|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2019 Фаҗига
Диңгездә тереләй янып һәлак булган офицерларның ИСЕМЛЕГЕ билгеле1 нче июль көнне Североморск хәрби-диңгез базасыннан ерак түгел диңгез төбен тикшергәндә, фәнни-тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 хәрби һәлак булды. Владимир Путин илнең Оборона министры Сергей Шойгуга, кичекмәстән һәлакәт урынына барып, аның сәбәпләрен ачыкларга кушты. "Һәлак булучылар арасында җиде 1нче ранг капитаны бар, икесе - Русия Герое. Бу - бик зур югалту", - диде ил җитәкчесе. Экипажның тырышлыгы белән янгынны сүндерә алалар, әмма су астыннан тиз арада чыгу мөмкинлеге булмау сәбәпле, хәрбиләр янгын калдыклары белән агуланып үлә.
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.
Оборона министрлыгы Баренцев диңгезендә фәнни-тикшеренү су асты аппаратында чыккан янгын нәтиҗәсендә һәлак булган офицерларның исемлеген төзегән. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, һәлак булган офицерларның барысының да Арктиканы өйрәнү буенча катлаулы су асты экспедицияләрендә катнашулары тәүге тапкыр гына түгел. Министрлык җитәкчесе Сергей Шойгу аларны уникаль белгечләр дип атады.
Су астында гомерләре өзелгән офицерларны Санкт-Петербургның Серафимовское зиратында җирләячәкләр.
1-нче ранг капитаннары:
Денис Долонский, Русия Герое; Николай Филин, Русия Герое; Денис Опарин; Константин Сомов; Андрей Воскресенский; Константин Иванов, Владимир Абанкин
2-нче ранг капитаннары:
Александр Авдонин; Александр Васильев, техник хезмәт белгече; Дмитрий Соловьев; Сергей Данильченко
3-нче ранг капитаннары:
Владимир Сухиничев; Виктор Кузьмин
Шулай ук:
Капитан-лейтенант Михаил Дубков; медицина хезмәте подполковнигы Александр Васильев.
Автор : Ә.Шакирҗанова, Фаткуллин (Фәтхи) Рәдиф
Чыганак: "Московский комсомолец", РИА Новости
Фото: «Военный осведомитель» telegram-каналы.
--- |
Иң күп укылган
|