкер итә белер, бәла-каза килгәндә сабыр итәр, аның өчен дә Аллаһтан әҗерле булыр”, – ди.

 

Байлыкка бәйле тагын бер хикмәт – нәфес бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта: “Адәмнең авызын туфрактан башка бернәрсә дә тутыра алмас иде”, – ди. Бу инде нәфеснең симезлеген күрсәтә торган бер дәлил.

 

– Байлыкның шулар аша килүенә өметләнеп, эш урыннарында төрле табыш теләп торучы бака сувенирлар тотучы, өйләрендә акча гөлләре үстерүче, фэн-шуй хорафатларына ышанучыларга дин ничек карый?

 

– Аларга табынуның файдасы юк кына түгел, киресенчә, ышану, мондый юк-барны бөек Заттан өстен кую гөнаһ гамәл. Кеше үзенә нәрсә кирәген Аллаһы Тәгаләдән сорарга тиеш. Байлык дога, игелек, тырышлык белән табыла. Берәүгә сәдака бир дә, үзеңә кирәген үз телеңдә, ихластан кулыңны күтәреп, Аллаһтан сора. Бер генә түгел, биргәнче сора.

 

– Хәләл юл белән табылмаган байлык һәм исраф ителгән мал өчен нинди җәза каралган?

 

– Әгәр адәм баласы байлыкны кеше талап яки аны рәнҗетеп, караклык юлы белән тапса, Аллаһы Тәгалә иртәме-соңмы аның үзен рәнҗетә, кешедән киткән байлыкны үзеннән тартып алып яки башка җәза биреп аңлата. Бу дөньяда газабын күрмәгәннәр ахирәттә күрәләр. Күз яше, рәнҗеш төшкән малның бәрәкәте булмый. Кеше шулай хәрәм юл белән байлык туплаган икән, тәүбә кылырга, Аллаһтан кичерүен үтенеп, малын хуҗасына кайтарып бирергә тиеш. Мал хуҗасы югалса яисә мәрхүм булса, шул кеше исеменнән, малын кайтарып, мохтаҗлык кичергәннәргә сәдака бирергә кирәк.

 

– Байлык китерә торган догалар бармы?

 

– Коръәндә дә бу хакта күп әйтелә, андый догалар бар. Барлык кешегә таныш “Раббәнә” догасын укып, үз телеңдә ихлас күңелдән сорарга кирәк. Аның мәгънәсе түбәндәгечә: “И Раббым! Дөньялыкта безгә игелек эшли торган гомер бир. Шушы игелегебез бәрәкәтендә ахирәттә җәннәтеңне насыйп ит, ут газабыннан сакла”. Аллаһы Тәгалә сорый белеп сораган кешесенә кайчан да булса бирә. Шуңа барына шөкер кылып, сабыр булырга кирәк.

 

Айгөл НУРИЕВА.

 

* * *

 

“Бүлешеп яшәү күңелле”

 

Әсгать абый Галимҗанов исеме күпләргә яхшы таныш. Гомерен мохтаҗларга ярдәм итүгә багышлаган гаҗәеп дәрәҗәдә юмарт кеше ул. Бушка өләшкән йорт, машиналары санап бетергесез. Күптән түгел Казандагы ике бүлмәле фатирын да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бер карчыкка бүләк иткән. Ә үзе Колхоз базары янындагы урамда, ташландык йортта гомер кичерә. Тәүлегенә өч-дүрт сәгать кенә йоклый икән. Күп акча эшлисең килсә, озак йокламаска кирәк, ди ул.

 

– Шәһәр фатирында тора алмыйм, миңа хуҗалыгы булган урын кирәк, – ди Әсгать абый. – Менә монда бер гектардан артык җирем бар. Утыз еллап шунда йөзләгән дуңгыз, сыер асрадым. Ике ел элек терлекне бетердем. Хәзер ул фермада базарда сатучы үзбәкләр товарларын саклый. Стоянка урынында “КамАЗ”лар төн куна. Киләчәктә бу урынга асфальт җәйдерергә уйлыйм. Шулай мавыгып көн үткәне сизелми дә.

 

Әсгать абыйга 74 яшь. Ул тумышы белән Апас районының Болын Балыкчы авылыннан. Хатыны Роза 7 ел элек үлгән. Кызы Ләлә гаиләсе белән Казанда яши.

 

– Акча аяк астында, иелеп ала белергә генә кирәк, – ди байлыкны таба да, бүлешә дә белгән Әсгать абый. – Хәзер кеше ялкау, беркемнең эшлисе килми. Тырышканда һәрвакыт акча табыла. Аеруча авыл җирендә мөмкинлек зур. Җир иркен, печән күп. Рәхәтләнеп мал асрарга була. Бүген мәктәптә 5-10 куян тоталар. Шул эшме?! Минемчә, укучылар 3-4 мең куян асрарга тиеш. Тагын авыл саен 500-600 баш ат, 600-700 мең терлек, 7-8 мең кош-корт булу мәслихәт. Гомумән, авылның кайсы гына урынына барып чыксам да, акча аунап ята кебек тоела.

 

Мин авылга кайтып төпләнсәм, мал үрчетергә, кибеп барган күлләрне кабаттан торгызырга тәкъдим итәр идем. Кешеләрнең кырын эшкә, начар уйга вакыты калмас иде. Бала-чаганы жәлләргә кирәкми. Эшләсеннәр.

 

Мин халыкка яхшы булсын дип тырышам. Аларга ярдәм итүдән тәм табам. Бу нәселдән килә. Әти-әнием кечкенәдән гадел булырга өйрәтте. Әтием гел кешегә булышты, сарыкларын суеп бирде. Үзе йөз грамм да ит алмый иде. Әнием дә, үлгәнче кешегә ярдәм ит, диде. Байлыкка беркайчан кызыкмадым. Акчага табынуга караганда бүлешеп яшәү күңелле. Моның өчен халык та рәхмәтле. Күрсәләр, кочаклыйлар, үбәләр, рәхәт бит.

 

– Әсгать абый, бер ай яшәр өчен сезгә күпме акча кирәк?

 

– И-и, кем белсен?! Санаганым юк. Хәзер әллә ни ашыйсы да килми. Менә бүген бер кыяр, помидор ашадым, бөккән белән “Кока-кола” эчтем дә тамак тук. Ай саен 7 мең сум пенсия алам.

 

Бүген кеше рәхәт яши. Кибеткә керсәң, нәрсә генә юк, билләһи, җәннәт. Шуңа күрә тормышның кадерен белергә, бераз нәфесне тыярга өйрәнергә кирәк.

 

Эльмира СӘЛАХОВА.

 

* * *

 

Аннан моннан

 

Базарда сатучылар акча акчаны тартсын өчен еш кына беренче сатып алучыдан алган сумнарны бөтен товар өстеннән йөртеп чыга.

 

Хезмәт хакы алганнан соң, имеш, бер тиененә дә тимичә акчаны бер төн дәвамында өйдә тотарга кирәк, аны ул көнне туздырырга ярамый.

 

Кайберәүләр акча артып торсынга тырнакларын үсә барган яки ай тулганда гына кисәләр.

 

Шулай ук халыкта акчаны кичен санарга, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә бурычка бирергә ярамый дигән фикер йөри.

 

Яңа өйгә күчкәндә идәнгә көмеш акча сибүчеләр дә юк түгел.

 

Гадәттә авыл өйләрендә байлык китмәсен дип, кояш баегач, өй җыештырмаска, аеруча себерке тотмаска тырышалар.

 

Хорафатларга ышанучылар акчаны сул кул белән алып, уң кул белән бирүне хуп күрәләр.

 

 

* * *

 

АКЧА АГАЧТА ДА ҮСМИ, БАКА АВЫЗЫННАН ДА ТӨШМИ

 

Ышаналармы-юкмы, аеруча хатын-кызларда өмет, омтылу дигән нәрсә көчле. Шуңа һәр фатирның диярлек тәрәзә төбендә акча гөле үстерү гадәте бар бездә.

 

Шулай ук акча, байлык китерүче символлар да шактый таралган. Аларның киң кулланылыштагысы – авызына тәңкә капкан бакыр акчалар өстендә утыручы бака. Аны аеруча кытайлылар ярата, ул һәрбер өйдә бар. Бездә дә аны офисларда, йортларда еш күрергә була. Бу символ ишеккә аркасы белән каратып куела, әйтерсең ул яңа гына өйгә сикереп кергән.

 

Иңнәренә акча, капчык тулы алтын аскан Хотей төрле яклап уңыш китерүче символ санала, имеш, ул хыялларның чынга ашуына булыша. Табынучылар аны бәхет, шатлык китерүче, иминлек теләп торучы алла итеп күрәләр.

 

Дайкоку – имеш, җиде бәхет алласының берсе, муллык һәм байлык чыганагы итеп күзаллыйлар. Аны шакылдавык (колотушка) яки кумак һәм тылсымлы дөге белән тасвирлыйлар. Дайкокуны еш кына бәхет һәм уңыш алласы Эбис белән бергә гәүдәләндерәләр. Имеш, алар икесе рухи күңел күтәренкелеге һәм матди байлык тәңгәллеген тәшкил итә.

 

Акча агачы да бик популярлашкан байлык символы. Ул ярым кыйммәтле ташлардан, кайчак тиенле акчалардан ясала. Имеш, әгәр бу агачны селкетсәң, яңгыр тамчылары сыман акча ява.

Кайберәүләр алтынга тиң байлык һәм уңышлы кияүгә чыгуны өмет итеп кухня өстәлендә муллык символы саналган әфлисун һәм мандарин тоталар.

 

Тик ничек кенә булмасын, нинди генә символлар уйлап табылмасын, акча агачта да үсми, бака авызыннан да төшми. Аны хәләл көчең белән эшләп табарга, ә инде кулга килеп кергәч, акыллы итеп тота белергә кирәк. Шул чакта, чыннан да, баеп китү ихтималы юк түгел.

 

 

* * *

 

БӘХЕТ ӨЧЕН КҮПМЕ АКЧА КИРӘК?

 

ВЦИОМ үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, русиялеләр җитеш тормыш алып бару өчен 4 кешелек гаиләгә аена кимендә 60 мең сум кирәк дип саный.

 

Азат АХУНОВ, галим:

 

– Бәхетне акча белән үлчәп булмый. Минем өчен иң мөһиме – үземнең, якыннарымның исәнлеге, күңел тынычлыгы, тормышта таянырлык туганнарың булу. Шуны аңлап яшәгән кеше иң байлардан да бәхетлерәк. Күңел тынычлыгы булмаса, акча да ярдәм итә алмый.

 

Мәсәлән, үземә аена 5 мең сум да җитә. Фатирым булмаса, билгеле, бу миңа җитмәс иде. Гаиләне тәэмин итәргә, балаларны тәрбияләргә, киендерергә, ашатырга, укытырга, китап сатып алырга, матбугатка язылырга аена кимендә 20-30 мең сум кирәк. Әлбәттә, тәмәке тарткан, аракы эчкән, азартлы уеннар белән мавыккан, дуслары белән очрашып күңел ачып вакытын уздыручыларга акча күп кирәк. Минемчә, акчаның бәрәкәтле булуы мөһим.

 

МУБАЙ, җырчы:

 

– Бүгенге заманда акча булу – бәхетнең яртысы. Ялгызым гына яшәсәм, аена 35 мең сум кирәк булыр иде. Ләкин өч бала атасы буларак, гаилә бюджетына ай саен 60-70 мең сум кереп торса, яхшы. Көчәнмичә, тегендә-монда сугылмыйча, тыныч кына тормыш көтәр өчен минималь сумма. Бу матур йорт, ипле машина алу һәм балаларны яхшы уку йортларына урнаштыру өчен җитәрлек акча булыр иде.

 

Акчам машинага күп тотыла, ләкин ансыз да яшәп булмый. Калганы гаиләгә китә. Бүгенге керемем туганнарыма булышырга җитми. Әгәр мөмкинлегем булса, әниемне матур өйдә йомшак мендәрләргә утыртып кына тәрбияләр идем. Аңа булышам, ләкин кирәгенчә хөрмәт күрсәтә алмыйм.

 

Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА, ТР Милли музей хезмәткәре:

 

– Аена нормаль тормыш алып бару өчен 20 мең сум кирәк, моңа күңел ачу, чит илдә ял итеп кайту керми. Кесәдә мең сум булса да, аны “ә” дигәнче сарыф итәргә, шул ук вакытта 20 сумга да яшәргә мөмкин. Минем андый очраклар еш була. Акча беркайчан җитми, акчасызлыкка фәлсәфи күзлектән карарга тырышам. Ходайның биргәненә рәхмәтлемен, күп әйбергә акчам җитми, ләкин үземне начар хис итмим. Тик бу кешенең мөмкинлекләрен чикли.

 

Амил НУР, журналист:

 

– Ипи-тозлык акчам булса, шул җитте. Мин – практик, тыйнак кеше. Җәяү йөрсәм, өйдә генә туклансам, бер тиен дә акча сарыф ителмәскә мөмкин. Аена күпме киткәнен махсус исәпләгәнем юк. Акчасызлык мөмкин эш түгел, теләгән кеше акча эшли ала.

 

Рамил ГАЗИЗУЛЛИН, Кама Тамагы авылы, фермер:

 

– Аллага шөкер, тамак тук, ялангач түгелбез, зарланып утырырга Аллаһы Тәгаләдән оят. 90 нчы елларда әллә нинди авырлыклар кичерергә туры килде. Берсендә балдызлар кунакка кайтты, пешерергә чәй юк. Авыл буйлап көчкә бурычка 100 сум таптым. Чәй эчертеп җибәргәч, чыгып утырып еладым. Шул чакларны искә төшереп, бүгенгә шөкер итәбез.

 

Кешегә һаман саен кирәк. 50 мең сум чамасы акча керсә, яшәү тынычрак булыр иде. Ай дәвамында чыгымнар күп була. Кеше очын очка ялгап кына яшәмәсен иде, аның күңеле рухи азык та тели. Ә бүген күпчелек халык ач калмас өчен эшләргә тырыша.

 

Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, Гаилә мәчете имамы:

 

– Бәхет белән акча аерым төшенчәләр. Акча белән генә кеше бәхетле була алмый. Кеше үз минимумын табарга тиеш. Утырып ашарга бер тәлинкә аш җитсә, фәлән кадәр кием бар дип хәл итсә, хәзер яшәп торырга урыным ярый дисә, аңа яшәү җиңелрәк. Ә үзенең кимәлен белмәгән, чамаламаган кешегә 60 мең дә, 100 мең дә җитмәячәк.

 

Фәкыйрь дә, бай да бәхетле һәм бәхетсез була ала. Кемдер йортсыз, ач-ялангач яшәсә дә, күкне күрүенә, җиргә үз аяклары белән басып йөрүенә ихлас шатлана. Бәхет хисе ризалыктан килә. Аллаһның биргәненә шөкер кылсаң, сынауларын кабул итсәң, ризалыгың бәхеткә алып килергә мөмкин.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.



Ирек мәйданы
№ 18 | 07.05.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»