|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2019 Җәмгыять
Инвалидларны караган өчен 10 мең сум түлиләр1 июльдән, Президент карары белән, физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларны һәм I группа тумыштан инвалидларны караган өчен түләү ике тапкырга диярлек артты. Элек ул 5 мең сум тирәсе булса, июльдән 10 мең сумга җитте. Әлеге акчага инвалид балаларның әти-әниләре, опекунлыкка алган тәрбиячеләре дәгъва кыла ала, калган караучылар өчен түләү суммасы үзгәрми, 1200 сумны тәшкил итә.
Татарстан Пенсия фондыннан алынган мәгълүматлар буенча республикада бу төр категориягә керүчеләр 9 меңнән артык кеше исәпләнә. Моның өчен аерым гариза тапшыру кирәкми.
– 18 яшькәчә инвалид баланы караган өчен, тумыштан I группа инвалидларны тәрбияләүчеләргә ай саен акчалата түләү каралган. Әлеге акчалар инвалид баланың пенсиясенә өстәлеп киләчәк, – ди Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Тулырак мәгълүматны теркәлү урыны буенча пенсия бүлекләреннән ачыкларга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|