|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2019 Шоу-бизнес
Александр Масляков КВНсыз калырга мөмкин"Группа 7" акционерлар җәмгыяте һәм генераль директоры Александр Масляков булган "АМИК" телевизион иҗат берләшмәсе КВН товар билгесен интеллектуаль хокук итеп тану буенча судлашу бара. Дәгъвачы "Группа 7" җәмгыяте фикеренчә, КВН товар билгесе "АМИК" карамагында түгел, чөнки бу билге белән чыккан продуктлар Сергей Моратов, Михаил Яковлев һәм Альберт Аксельрод белән автордашлыкта барлыкка килгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, автордаш Сергей Моратовның вафатыннан соң хокуклар аның тол калган хатыны Марина Топазга күчкән, ә ул аларны "Группа 7" җәмгыятенә тапшырган.
"РИА Новости" язуынча, дәгъва агымдагы елның 19 августында каралачак.
Александр Масляков, көндәшләрен 3 миллион сум штрафка тарттыруны таләп итеп, Мәскәү Арбитраж судына дәгъва биргән.
КВН 1961 елның ноябреннән эфирга чыга башлады. Александр Масляков - 1964 елдан КВНны алып баручы. 1990 елдан башлап тапшыруны әзерләү белән Александр Масляков нигез салган "АМИК" телевизион иҗат берләшмәсе шөгыльләнә.
--- |
Иң күп укылган
|