поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.05.2010 Мәдәният

БӘЛӘКӘЙЛӘР

БӘЛӘКӘЙ ТУФАН

 

Ярылган корсак

 

Авылыбызның аскы ягында Күпер ермагы дигән ермак бар. Тирән ермак. Ярлары текә. Яз көне таулардан шуып төшкән кар суы ермакны тутырып ага. Җәй көне ермак кибә. Ләкин бер чоңгыллы урында су җыелып кала. Без шунда чупырдашабыз. Йөзгәндәй итәбез, хәтта биек ярдан шуңа сикерәбез дә. Кайвакытта баш су төбендәге ләмгә (бездә ләмне душкын диләр) кадала. Көлешәбез. Кайберләребез сикергәндә суга корсагы белән төшә. Аңардан мыскыллап көләбез.

 

– Корсагың ярылмадымы? – дип корсагын караган булабыз. Бервакыт бездән өлкәнрәк Хәсән абый ярдан сикерде дә корсагы белән шапылдап суга килеп төште. Без көләргә тотынган идек, Хәсән абыйның кычкырып җылаганын ишетеп туктап калдык.

 

Хәсән абый бер кулы белән корсагын тотып, икенче кулы белән үлән тамырларына тотына-тотына яр өстенә менде. Үзе җылый.

 

– Ни булды? – дибез.

 

Ул корсагыннан кулын алды. Анда кып-кызыл эз – корсагы ярылган. Хәсән абый:

 

– Үләм! – дип җиргә егылды, без авылга йөгердек. Хәсән абыйларга барып фаҗигане хәбәр иткәч, Хәсән абыйның кемедер (хәтерләмим) безнең белән бергә ермак буена чапты. Барып җитсәк, Хәсән абый чалкан яткан да шаркылдап көлә... Калганын сөйләп тормыйм. Корсак ярылуның серен генә әйтәм. Хәсән абый үзе белән кызыл җеп алып килгән икән. Судан чыкканда шул җепне юеш корсагына ябыштырып куйган.

 

Тамак ач, өс ялангач дип тормый идек, көләсен көлә, шаярасын шаяра идек шул. Балачак бит, нишләтәсең.

 

Ярыш

 

Өченчедә укый идек микән, дүртенчедәме, кыш көне мәктәптән кайтып килешли сүздән сүз чыгып бәхәсләшеп киттек. Кызлар инде әллә кайчан өйләрендәдер, без һаман этешәбез, төртешәбез. Җыен юк-барны оештырырга мин һәвәс идем.

 

– Әйдәгез, ярышабыз, – дидем. Минем тәкъдимне барысы да хупладылар. Унбишләп малай юл кырыендагы кар көртенә карап тезелешеп бастык та сиптерергә тотындык. Ярышның кагыйдәсе гади – кем ераккарак сиптерә – шул җиңә. Берничәбез ярышта катнаша алмады. Теләкләре юк булып чыкты.

 

Мавыгып киткәнбез, яныбызга Гыйльми бабай килеп басканны күрмәгәнбез. Хәер, күрсәк тә без аңардан курыйкмыйбыз, бала-чаганы яратканын беләбез. Гыйльми бабай безне куәтләп тора. Җиңүчене дә ул билгеләде.

 

Күп вакыйгалар онытылган, бу ярыш истә. Чөнки Гыйльми бабайның сүзләре хәтердә.

 

– Сезнең хәзер дилбегә озынлыгын да уздырып пес итәр чагыгыз, чабата башына пес итәр көннәрегез алда әле, – дигән иде. Әй, көлгән идек. Көлгән идек шул, көлгән идек...

 

Абый

 

Малай чакта иң кызык, иң рәхәт нәрсә абыйга ияреп йөрү. Абыйсыз малайлар нәүмиз булалар. Без абыйларга ияреп урманга барганны, анда ниләр күргәнне, абыйлар сыман җиңнәре төенләп бәйләнгән күлмәк белән Ылгыма елуыннан маймычлар сөзгәнне мактанып сөйләгәндә абыйсызлар кызыгып тыңлыйлар.

 

Минем туганнан туганым Мөнир белән икебезгә бер абый иде. Безгә сигез-тугыз яшь, абыйга – унике. Унике генә булса да – абый. Аның тиңнәре бар. Бергәләшеп урманга, су буена баралар. Төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Алар арасында кайнашу безгә зур бәхет. Алар белән бергә агач башына менеп, әле өлгереп тә җитмәгән миләшне яки кыргый алманы өзеп төшеп, чырайны сыта-сыта шуны ашау бәхете кемгә тәти?

 

Тик шунысы начар – абый абыйлыгын итә, һәрвакытта да безне ияртми. Чөнки безнең күз кирәкмәгәнне күрә, колак кирәкмәгәнне ишетә. Аларның Ылгыма ярына тезелешеп ятып тәмәке тартканын әниләр белмәскә тиеш. Ә без сер сакларга өйрәнеп җитмәгән. Бер-ике тапкыр үзебез дә сизмәстән сатканыбыз бар. Мин әләкләргә ярамаганны китаплардан укып түгел, абыйга ияреп йөргәндә белдем. Абыйга ияреп йөрү бәхетенә ирешү өчен түләргә дә кирәк иде. Без Мөнир белән икәүләп «уфалла» дип аталган арбага утыртып абыйны тартып йөрергә тиеш идек. Ләкин бу эшне без интегеп түгел, яратып эшләдек. Арбаның тәртәсенә ике яклап ябышып кешни-кешни чаба идек. Абый: «На! На!» дип безне куалый иде. Кайвакыт тауга түбән безне утыртып үзе уйнаклап чаба иде. Әй, аның рәхәтлеге. Кайчакларда «чыгымлап» китеп абый юл кырыена чыга, чокыр-чакыр, түмгәкләр өстеннән тәгәрәгәндә арба үрле-кырлы сикерә. Безгә кызык, арба үрәчәсенә чытырдап ябышып, җебегән малай түгеллегебезне раслыйбыз. Безгә абый кирәклеген без белә идек, абыйга да энекәш кирәклеген исә соңрак аңладык. Олыгаеп, инде әтиләр булгач, бервакыт Мөнир әйтә миңа:

 

– Син бәхетле, Туфан, синең энекәшең бар, – ди, – ачуың килгәндә сүгү өчен дә, булмаган акылыңны өйрәтер өчен дә энекәш кирәк икән, – ди.

 

Хәзер уйлап-уйлап торам да абыйсыз һәм энекәшсез малайларны кызганам. Нәүмизләр алар. Абыйлар мәктәбен үтмәгәнгә күбесенә ир-атлык та җитеп бетми.

 

Бабай

 

Әнинең әтисе иде ул. Заманында таза хәлле крәстиян булган. Әнинең сөйләвенчә, үзе дә чабата кимәгән, балаларына да кидермәгән, чабаталы кешеләрдән мыскыллап көлгән. Бөтен тапкан малы үз көче белән табылган. Совет власте аны чабата кияргә һәм чабата ясарга өйрәткән. Без сугыш елларында бабай ясаган чабата киеп үстек. Шул чабаталы елларның матур истәлеге күңелдә сакланып калган. Без, бабайның дүрт баласының оныклары, бабай өенә – төп йортка еш кына җыела идек. Әминә, Мөнир, мин – бер яшьтәгеләр бабай чабата ясаганда аның янында бөтерелә идек. Ул чабатага юкә телгәндә булыша идек, шөшлесе төшеп китсә, аны алып бирү өчен өчәүләп ызгыша идек. Ә иң кызыгы бабай чабата табанын тезгәндә аның уң кулы янында утыру иде. Бабай юкә телемен уң улы белән тартканда терсәге белән безне этеп җибәрә дә без авып китәбез. Бабай көлә.

 

– И, син идеңмени анда, күрмәгәнмен, – дигән була. Без бабайның уң кулы янына утырырга чират торабыз. Бабайның күңеле булсын өчен авып кына түгел, тәгәрәп тә китәбез. Кайчакта бабайның уң ягына тезелеп утырабыз. Бабай үзе янындагын терсәге белән эткән була да, өчебез бергә тәгәрәп китәбез. Тәтәгә (әнинең йә әтинең әнисен бездә тәтә диләр) чыр-чу килүебез ошамый.

 

– Комачау итмәгез бабагызга, – ди.

 

– Тимә аларга, – ди бабай коры тавыш белән. Бабайның авылда коры, кырыс дигән даны булган. Без аны һич сизмәдек. Колхозда ул ат җигеп эшли иде. Еш кына безне буш арбага утыртып авыл башына хәтле алып бара иде. Дилбегәне безгә бирә иде. Без чиратлашып атның ян-якларын дилбегә белән каккалап, бабайча итебрәк:

 

– На, әйдә, йоклама, атла аягыңны, – дип атны куалыйбыз.

 

Бәки авылы янында Чабыр тавы бар. Җәйнең матур бер көнендә тирә-яктан шунда бәйрәмгә җыйналалар иде. Бәйрәмгә барганда ни өчендер атларны куып, чаптырып баралар иде. Миңа биш яшьләр чамасы булгандыр, мине дә Чабырга алып бардылар. Юлда ат кушаяклап чапканда мин арбадан атылып төшеп калдым. Ниләр булганын, кайсы җирем авыртканны хәтерләмим. Үкереп җылаганым һәм бабайның:

 

– Үкермә, син ир кеше, – дигәне генә хәтердә калган. Шул сүздән соң җылаудан туктадым шикелле.

 

Замана балалары

 

Заман безне иртә өлгертте, 13-14 яшьләрдә без кызлар озата идек инде. Бөтен шартын китереп озатабыз. Клубтан чыккач бездән качып йөгергән кызларны капка төпләрендә куып тотабыз да кочаклап алып бит урталарыннан үбәбез. Куып тоттырырлык итеп кенә йөгергән кызлар «И, җүләр тәре» дигән була да капкадан кереп китә. Без Берлинны алган солдатлар шикелле түш киереп сызгырына-сызгырына өйгә кайтабыз. Икенче көнне җыелышып мактанышабыз, бер тапкыр ашык-пошык үпкәнне ун тапкыр кыз үзе үпте дип сөйлибез. Мин Вәли абый кызы Диләфрүзне озата идем. Чибәр иде мәрхүмә. Беркөн, каян күргән-белгән диген, Вәли абый урамда туктатты да:

 

– Нихәл, кияү, кайчан туй ясыйбыз? – диде. Вәли абыйның болай мыскыллап көлүе миңа ошамады – кызын ташладым. Диләфрүз ташлавымны авыр кичергән икән, олыгайгач бер очрашканда:

 

– Мин сине яраткан булганмын, ахры, гел исемә төшәсең, – диде.

 

Бер көнне Наил өлкән егетләрнең сөйләшкәнен тыңлап торган. Антон авылында марҗа кызлары бик чибәр икән. Барысы да сары чәчлеләр икән (кара чәчле кызлардан туеп беткән бит инде). Безнең авыл кызлары кебек саран түгелләр икән. Рәхәтләнеп үптерәләр ди. Унлап малай киттек Антонга марҗа кызлары үбәргә. И барабыз хыялланып. Белгән урысчабызны ничегрәк әйтергә дип киңәшәбез. «Яратам» дигән сүз «лүблү» икән, «әйдә, үбешәбез» дигәне «давай патсилуемся» икән. Антон шактый ерак – бездән биш чакрымлап булыр. Антонга кояш баеганда барып җиттек. Кызлар җыелган җирне эзлибез. Урамда беркем юк. Кемдер әйтте:

 

– Алар чиркәү янына җыелалардыр, – диде. Киттек шунда. Анда да беркем юк. Урам буйлап әрле-бирле йөренгәндә судан кайтып килүче бер кыз очрады. Каршысына төштек. Урысчаны шәп белүче буларак, мин алга чыктым.

 

– Ыздырастуй! – дидем. Бездән куркып калды, ахрысы, кыз дәшми карап тора.

 

Алдан әзерләп куйган «давай патсилуемся»ны да әйткәч, кызыбыз чиләк-көянтәләрен ыргытты да артка борылып чапты. Без аны куып маташмадык, кайтыр юлга таба йөгердек.

 

– Әтисе килеп чыкса, иманыбызны ала, – диде кемдер.

 

Динур:

 

– Килеп кенә карасын, – дип әтәчләнергә тырышкан иде, тыңлаучы булмады.

 

Авылга кайткач, бармый калганнарга ниләр булганын сөйләдек. Авызларын ачып, көнләшеп тыңладылар. Сөйләвебез буенча, без марҗа кызлары белән туйганчы үбешкәнбез икән. Үбешеп кенә дә калмаган хәтта...

 

Җылы мунча

 

Кичләрен авыл яшьләре клубка җыела: бииләр, түгәрәк уеннары уйныйлар. Безне анда кертмиләр – ярамый, мәктәп балалары төнлә чыгып йөрмәскә тиеш. Әмма кем тотып тора ала бала-чаганы, барыбер без урамда. Урамда салкын булса, җылы мунчага җыелабыз. Кемнәр мунчасыннан көндез төтен чыкканын белеп куябыз. Чиратлашып өйдән керәчин (керосин) урлыйбыз. Лампабыз бар. Эченә филтә тыгылган дару шешәсе. Әй, мунчадагы күңеллелекне, рәхәтлекне берни дә алыштыра алмый. Ләүкәгә, эскәмиягә, идәнгә – кемгә ничек җайлы, шулай урнашабыз да тотынабыз ялганлашырга. Ялган да түгел инде ул, фантазиянең уйнавы гына. Айга да менәбез, су төбенә дә төшәбез. Беребез укыган әкиятенә үзеннән дә өстәп җен-пәриләр турында сөйли, кайсыбыздыр ул җен-пәриләрне күргән дә булып чыга. Кайчакларда бергәләшеп җыр чыгарабыз. Без аны җыр дип түгел, бәет дип атыйбыз. Алар гадәттә авылыбызның берәр кызына аталып чыгарыла. Жанры буенча сатира белән юмор арасында. Язганнарыбызны мәктәптә үзләре күрмәгәндә кызларның дәфтәрләренә күчереп язабыз. Кызлар укытучыга әләкләшә. Укытучы такта янына чыгарып бастыра. Кем язганны язуыбыздан таный. Ләкин такта янына бастыру укытучы файдасына булмый. Без укытучыга күрсәтми генә маймылланабыз, телләребезне чыгарабыз, күзләребезне акайтабыз, колакларыбызны селкетәбез... Класс дәрес тыңламый, безгә карап утыра. Кайчак класстан куып чыгаралар. Анысы безгә җәза түгел инде, бүләк. Дәрестән котылуның рәхәтлеген котылган укучы гына белә. Җәзаның иң катысы – тәртип бозуыбызны әнигә әйтү. Әти куркыныч түгел, әни куркыныч. Әтиләр чөнки вакланып тормый, ә әнинең кулында уклау. Язган бәетләребезнең берничәсе хәтердә сакланган. Бүген дә алар ярыйсы ук ишетеләләр. Унике-унөч яшьлек малайлар чыгарган димәссең.

 

Сездә бүген ничәсе?

Бездә бүген кичәсе.

Ярты чиләк чәй эчкән ди

Айтуган Хәдичәсе.

И аузың зур, аузың зур.

Аузыңны нишләтергә?

Бер ягына киртә ясап,

Кәнүшни эшләтергә.

Өегезнең капкасы –

Нарат икән тактасы

Синнән матурырак әле

Безнең мунча бакасы.

 

Шушы бәетне чыгаргач тәгәрәп көлгәнебез истә. Чөнки ул үзенең матурлыгына масаеп йөргән кызга атап чыгарылган иде. Соңрак белдем, мунчада җыелып бәет чыгару безнең авылда гына булмаган икән. Шуңа күрә татар халык иҗатында мунча фольклоры дигән аерым бүлек булырга тиештер. Халык иҗатын өйрәнүчеләргә бу идеяне сатам.

 

Аулак өй

 

Аулак өйләр турында күп язылган, кабатланып тормыйм. Без дә аулак өйләрдә аунап үстек. Шуны гына әйтәм, аулак өйнең рәхәте – күзең төшкән кыз белән чоланга кәҗә карарга чыгу. Чоланга алып чыккан кызыңа син үзең дә ошаган булсаң – җан рәхәте. Кышкы салкын чоланда иңенә бишмәт салган, башына шәл бөркәнгән кызны кочаклап торуга ни җитә. Сөйләшмисең. Беренчедән, сөйләшергә рәтле-юньле сүз юк, икенчедән, кем әйтмешли, сүзсез дә аңлашыла. Бүтән чакта, әйтик, озатып куйгач, кызларны яңагыннан үбү әбәзәтелни йола саналса, кәҗә караганда ни өчендер үбешү юк иде. Һәрхәлдә, үбештек дип әйткәнне ишеткәнем булмады, үзем дә андый «гөнаһ» кылмадым шикелле. Иң шәбе – бер-береңнең җылысын тоеп кочаклашып тору. Малай гына булсак та дәрт уяна башлаган бит инде. Унөч яшь, мин сиңа әйтим, бала-чага яше түгел. Ә кызлар инде ул яшьтә өлгерә башлыйлардыр, түшләрендә чыпчык йомыркасы чаклы гына ике төер дә беленә. Шулар ике күлмәк аша түшкә тиеп китә дә... Юк, артыгын язмыйм, карт кешегә килешми. Кәҗә караганда озаграк торсаң, куып кертәләр. Алып чыккан кызың сине ошатмаса, мәсьәлә тиз хәл ителә: кыз сине этеп җибәрә дә кереп китә. Син ничегрәк итеп үч алырга икән дип план корырга каласың Аулак өйдә анысы өчен уйлап табылган уеннар да бар. Унөч яшьтә үк аулак өйләргә йөргән дип гаҗәпләнәсе юк, яшүсмерләр өлкәннәр тәҗрибәсендә җитлегә.

Өлкәннәр дигәннән, бер вакыйга истә калган. Кайбер якларда аулак өйләрдә егетләр кунып кала, бездә кунып калу бәхете эләкми иде. Күршеләренә чыгып торган өй хуҗалары кайтып, егетләрне куып тараталар иде. Кызларның да кайберләре үз өйләренә кайтып китә иде.

 

Көннәрдән бер көнне Рушанияләрдә өлкән яшьтәгеләрнең аулак өе булачагын белгәч, без дә кагылып үтмәкче булдык. Без дигәнебез егермедән артык малай – утыз бишенче, утыз алтынчы елгылар бергә йөри идек. Безне инде, билгеле, аулак өйгә кертмәделәр. Тәрәзә каршында нишләргә инде дип таптанып торганда яныбызга Әкбәр абый чыкты.

 

– Малайлар, – ди бу, – безне чыга алмаслык итеп тыштан бикләп куегыз, Мәрфуга апа Разия апаларда, аларны да бикләп куегыз, чыга алмасын, – ди.

 

Без, әлбәттә, ишектәге йозак элгеченә таяклар тыгып бикләдек. Ләкин моны гына азсындык, ишек-тәрәзәләрне кар өеп томаларга булдык. Кар җепшек иде. Кар тәгәрәтеп зур-зур кар туплары ясыйбыз да, ишек-тәрәзәләрне каплыйбыз. Өя торгач, башта Мәрфуга апаларның, аннан Разия апаларның өен кар белән тышлап куйдык. Үз гомеремдә алай тырышып эшләгәнем булмады. Кырмыскалар кебек кайнаштык. Өлкән егетләр аулак өйдә кунып калды, без Әкбәр абыйдан «малатсый» дигән сүз ишеттек.

 

      

 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Казан утлары
№ 5 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»