|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2019 Шоу-бизнес
"Таяну ноктасы"н алып баручы Венера Аитова декрет ялына киткән (ФОТО)ТНВ теканалында “Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручы Венера Аитова (Иванова) декрет ялына чыккан. Үзенең авырлы килеш төшкән фотосын ул Инстаграмга элгән һәм “Привет, декрэт!” дип язган. Тамашачылары Венераның сөенечен уртаклашып: “Сөбханалла”, “Бәхетле вакытың булсын", "Минем дә декретка чыгасым килә”, “Беренче бала декретыннан да рәхәтрәк вакыт юктыр ул, сәламәт булыгыз!” дип комментарийлар калдырганнар.
"Матбугат.ру" алданрак язганча, Венера Аитова (Иванова) кияүгә 2017нче елның 11 ноябрендә чыкты. Кияү Динар исемле. Ул Чаллы якларыннан. Туйдан бик матур видео белән дә уртаклашкан идек.
Шулай ук укыгыз: Венера Аитова бәби көтәме? (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|